КАХОВ ҺӘЛАКӘТЕН ТИКШЕРӘЛӘР

КАХОВ ҺӘЛАКӘТЕН ТИКШЕРӘЛӘР

«Коммерсантъ»: Халыкара җинаять суды (МУС) Кахов гидроэлектростанциясен җимерү факты буенча тикшерү башлаган. Херсон өлкәсендә урнашкан ГЭС 6нчы июньдә җимерелде. Өлкәнең сул як яры – Русия, уң яры – Украина контрольлегендә. Ике яктан да меңләгән кешеләр эвакуацияләнде. Шулай да сул ярда хәлләр мөшкелрәк. Херсон губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Сальдо җиткергән соңгы мәгълүматлар буенча, Днепрның сул ярыннан 7 меңнән күбрәк кеше эвакуацияләнгән, 38 кеше үлгән, 115 кеше больницада кала бирә. Һәлакәттә Украина – Русия ягын, Русия Украинаны гаепли. Русия Халыкара җинаять суды катнашучысы түгел, аның юридик көчен дә танымый.

ИМТИХАННЫ КЕМ БИРГӘН?

«Baza» телеграм-каналы: Дагыстан Республикасының Курах районы 2нче урта мәктәбендә 9нчы классны тәмамлаганнан соң бирә торган төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) кабат тапшыралар. Чөнки 100дән күбрәк укучының дүртесе генә биремнәрне үзләре эшләгән, калганнар өчен башка кешеләр уйлаган. Аларны хәтта камералар булуы да туктатмаган. Республиканың мәгариф һәм фән министры Яхъя Бучаев сүзләренчә, биология, физика һәм тарих фәненнән имтихан тапшыру алдыннан кабинетларга камералар куеп чыккан булганнар. Укучыларның биремнәрне үзләре чишмәгәне ачыклангач, нәтиҗәләрне гамәлдән чыгарганнар. Курах районы мәгариф бүлеге җитәкчесенә дә эләккән: Дагыстан башлыгы Сергей Меликов кушуы буенча, аны хәзер полиция тикшерә.

ИҢ АЗДАН ДА АЗРАК

ТАСС: Русиядә 6 млн тирәсе кешенең хезмәт хакы минималь күләмнән (МРОТ) дә азрак. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. Мәгълүматны салым хезмәтеннән алган. Быел Русиядә МРОТ 16 242 сум тәшкил итә (ел башында 6,3 процентка индексацияләнде). Президент кушуы буенча, 2024нче елның 1нче гыйнварыннан 18,5 процентка индексацияләнергә тиеш.

ҮЗЕ КИТТЕ, СҮЗЕ КАЛДЫ

«Ведомости»: Петербург халыкара икътисади форумында Жириновский исеме еш яңгырады. Аның белән бәйле яңалыклар бар. Беренчесе: ЛДПР фиркасе «Жириновский» дип аталган нейрочелтәр ясаган. «Виртуаль Жириновский, кибержириновский, Жириновский ясалма интеллекты – төрлечә атарга була», – дигән партия лидеры Леонид Слуцкий. Программага Владимир Жириновский текстларын һәм чыгышларын «өйрәткәннәр». Нейрочелтәргә сорау бирсәң, 10 секунд эчендә җавап кайтара. Әлбәттә инде, Жириновский тавышы белән.

Икенче яңалык Жириновский исеме белән самолетны атаячаклар. «Аэрофлот» башлыгы Сергей Александровский форумда шулай дип белдергән. Компаниягә ике Boeing 737 очкычы биреләчәк икән. Икенчесен шагыйрь Гавриил Державин исеме белән атарга җыеналар.

ЯҢА МОБИЛИЗАЦИЯ ИГЪЛАН ИТҮНЕ СОРЫЙ

Эдуард Шәрәфиев телеграм-каналы: Татарстан Дәүләт Советы депутаты (ЛДПР) Эдуард Шәрәфиев йә узган көз мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтарып, икенче өлешчә мобилизация игълан итәргә, йә ил буенча гомуми мобилизация үткәрергә тәкъдим итә. Депутат үзе теләп хәрби операция зонасына китте, хәзер ул – батальон командиры. «Фронтка үзе теләп киткәннәрдә мобилизацияләнгәннәргә караганда мотивация зуррак. Чөнки алар күпме вакытка киткәннәрен белеп тора. Гадәттә, килешү алты айга төзелә. Аның вакыты чыккач, өйләренә ялга кайтып килеп, бераздан кабат килешү төзүчеләр дә күп (Эдуард Шәрәфиев үзе дә шулай эшләде – ред.). Ә мобилизация белән килүчеләр өйләреннән, якыннарыннан күпмегә аерылганнарын тәгаен белми, шуңа күрә аларга психологик яктан кыенрак. Ниндидер чарасызлык биләп ала. Якын арада өеңә йә авыр яраланып, йә цинк табутта гына кайта алачагыңны аңлыйсың. Мин проблеманы хәл итүнең ике юлын күрәм. Беренчесе – өлешчә мобилизация буенча хезмәт итүнең тәгаен бер вакытын билгеләргә, мәсәлән, бер ел. Бу очракта узган көз мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә кайта алырлар иде. Тик аның өчен хәзердән үк икенче өлешчә мобилизация игълан итәргә, сугышчыларны җыеп, өйрәтә башларга кирәк. Икенче вариант – гомуми мобилизация игълан итү. Бу очракта хезмәт итү вакыты турында уйламаячакбыз, бөтен ил белән дошманны тулысынча җиңгәнче көрәшәчәкбез», – дип язган депутат үзенең телеграм-каналында.

ПЕДОФИЛЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ КҮТӘРЕЛДЕ

«Лента.ру»: ЛДПР фиркасе педофилларның җенес бизләрен химик ысул белән юкка чыгару турында закон проекты әзерләгән. Проектта әйтелгәнчә, педофилия маддәсе нигезендә хөкем ителгәннәргә, иреккә чыгарларына ярты ел кала, җенес бизләрен көчсезләндерә торган гормональ препаратлар бирү тәкъдим ителә. Махсус экспертиза өстәмә процедура кирәкме икәнен ачыкларга тиеш була. ЛДПР фиркасе аңлатмасында балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына карата кылынган җинаятьләрнең саны арта баруы әйтелгән. 2010нчы елдан 2021гә кадәр вакыт эчендә мондый очраклар 44 процентка арткан. Канада, Франция һәм Бөекбританиядә педофилларны химик юл белән кастрацияләү тәҗрибәсе бар.

2011нче елда үзе президент булганда, Дмитрий Медведев шушындый тәкъдим белән чыккан иде инде. Тиешле закон проектын «Гадел Русия» партиясе әзерләде, тик хөкүмәт, процедураның чыгымнары зур була, дип, проектны кабул итмәде.

РОБОТЛАР ТӘРТИП САКЛЫЙ

«Газета.ру»: Сингапур аэропортында робот-полицейскийлар кизү тора башлаган. Алар 360 градусны колачлый торган берничә камера, динамиклар һәм дисплей белән җиһазландырылган. Билгеле бер төймәсенә басып, чын полиция хезмәткәрләрен чакыртырга була. Тәртип бозуны күрсәләр, роботлар үзләре дә кисәтү тавышын куша. Сингапур – технологияләр ягыннан иң алга киткән илләрнең берсе. «The Straits Times» газетасы язуынча, аэропортта эшләтә башлаганчы, роботларны биш ел дәвамында сынаганнар. Киләчәктә аларны урамда тәртип саклау өчен дә кулланырга уйлыйлар.

Комментарии