ӘНИСЕ КҮКРӘК БАЛАСЫН КЫЙНАГАН

ӘНИСЕ КҮКРӘК БАЛАСЫН КЫЙНАГАН

«Татар-информ»: Чаллыда 26 яшьлек хатын-кыз 6 айлык кызын башы белән өстәлгә бәргән. Эштән кайткан ире ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Медиклар башы җәрәхәтләнгән сабыйны хастаханәгә алып киткән. «Кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимациядә ята. Хәле авыр, тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Әйдәп баручы белгечләр – нейрохирурглар, реаниматологлар һ.б. табиблар җәлеп ителде», – диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Хокук саклау органнары «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМИ
«Лента.ру»: Екатеринбург шәһәренең 22нче мәктәбеннән җәй дәвамында 20 педагог эштән киткән. Укучыларның ата-аналары сүзләренчә, мәктәптән берьюлы шулкадәр укытучы киткәнгә күрә, күп классларда укучылар өчен мөһим фәннәр расписаниедән юкка чыккан. 
– Минем 9нчы класска күчкән кызым шушы мәктәптә укый. Ә менә алтынчыга күчкән кызымны, җәен укытучылар белән килеп туган хәлне белгәч, мин икенче мәктәпкә күчердем. Мисал өчен, әлегә мәктәптә алтынчы классларда биология, география, информатика белән музыка фәне дә юк, – ди бер ана. 
Бу ана тугызынчы класста белем алучы баласы өчен борчыла, чөнки аның төп дәүләт имтиханын тапшырасы бар. Әмма мәктәптә аның кызын биология һәм рус теле буенча төп сынауга әзерләрлек педагог юк.
Шушы ук мәктәптә белем алган 7нче класс укучысының әтисе сүзләренчә, ел башыннан аның кызына нибары бер тапкыр рәсем дәресе кергән, әмма биология фәне укытучысы юк. Ә менә расписаниедә физкультура һәм физика дәресләре чамадан тыш күп икән.
Соңрак билгеле булуынча, педагоглар пенсиягә чыгу сәбәпле һәм үз теләкләре буенча киткән. Бу хакта Свердловск өлкәсенең Мәгълүмати технологияләр департаментында хәбәр итәләр. Ведомство хәбәре буенча, мәктәптән китүчеләр арасында дүрт педагог пенсия яшендә булган, тагын алты укытучы үз теләге белән киткән.
Узган атнада департамент директоры Константин Шевченко укучыларның ата-аналары белән очрашкан. Ул яңа педагоглар эзләүгә бар көчебезне салабыз, дип белдергән.
Башка матбугат чараларында исә, мәктәптән барлыгы 12 укытучы эштән киткән, дип хәбәр ителә. Кыскасы, кемдер 20, кемдер 10, кемдер 12 укытучы эштән киткән, дип яза. Ничек кенә булмасын, балалар барлык предметлар буенча да белем ала алмый.
ЙӨК МАШИНАСЫНДА – ТУЙГА
«Челнинские известия»: Татарстанда кияү үзенең кәләшен ЗАГСка йөк машинасында алып килгән. Гашыйклар Иван һәм Инна Петровлар Volvo машинасын бәйрәм тасмалары белән бизәгән һәм аның фонында фотосессия оештырганнар. Моның белән тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр.
Шәһәр халкы туй машинасы һәм аның пассажирлары белән сокланган, аларны шатланып каршы алган һәм истәлеккә фотога төшергән. Узып баручы шоферлар сигнал биргән.
Кияү кеше Иван Петров шофер булып эшли һәм туй транспорт чарасы буларак үзенең тимер атын сайлавы очраклы хәл түгел.
ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ДА ЧИРАТ ҖИТТЕ
«Коммерсантъ»: Владикавказ гарнизоны хәрби суды беренче тапкыр хәрби хатын-кызны – ефрейтор Мәдинә Кабалоеваны мобилизациядән баш тартуда гаепле дип таныган. 
Кабарты-Балкар республикасында туып-үскән хатын-кызга карата Җинаять кодексының тиешле маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Ә Мәдинә Кабалоева, җинаять эше кузгатылганчы, табиблардан йөклелек буенча хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында документлар, шулай ук 2019нчы елгы баласы булу турында белешмә алган. Ләкин хәрби часть җитәкчелегенә барып күренмәве сәбәпле, хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. 
Судта ул җитәкчелегенә барып күренмәвен таныган. Бу хәлне йөклелек турында белешмәсе булуы белән аңлаткан. Медицина хезмәте җитәкчелеккә бу хакта хәбәр иткәндер, дип уйлаган. Әмма хәрби прокурор мобилизациядән баш тартучыга каршы төшкән. Ул Кабалоеваның, йөкле булуына карамастан, хәрби хезмәттән китмәгәнлеген, хезмәт хакы алуны һәм ташламалардан файдалануны дәвам итүен күрсәткән.
Беренче инстанция суды прокурор белән килешкән. Балигъ булмаган баласы булу сәбәпле, хатын-кызга җәза чарасын үтәүне 2032нче елга кадәр кичектергәннәр.
ХӘРӘМ АКЧА КИТЕРМӘГЕЗ!
«Татар-информ»: Узган атнада «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «Мәдрәсәгә игелек кыл» яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Хәзрәтләр сәдака итеп бирелгән хәләл булмаган акчаның ничек кулланылуын сөйләде.
«Кәгъбәтулланы төзегән вакытта хәләл акчаларны гына җыйдылар. Мәдрәсәгә хәрәм акча керсә һәм ул акчага шәкертләрне ашатсаң, бәрәкәте булмый. Сәдаканың берничә төре бар. Мәдрәсәгә китерсәләр, һәрберсен аерым тотабыз, мәсәлән, фитр сәдакасын ашатуга гына тотабыз. «Процент акчасы», – дип китерүчеләр бар. Банкта күпмедер сумма яткан, проценты җыелган. Аның савабы булмый. Аны бәдрәф төзер өчен тотарга була, ашату өчен тотмыйбыз, – дип аңлатты Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Русия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин хәләл булмаган акчаны файдаланып булуын әйтте. «Хәләл булмаган акчаны ташларга дигән сүз түгел, аны дини оешмада файдаланырга мөмкин», – диде ул.
«ДЕПУТАТЛАР НАЧАР ЭШЛИ»
«Газета.ру»: Татарстан Дәүләт Думасы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның эшеннән канәгать түгел. Ул аларны республика Дәүләт Думасына җибәргән закон проектлары белән начар эшлиләр, дип белдерде. Спикер сүзләренчә, соңгы 2,5 елда түбән палата төбәк тәкъдимнәренең нибары 10 проценттан да кимрәк өлешен генә хуплаган. Ә эшкәртелмәгән яки игътибарга алынмаган закон проектлары тагын да күбрәк. Депутатлар фикеренчә, тәкъдимнәр бары тик федераль хакимиятләрнең теләкләренә туры килгән очракта гына хупланыла ала.
– Үз-үземне тәнкыйтьләп шуны әйтәсем килә: без закон актлары белән бик начар эшлибез. Агымдагы чакырылыш өчен җибәргән 21 закон проектының бары тик 6сы гына каралган. Икесе хупланган – ләкин бу зур күрсәткеч түгел, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин. – Кабул иттеләр, карадылар һәм кире борып җибәрделәр дә бетте түгел. Төбәкләрдән теге яки бу тәкъдим безгә килеп ирешкән икән, без аны кабул итәрлек дәрәҗәдә әзерләп, югарыга юлларга тиеш.
ЙОКЛАМЫЙ ТҮЗЕП БУЛАМЫ?
«РИА Новости»: Вьетнамда 11 ел буе йокламаган бер хатын яши. «Мин һәр көнне күзләремне йомып тик ятам», – ди ул.
36 яшьлек Чан Тхи Лу сүзләренчә, инфекция кичергәннән соң йокысызлыктан интегә башлаган ул. Табиблар язып биргән дарулар да ярдәм итмәгән. Шул вакыттан алып Чан Тхи Лу, гаиләсен уятмас өчен, һәр төнне күзләрен генә йомып ята икән. Табиблар исә күп еллар йокысызлыктан җәфаланучы кешеләр булуына шик белдерә. 11 ел түгел, берничә ай йокламауны да организм күтәрә алмый. Чөнки озак йокы күрмәгәндә организм үзенең ресурсларын сарыф итеп бетерә. Мин фәләнчә еллар буена йоклый алмыйм диючеләрне тикшеренү үткәрергә чакырсаң, баш тарталар, килмәс өчен һәрчак сәбәп табалар, ди йокы белгече Александр Пальман.
ТҮРӘЛӘР ДӘ ЯЛГЫША
«Российская газета»: Томскның яңа башлыгы Дмитрий Махиня шәһәр исемен моңа кадәр үзе вице-мэр булып эшләгән Омск белән бутаган.
Үз чыгышында башлык: «Омск шәһәре бюджеты чыгымнары кысаларында «Мәгариф» тармагы буенча мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү бюджет учреждениеләре биналарының агымдагы ремонтын тәэмин итәргә», – дигән. 
Омск шәһәре башлыгының элекке урынбасары 5нче сентябрьдә Томскиның яңа мэры булып сайланган. Ул үзе эшләячәк шәһәр исеменә ияләшермен һәм әлеге исемнәрне бутамаска тырышачакмын, дип вәгъдә биргән.
2022нче елның сентябрендә моңа охшаш хәл Красноярск мэрына кандидат Егор Бочаров белән дә булган иде. Ул доклад сөйләгәндә, шәһәрне бутап, Новосибирск өлкәсе башкаласын үстерергә тәкъдим иткән. Сәясәтче берничә тапкыр Новосибирскиның социаль-икътисади өлкәсен яхшырту планнары турында искә алган. Бочаровның ялгышуын комиссия әгъзалары искәрткәч, ул ярдәмчеләрен гаепләгән. 

Комментарии