- 15.08.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №32 (16 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Казанферст»: Күптән түгел Норвегия галимнәре шундый шаккаттыргыч белдерү ясаган. Баксаң, даими рәвештә көнкүреш химиясе кулланып өй җыештыру көненә бер кап тәмәке тартып бетерүгә караганда да зыянлырак икән.
Берген университеты галимнәре 20 ел буе алты мең кешенең сәламәтлеген күзәткән. Аларның 80 проценты даими рәвештә төрле көнкүреш чистарту чараларын кулланган: берәүләре өй җыештыру белән «җенләнсә», калганнары клининг оешмаларда хезмәт куйган.
Ике дистә ел дәвам иткән тикшеренү шундый нәтиҗәләр биргән. Төрле химик чистарту чаралары белән өй җыештырырга яраткан гүзәл затларның 40 проценты бронхиаль астма белән ешрак авырган.
Чистарткыч чараларның вак кисәкчәләре хатын-кызның үпкәсендә җыелып, үпкәнең лайлалы тышчасын ялкынсындыра, сулыш алуны кыенлаштыра. Җыештыручы булып эшләүче гүзәл затлар 40 яшенә бөтенләй авырдан сулый башларга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Шуңа күрә порошок, гель кебек җыештыру кирәк-яраклары алганда составына игътибар итәргә кирәк.
ШАЛТЫРАТЫП ХӘЛ ИТӘЛӘР
«Шәһри Казан»: Ышаныч телефонына ярты ел эчендә 9,9 мең казанлы мөрәҗәгать иткән, бу 2022нче ел белән чагыштырганда ике меңгә азрак. Көн саен уртача 75 мөрәҗәгать теркәлгән, аларның икесе суицид проблемасы белән бәйле. Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сүзләренчә, шалтыратуларның күпчелеге ата-аналар белән балалар арасында аңлашылмаучанлык, шулай ук үз проблемаларың белән ялгыз калу һәм һөнәри яктан хыялларның тормышка ашмавы белән бәйле. Быел балигъ булмаганнарның хокукларын яклауны таләп итүче мөрәҗәгатьләр саны 20 процентка арткан.
«Бу мөрәҗәгатьләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисенә һәм опека органнарына җибәрелә. Ышаныч телефоны турында еш кына массакүләм мәгълүмат чараларыннан, шулай ук мәктәптә лекцияләр аша беләләр», – дип аңлатты Алия Заһидуллина.
ПОРТРЕТЛАРЫ – ШЕШӘДӘ
«Өмет»: Урал аръягында кымыз җитештерүче Денис Өметбаев кымыз салынган шешәләр өчен үзенчәлекле этикеткалар уйлап чыгарган. Аларда бөек рус әдәбияты классиклары Александр Пушкин, Лев Толстой, Антон Чехов сурәтләнгән. Билгеле шәхесләр заманында Башкортстанга милли эчемлегебез – кымыз белән дәваланырга килгән булганнар. Аларның портретларын этикеткалар өчен Уфа рәссамы Нелли Акчурина эшләгән.
«Безнең этикеткаларда Лев Толстой, Антон Чехов, Сергей Аксаков, Максим Горький, Александр Пушкин, Марина Цветаева сурәтләнгән, шулай ук аларның кымыз турында цитаталары язылган», – ди Денис Өметбаев.
Денис Өметбаев сүзләренчә, аның хуҗалыгында, классик кымыздан тыш, гаилә рецептлары буенча төрле өстәмәләр белән кымыз җитештерәләр. Аларны кымыз яратучылар Баймак районында Граф күле ярында үтүче «Башкорт аты» халыкара фестивалендә бәяли алачак.
ЭШТӘН КУАЛАР
«116.ru»: Хезмәт хокукы буенча белгеч Валентина Яковлева барлык эшләүче русиялеләр өчен белдерү ясады. Сәламәтлекләре буенча үз вазифаларын башкара алмаган очракта, гражданнарны эштән азат итә алачаклар. Әмма эш бирүче барлык шартларны үтәргә тиеш.
Әгәр дә хезмәткәр озак вакыт больничныйда булса, аны эштән җибәрергә ярамый. Ләкин һөнәри авыруы ачыклангач, эш бирүченең һәм эшченең алга таба эш итүенең берничә варианты бар.
Медицина тикшерүе вакытында һөнәри авыруны ачыкларга мөмкин. Хезмәткәр үзе дә медицина тикшерүе үтеп, ул башкарган эшкә тискәре күрсәтмәләр бармы-юкмы икәнен ачыклый ала.
«Әйтик, машина йөртүче булып эшләүче кешенең күз күреме начарайган һәм сәламәтлеге аркасында эшли алмый, ди. Ләкин бу факт тиешле медицина күрсәтмәләре белән расланырга тиеш», – ди юрист.
Бу очракта эш бирүче хезмәткәргә башка вакансия тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр андый вакансияләр булмаса яки кеше аны башкарудан баш тартса, әлеге хезмәткәрне Хезмәт кодексының 77нче маддәсенең 1нче өлешендәге 8нче пункт нигезендә эштән алалар.
АКЧА КИРӘК, Ә УЛ ЮК
«Реальное время»: Түрәләр фикеренчә, Казан бистәләрен төзекләндерү өчен 50 миллиард сумнан артык акча кирәк. Тик акча юк.
Юллар төзү, су үткәрү, урам фонарьлары һәм Казан бистәләрендәге чүп мәйданчыкларын рәткә китерү 50,7 млрд сумга төшәчәк. Казанның Совет районында урнашкан торак массивлары иң күп акча таләп итә – 25,5 млрд сум. Моннан тыш Совет районы бистәләре су агызу системаларының төзек булмавыннан интегә. Аларны төзекләндерүгә 17 млрд сумга якын акча кирәк. Ә юллар төзү 7 млрд сумнан артык акча сорый.
Совет районыннан соң иң чыгымлысы дип Вахитов һәм Идел буе районнарын санарга мөмкин. Үзәк һәм шәһәрнең көньяк өлешендәге поселокларны үстерүгә 11 млрд сум кирәк. Һәм тагын иң зур чыгымнар су агызу системасын төзекләндерү (5,7 млрд) һәм юлларны рәтләүгә (4,6 млрд) туры килә.
Киров һәм Мәскәү районнары поселокларын төзекләндерү 7,7 млрд. дип бәяләнә. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының торак массивлары 6,3 млрд. сум чыгым сорый.
КЫЙММӘТЛЕ КОРЪӘН
«Кызыл Таң»: Уфада яшәүче берәү гадәти булмаган миниатюра Коръәнне сатуга куйган. Ул белдерүне бушлай тәкъдимнәр мәйданчыгында урнаштырган. «Ул минем гаиләмдә буыннан-буынга күчеп килде, мин хәтта аның бездә күпме вакыт сакланганын да белмим, – дип уртаклаша ир. – Миңа бу китап мирас итеп бирелде, ләкин мин аның турында бик аз беләм».
Учка сыя торган Коръәннәр XIX-XX гасырларда һәм аннан да элегрәк популяр булган. Аларны кечкенә зурайткыч пыялалы тартмачыкка салып йөрткәннәр. Сатучы китапка ничә ел икәнен төгәл белмәгәнгә, аның тышлыгы яки тартмасы нинди булганлыгын әйтә алмый. Аның бәясе, сүз уңаеннан, китапның үз гаиләсе өчен әһәмиятенә карап куелган – 15 миллион сум. «Мин аңа кызыксыну бармы-юкмы икәнен карарга булдым, – дип аңлата ул. – Әлбәттә, бу бәя бәхәсле».
БӘЙРӘМ ИТҮ – ЯЛ ИТҮ ТҮГЕЛ
«Өмет»: 8нче август көнне Башкортстанда Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашлыгында брифинг үтте. Анда Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм Русиянең берничә төбәгеннән Сәламәтлек саклау министрлары катнашты. Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда эчкечелеккә каршы көрәш турында сөйләде: «Бездә «Аек авыл» проекты да эшли: ул ярыш рухында дәвам итә. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә. Авыллар аны нәрсәгә тотарга кирәклеген үзләре хәл итә – трактор сатып ала алалар, яшәгән урыннарын бизи алалар».
Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илебезнең төрле төбәгендә хәмергә карата төрле караш яши, дип белдерде. Яшел еланга каршы көрәштә Башкортстан белән Якутиянең уңай мисалын китерде.
«Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми. Алар нык аерылып тора», – дип йомгаклап куйды сүзен министр.
Комментарии