- 18.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №51 (19 декабрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«ИНТЕРФАКС»: «Дәүләт сезгә бернәрсә дә тиеш түгел. Ул ата-аналарыгызга сезне табарга кушмаган» дигән сүзләре белән танылган Ольга Глацких эш урынына – Свердлау өлкәсенең Яшьләр сәясәте департаменты директоры кәнәфиенә кайткан. Бу сүзләрне әйткәннән соң, аны эшеннән читләштереп торганнар, ә Департамент таркатылачак, дип белдергәннәр иде. Департамент чыннан да таркатылачак, аның урынына яңа орган – Белем бирү һәм яшьләр сәясәте министрлыгы барлыкка киләчәк. Ә Департаментны үзгәртеп кору чорында һаман да шул Ольга Глацких җитәкләячәк икән. Хәзер аның эш бүлмәсе ишегенә: «Бүлмәгә кергәндә тавыш яздыра торган җайланмаларыгызны һәм телефоннарыгызны сәркатиптә калдырып керегез» дигән язу эленгән.
Бер тапкыр күрсәткәч – җиткән
«Идел Реалии»: «Телевизор караганда акылдан шашарга мөмкин. Безнең «Матч ТВ», «Культура», «ОТР» кебек яхшы каналларыбыз бар. Ә калганнар нәрсә? Франциядәге вакыйгаларны күрсәтәләр. Бер тапкыр күрсәткәч җиткән бит. Юк, 20 тапкыр күрсәтәләр. Русиядәге яхшы вакыйгалар, яхшы кешеләр, яхшы компанияләр турында сөйләргә, аларны күрсәтергә кирәк. Ә бездә Франция белән башлыйлар, Украинадагы вакыйгалар белән бетерәләр…» (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча Совет утырышында).
Бер татар мәктәбе дә юк…
«Бизнес Онлайн»: «Хәзер республикада 702 татар мәктәбе эшләп килә, шуларның 515е – аерым мәктәп, 187се – филиал. Сүзнең дөресе кирәк: бу мәктәпләрнең берсендә дә фәннәр татар телендә укытылмый. Бер-беребезне алдалап, матур саннар китереп утырсак, бернәрсәгә дә ирешмәячәкбез. Ни өчен укытылмый? Ата-аналар теләге, БДИга әзерлек борчулары менә шушыңа китереп җиткерде. Без әйтәбез: татар теле, телләрне укытыйк… Ә, мәсәлән, авыллардагы әти-әниләр башкача уйлый» (Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин).

Комментарии