ИҢ КҮП ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘР

ИҢ КҮП ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘР

«The Times»: Санкцияләр кертелү аркасында иң күп матди зыян күргән Русия миллиардеры ­– Роман Абрамович, дип яза Британия газетасы. Аның байлыгы ике тапкырга кимегән – 6 млрд фунт кына калган (якынча 435 млрд 360 млн сум). Икенче урында – Алишер Усманов. Ул 3,4 млрд фунт югалткан, хәзер аның байлыгы 10 млрд фунт стерлинг (якынча 725 млрд 600 млн сум), диелә. Икесе дә калган байлыкларын саклап калу өчен тырыша. Абрамовичка салынган санкцияләрне гамәлдән чыгарырга кирәк, дип берьюлы берничә кеше сорады: Канн фестивалендә режиссер Кирилл Серебренников, элегрәк Израильдәге холокост музее, хәтта Украина җитәкчесе Владимир Зеленский да. Усмановка килгәндә, ул 30 ел бергә яшәгән хатыныннан – нәфис гимнастика буенча тренер, Бөтенрусия федерациясе президенты Ирина Винердан аерылырга гариза биргән. Танылган пар әлегә аерылышу сәбәбен аңлатмады. Ләкин миллиардерның бу гамәлен хатыны Ирина, улы Натан һәм оныгы Даниил исеменә рәсмиләштерелгән активларны коткарып калырга теләве белән аңлатучылар бар.

ИКЕ БАШ ШӘҺӘРДӘ ДЕПРЕССИЯ КӨЧЛЕ

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәү белән Санкт-Петербург – Русиянең иң депрессив төбәкләре. Ә гомумән алганда, илдә 3,8 миллион кешенең психикасы белән проблемалары бар икән. «Честный знак» цифрлы маркировкалау системасы төбәкләрдә антидепрессантларга ихтыяҗны өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән. Мәскәүдә, мәсәлән, һәр сигезенче кеше шундый препаратлар кабул итәргә мәҗбүр, ди. Ә менә Тыва һәм Чечняда депрессия юк дәрәҗәсендә дип исәпләп чыгарганнар. Чечняда һәр 120нче кеше генә антидепрессант кабул итә икән. Психик тайпылышлары булган 3,8 млн кешенең миллион ярымы диспансер күзәтүендә тора, аларның бер өлешенең куркыныч гамәлләр кылырга хирыслыгы бар, диелә Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология илкүләм медицина тикшеренү үзәге уртаклашкан мәгълүматта.

РУСИЯНЕ САЙЛАУЧЫЛАРГА ТАГЫН БЕР АТНА ӨСТӘРГӘ

«РИА Новости»: Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев ялын Русиядә үткәрүне сайлаучыларга тагын бер атна өстәмә отпуск бирергә тәкъдим иткән. «Эчке туризмга ярдәм итәргә кирәк. Закон буенча, бездә рәсми ял өчен 28 көн каралган. Русиядә ял итүчеләргә тагын бер атна өстәргә тәкъдим итәбез», – дигән ул. Русиядәге хезмәт күрсәтүне исәпкә алсаң, мондагы ялдан соң тагын әзрәк ял кирәк шул, дип шәрехләгәннәр аның сүзен интернет-форумнарда утыручылар.

Сүз уңаеннан, быел бер атна ялның бәясе 20 процентка арткан. Ә менә русиялеләрнең ялга тотарга әзер булган бюджеты үзгәрешсез калган диярлек. «SuperJob» сораштыруы күрсәткәнчә, Казан халкы бер атна ял өчен 38 мең сумын чыгарып бирергә әзер (узган ел 37 мең сум булган). Шул ук вакытта сораштырылганнарның 37 проценты отпускка бөтенләй акча юк, дип җавап биргән (узган ел андыйлар 28 процент булган).

ТОТАРГА ДА... АТАРГА

«Подъем» телеграм-каналы: Дәүләт Думасы вице-спикеры Шолбан Кара-Оол Украинадагы «махсус операция» турында «фейк», ягъни ялган хәбәр таратучыларга катгыйрак җәза бирә башларга кирәк дигән. Хәзер бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. «Ә безнең әтиләр сугыш вакытында нәкъ менә паника тудырган өчен шунда ук атып үтерә торган булганнар. Минемчә, бу чара – бик әһәмиятле, чөнки безгә үсәргә кирәк», – дигән ул.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ «ЕВРОВИДЕНИЕ»

ТАСС: Чит илләрдә барган «урыс мәдәниятеннән баш тарту»га җавап итеп, безнең йолдызлар үз музыка берләшмәсен оештырырга булган. Урыс музыкаль берләшмәсенең рәисе Николай Басков булачак, бу турыда ул матбугат конференциясендә белдергән. Шулай ук берләшмәгә Олег Газманов, Лариса Долина, Надежда Бабкина, Григорий Лепс керәчәк. Лариса Долина үзебездә «Евровидение» кебек конкурс булдырырга кирәк, ләкин ул хәзергесеннән гаделрәк булырга тиеш, дип белдергән иде. Яңа берләшмә шуның ише конкурслар, фестивальләр, концертлар оештыру белән шөгыльләнәчәк.

«АТ» МЭРНЫ ТАНЫМАГАН

«Казанский репортер»: Казанның Бауман урамында туристларга бәйләнеп, башта үзләре белән фотога төшәргә кыстап, аннары шуның өчен шактый гына акча каерып йөрүче ат, зебра, ишәк киеме кигән аниматорларны куып җибәргәннәр. Шәһәр мэры Илсур Метшин «#ТатарстанОнлайн» тапшыруы эфирында сөйләгәнчә, ул кисәтми-нитми генә Бауман урамына барган, бер «ат»ны күреп алып сөйләшә башлаган. «Безнең як кешесе түгел иде, ахрысы. «Син кем буласың тагын?» – дия башлады. Янында «зебра» тора иде, ул минем кем икәнне белә икән. Без аларга кайда «утларга» кирәген аңлаттык. Алар Бауманда теркәлмәгән. «Ат»ның миграция документының вакыты чыккан икән, ул туган ягына кайтып китте. Бөтенләйгәдер, дип өметләнәбез», – дип сөйләгән мэр. Аерым кешеләр, мәсәлән, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы блогер Ләйлә Лерон законсыз рәвештә акча эшләп йөрүче ул «ат» һәм «ишәкләр» белән күптәннән көрәшә иде инде. Ниһаять, шәһәр җитәкчелеге дә проблемага игътибар итәргә булган.

Комментарии