Президент буласың килсә…

Президент буласың килсә…

«Ватаным Татарстан»: «Әгәр Президент буласың килсә, район башлыгы мәктәбен узарга кирәк. Башлык тәҗрибәсе бик мөһим. Биредә без кешеләр белән эшләмибез, без кул астындагылар белән эшлибез, ә башлыклар кешеләр белән эшли. Аларда җирлек бар, алар бөтен хәлне белә. Вәкаләтләр юк, дип ничек әйтергә була? Барлык вәкаләтләр дә бар. Бу эш сиңа ошамый икән – эшләмә. Мине бит Президент булып эшләргә беркем дә мәҗбүр итми. Мин район башлыгы булып эшләдем, Президент Шәймиев миңа районны ышанып тапшырды, миңа эш бик ошады», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019нчы ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән зур матбугат конференциясендә. Элегрәк Миңнеханов Менделеевск районы җитәкчелеген юллардагы аварияләрне киметү буенча начар эш алып барган өчен тәнкыйтьләгән иде. Ул Менделеевск районы башкарма комитеты башлыгына яңа эш эзләргә киңәш итте.

Мусин өендә утыра

«Шалтай-Бабай» телеграм каналы: «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинның өй сагында утыруы 2020нче елның апреленә кадәр озайтылды. Исегезгә төшерәбез: экс-банкирны, вәкаләтләреннән файдаланып, 53 млрд сумны үзләштерүдә гаеплиләр. «Татфондбанк»ның лицензиясе 2017нче елда алынды.

Җырның «җыртыгы» бар

«Baza»: Татаев исемендәге Чечня дәүләт мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән ике 1нче курс студентын куганнар. Сәбәбе – яшьләр Enrasta исемле башкаручының «Маленькая панда» дигән җырын башкарган һәм видеосын интернетка элгәннәр, анда мондый сүзләр бар:

«Моя ты пропаганда,

Ты для меня –

Моя маленькая панда,

Моя Джоконда,

Моя ты анаконда,

Ты для меня мой кайф,

Маленькая бомба».

Дөрес, укудан куу турындагы приказда җыр өчен дип язылмаган. «Уку йортының норматив-хокукый актларын бозган өчен» дип язылган. Әлеге уку йорты бинасында видео төшерергә ярамаган икән.

Министрлыкка дәгъва

«Зона Права»: Ленинград өлкәсе суды өч рядовойның Русия Саклану министрлыгына дәгъвасын канәгатьләндергән һәм министрлык солдатларга 6 млн сум түләргә тиеш дип карар чыгарган. 2017нче елда хәрби хезмәттә өйрәнүләр вакытында дүрт солдат танклар ачкан утка эләккән, 20 яшьлек Андрей Виттих үлгән, калган өчесе авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хәл җитәкчелекнең эшкә салкын каравы аркасында килеп чыккан. Хәрби часть җитәкчелеген өчәр елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарии