- 17.10.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №41 (18 октябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«РИА Новости»: 2024нче елда индексацияләүдән соң ана капиталы беренче балага – 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк.
Киләсе елда сертификатны бер миллионнан артык гаилә алыр дип көтелә.
Торак шартларын яхшырту – бүгенге көндә ана капиталы акчасын куллануның иң популяр юнәлеше, дип билгеләп үттеләр Хезмәт министрлыгында. Ел башыннан 470 меңгә якын гаилә аның ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Популярлыгы ягыннан икенче юнәлеш – өч яшькә кадәрге балага айлык түләүне рәсмиләштерү. Аны 318 меңнән артык гаилә алган инде. Тагын 205 мең гаилә ана капиталын балаларга белем бирүгә файдаланган.
Элегрәк Дәүләт Думасында ана капиталы акчасын «ике гаилә өчен» йорт реконструкцияләүгә рөхсәт бирүче закон проекты беренче укылышта кабул ителгән иде. Бүген сертификат акчасын тулысынча бер гаилә милкендә генә булган йортны төзү яки реконструкцияләү өчен генә кулланырга мөмкин.
ТЕЛЕФОН АЕРЫЛЫШТЫРА
«Российская газета»: Аерылышучы парлардан сораштыру үткәргәннәр, нәтиҗәдә шул ачыкланган – Русиядә һәр өченче пар ире яки хатыны гел телефонга ябышып яшәве аркасында талаша икән. Моннан тыш, 2023нче елда шул сәбәпле аерылышучылар саны бермә-бер арткан.
Психологлар фикеренчә, халык дөньядагы төрле вакыйгалар, яңалыклар белән, гадәттә, социаль челтәрләр аша танышып бара, ә анда бер керсәң, чыгуы авыр. Төрле видеолар карау, ватсап аша язышу да күп вакытны ала. Гел телефонга текәлеп яшәгән тормыш иптәшенә шелтә белдерүләр еш низаг чыгара һәм тора-бара аралар суынуына һәм аерылышуга китерә икән.
ЯСАЛМА МАТУРЛЫК
«Лента.ру»: Дөньядагы иң зур иреннәргә ия булган Болгариядә яшәүче Андреа Иванова хәзер яңакларын зурайтырга хыяллана икән.
25 яшьлек кыз яңакларын зурайту өчен 1,6 мең фунт стерлинг, яисә 190 мең сум акчасын сарыф иткән. Ул шулай ук иягенә һәм иреннәренә яңа дарулар кадаткан. Табиблар яңа инъекцияләрнең гомер өчен зур куркыныч тудыруын кисәткәннәр, әмма Андреа аларның сүзләренә колак салырга җыенмый.
– Мин иреннәремнең генә түгел, яңакларымның да дөньяда иң зурысы булуын телим. Әлегә яңакларыма дүртәр гиалурон кадаттым, тиздән тагын икене ясатам, – дигән ул.
Андрея кыяфәтен 2018нче елда үзгәртә башлаган. Иреннәренә даими рәвештә гиалурон кислотасы тутырттырган. Ул яшәгән каласындагы бөтен поликлиникаларны йөреп чыккан һәм бөтен филлерларны үзендә сынаган. Биш ел эчендә ул матурлык өчен бер миллион сум бетергән.
«ХӘЛӘЛ» ДУҢГЫЗ
«Өмет»: «Роспотребнадзор» Башкортстанда сату нокталарындагы колбасаларга лаборатория анализы үткәргән. Нәтиҗәдә, «Дары Урала» СППК, «Челны-мясо», «Царицыно» оешмалары җитештерүчеләренең «хәләл» маркировкалы колбаса эшләнмәләрендә дуңгыз ДНКсы табылган.
Колбаса капларында ат, сыер һәм кош ите күрсәтелгән. Лаборатория тикшеренүләре республиканың «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» тарафыннан үткәрелгән.
Кайбер җитештерүчеләр табыш артыннан куып, шундый юлга басалар. Шуңа күрә ышанычлы, сыналганын гына алырга кирәк. Яхшы колбаса бәясе итнекеннән ким булмаска тиеш, бу азыкның үзкыйммәтенә бәйле.
АКЧА ҖӘЛ ТҮГЕЛ
«Казанферст»: 10 миллион сум. Татарстан бюджетыннан нәкъ шуның кадәр акча патриотизм тәрбияләү чараларын гамәлгә ашыру өчен бүлеп биреләчәк. Акча 2024нче елдан 2026нчы елгы чараларны оештыруга сарыф ителәчәк.
Татарстан бюджетының гомуми керемнәренә һәм чыгымнарына килгәндә, 2024нче елда алар – 451,7 миллиард, ә 2025нче елда 383,9 миллиард сум күләмендә булыр дип көтелә.
АВЫРУ ӘЛЕ ЧИГЕНМӘДЕ
«Ватаным Татарстан»: ОРВИ йоктыручылар саны кимегән, грипп белән авыручылар юк. Коронавирус йоктыручылар саны да фаразланганнан азрак. Белгечләр республикадагы хәзерге эпидемиологик вазгыятьне әнә шулай бәяли. Әмма саннар чаң сугарлык булмаса да, тынычланырга иртәрәк.
Коронавирус тормышыбыздан бөтенләйгә үк китеп бетмәсә дә, хәзер ул, нигездә, бернинди билгеләрсез яки ОРВИ рәвешендә генә уза. Рәсми мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә Татарстанда 229 кеше коронавирус йоктырган. Бу узган атна белән чагыштырганда 65 очракка күбрәк. Ел башыннан бирле республикада ковид белән барлыгы 14050 кеше чирләгән.
– Хәзерге вакытта госпитальләрдә барлыгы 292 кеше дәвалана. Биредәге ятак урыннарның 27,4 проценты буш. Норматив буенча исә аларның 5–10 проценты гына буш булырга тиеш. Шуңа күрә вазгыять ял көннәрендә дә тотрыклы сакланса, коронавирус белән авыручылар өчен исәпләнгән ятак урыннар саны киметеләчәк, – ди Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 15 процентка кимегән. Грипп белән авыруның исә бер генә очрагы да теркәлмәгән. Әмма бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел, узган ел республикада бу сан 7нче ноябрьдә арта башлаган булган.
ЯҢА БӘЙРӘМ?
«МК.ру»: Русиядә 7нче октябрьдә Ватанпәрвәрлек көнен гамәлгә кую тәкъдиме белән «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча Эшмәкәрлек ассоциациясе президенты Рахман Янсуков чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Русиядә яшәүче барлык халыклар һәм этник төркемнәр үз иленә мәхәббәт һәм аның суверенитетын яклау идеяләре белән берләшкән. Соңгы дистә еллар эчендә илебездә ватанпәрвәрлек идеяләрен популярлаштыру өчен шактый көч куелуын билгеләп үткән ул.
ҖИНАЯТЬЧЕЛӘР ДӘ УКЫТА?
«Вечерняя Казань»: Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр укытучы яки тренер булып эшли алачак. Моның өчен бары тик өч шартны үтәргә кирәк. Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты шул хакта сөйли.
Беренчедән, әлеге мөмкинлек азат ителгәннән соң, ким дигәндә, 10 ел узгач бирелә ала.
Икенчедән, җинаять үтерү, көчләү, балигъ булмаганнарны эзәрлекләү белән бәйле булырга тиеш түгел.
Өченчедән, хөкем ителүче иреккә чыккач, үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә, җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш.
Комментарии