- 24.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Азатлык»: Чаллыда яшәүче татар активисты Анурбәк Гобәйдуллин Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Альберт Разинга багышлап язган «Удмурт яна…» шигырен яңгыратуларын сорап, Чаллыдагы «Күңел» радиосына мөрәҗәгать иткән. Акчасын да җибәргән. Әмма «Күңел» радиосы хезмәткәрләре шигырьне эфирга чыгарудан баш тарткан. «Күңел» радиосы алып баручысы Алмаз: «Абзый, шигырьне укый алмыйбыз, анда сәясәт бар», – дип смс язып җибәргән.
Пластик стакан да атмагыз
«Эхо Москвы»: «Полиция, Росгвардия вәкиленә төбәп пластик стакан да атарга ярамый. Стакан булсынмы ул, газета кисәгеме – ярамый. Бу – закон. Бу – тормыш. Бездә моның өчен, бәлки, кулларыңны каерып, бик үк әдәпле булмаганча автобуска төяп, алып китәрләр. Ә Америка һәм Канадада моның өчен атып үтерерләр иде. Аңлыйсызмы, судсыз, тикшерүсез-нисез. Һәм атып үтергән полиция вәкиленә бүләк тә бирерләр иде әле» (Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Югары икътисад мәктәбе студентлары белән очрашуда).
Комментарии