- 23.10.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №43 (24 октябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«РИА Новости»: «Агрессор белергә тиеш: җәзадан качып булмый. Без, агрессия корбаннары, газапланучы буларак, җәннәткә эләгәчәкбез, ә алар (агрессорлар – ред.) үләчәк, хәтта тәүбә итәргә дә өлгермәячәк» (Русия Президенты Владимир Путин «Валдай» дискуссия клубында, атом-төш сугышы була калса нишлибез, дигән сорауга җавап итеп).
Рәхәт «утыралар»
«Московский Комсомолец»: «Тәртип бозган футболчылар Александр Кокорин белән Павел Мамаев «Бутырка» тикшерү изоляторында яхшы шартларда тотыла. Тикшерү изоляторы җитәкчесе Сергей Телятников футболчыларның икесен дә аерым ике кешелек камераларга урнаштырган. Камерадашлары Кокорин белән Мамаевны рәнҗетми, алар бәдрәфне дә үзләре теләгәндә генә чистарта».

Комментарии