КАЙНАР СУ ТОРБАСЫ ШАРТЛАГАН

КАЙНАР СУ ТОРБАСЫ ШАРТЛАГАН

«Газета.ру»: Узган шимбә Мәскәүдә «Времена года» сәүдә үзәгендә кайнар су торбасы шартлап, дүрт кешенең үлүе мәгълүм булды. Алар барысы да – «Глобус-Гурмэ» кибетендә эшләгән хатын-кызлар. 20ләп кеше кайнар су һәм пар аркасында бинадан озак вакыт чыга алмаган, шаһитлар сөйләвенчә, гадәттән тыш хәл турында кисәтә торган тавыш сигнализациясе булмаган. Соңрак бу кешеләрнең исән-имин чыгуы хәбәр ителде, һәлак булганнарның гәүдәләрен коткаручылар чыгарды. Торба шартлагач, җыештыручыларны идәнгә җәелгән кайнар суны швабралар белән сөртеп алырга мәҗбүр иткәннәр, эвакуация оештырылмаган, сәүдә үзәге хезмәткәрләре гадәттән тыш хәл турында социаль челтәрләрдән укып белгән. РФ Җинаять Кодексының 238нче маддәсе (иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү, саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк затның үлүенә китерү) нигезендә эш кузгатылды, сорау алу өчен идарә итү компаниясенең баш инженеры тоткарланды.

ИСКЕ ЯҢА АКЧА

«Российская газета»: Мәскәүдә кабат 5 һәм 10 сумлык кәгазь акчалар әйләнешкә кертелде. 5 сумлык купюра 1997нче елдан бастырылмый башлаган иде, кәгазь тиз туза дип, 2000нче елларда аны тимер акчага алыштырдылар. Ә 2022нче елда Русия Банкы кәгазь 5 һәм 10 сумлыкларны чыгаруны торгызды. Хәзер алар чыдамрак булсын өчен өстәмә лак белән каплана, димәк, озак хезмәт итәчәк. Кәгазь акча бастыру тимерен әзерләүгә караганда отышлырак, дип аңлатыла. Тиздән яңа акча күп күләмдә әйләнешкә кертеләчәк. Шулай ук 100 сумлыклар да яңартылып бастырылачак.

БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ – ДӨРЕС

«Новые Известия»: Быел Ингушетиядә БДИ тапшырганда, шпаргалкалар һәм төрле җайланмалар кулланганнар дип, 80нән күбрәк укучының югары баллын санамаганнар иде. Әти-әниләр балаларының хокукын яклап, судка мөрәҗәгать иткән һәм откан. Суд имтихан нәтиҗәләрен дөрес дип санарга дигән карар чыгарган. Мәсәлән, бер укучы кыз БДИга кулына Коръән аяте язып кергән булган. Ул аны шпаргалка түгел, уңыш китерсен өчен генә яздым, дип күпме исбатларга тырышса да, кагыйдәләргә каршы килә дип, күзәтүчеләр кызны имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Әти-әниләр сүзләренә караганда, видеокамерадан алынган язмада балаларның шпаргалка кулланмавы күренә. Суд та шул материаллар буенча карар чыгарган. Тик балаларның имтихан нәтиҗәләре һаман килеп җитмәгән әле, әти-әниләре вузга керү өчен документ тапшырырга өлгерсәләр ярый, дип борчыла.

ХӨКЕМ ИТЕЛГӘННӘРГӘ ЯРДӘМ

«Коммерсантъ»: Ozon хөкем ителгән затларны Казан, Дондагы Ростов һәм Мәскәү өлкәсендәге складларында эшләүгә җәлеп итәчәк. Шул рәвешле компания андый кешеләргә социаль җайлашуда ярдәм итәргә тели. Хәбәрдә әйтелгәнчә, беренче тапкыр хөкем ителгән һәм төзәтү үзәкләрендә яки колония-бистәләрдә яшәүчеләр генә проектта катнаша алачак. Алар складта сатып алучыларның заказларын җыю һәм кире кайтарылган әйберләрне урнаштыру белән шөгыльләнәчәк, тапшыру пунктларында яки курьер вазифасында эшләмәячәк. Ozon ел азагына хәтле 500 хөкем ителгән кешене эшкә урнаштырырга җыена.

ЯҢА ЗАКОННАР

«Парламент газетасы»: Русия Президенты Владимир Путин берничә яңа законны имзалады. Менә шуларның кайберләре:

– Коррупционерлардан тартып алынган торакны аукционда сатарга рөхсәт итәчәкләр. Сүз зур мәйданлы һәм югары уңайлыктагы күчемсез милек турында. Сатуга чыгаруга төп критерий – төбәк буенча уртача бәядән ике яки аннан да күбрәк тапкырга кыйммәтрәк торуы.

– Сыра һәм сидр җитештергәндә кагыйдәне бозган өчен 300 мең сумга кадәр штраф кертелә.

– Банклар физик затлар икенче затның хисабына күчергән акчаны мошенниклык түгелме икән дип тикшерергә тиеш була. Шикле тоелган операцияләр ике көнгә туктатылып торачак. Клиент ризалыгыннан башка мошенниклар хисабына күчерелгән акчаны банклар тулысынча кайтарырга мәҗбүр ителә.

– Русиядә җенесне алыштыру тыела. Мондый операция медицина күрсәтмәсе булган очракта искәрмә рәвешендә генә рөхсәт ителәчәк. Җенесне алыштыру турындагы документлар да гамәлдән чыгарыла. Трансгендер парлар баланы уллыкка яки кызлыкка ала алмаячак, закон кабул ителгәнче тәрбиягә алынганнарын кире тартып алу каралмый.

ТӨРКИЯДӘ КАЛАЛАР

«Ведомости»: Төркиянең статистика институты (Turkstat) мәгълүматы буенча, 2022нче елда 99 мең русияле бу илдә яшәүгә рөхсәт (вид на жительство) алган. Чагыштыру өчен: 2021нче елда андый русиялеләр саны 22 мең булган. Русиядән кала иң күп документ алучылар – Украинадан (32 меңнән күбрәк кеше), Ираннан (26 мең), Әфганстаннан (24 мең) һәм Гыйрактан (22 мең). Күченеп килүчеләрнең күбесе Истанбулда төпләнгән (35,4 процент), икенче урында – Анталья (14,8 процент), ә менә Әнкараны 5,4 процент чит ил вәкиле генә яшәү өчен сайлаган. Төркиядә күчемсез милек сатып алу буенча да русиялеләр беренчелекне бирми. Turkstat мәгълүматына караганда, 2023нче елның беренче яртысында Төркиядә чит ил гражданнарына 19 меңнән күбрәк торак сатылган, шуның 6456сын Русиядән күченеп килгәннәр алган.

ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ – МӘКТӘПКӘ

«РИА Новости»: Дәүләт Думасы рәисе урынбасары (ЛДПР), Мәскәү мэры вазифасына кандидат Борис Чернышов педагогик, медицина һәм психологик белеме булган пенсионерларны мәктәпләргә остаз буларак җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан. Аның сүзләренчә, бу чара берьюлы ике проблеманы – белем бирү йортларында белгечләр җитмәвен һәм өлкән яшьтәгеләрнең ялгызлыктан интегүен хәл итәргә булышыр иде. Остазларны «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресенә җәлеп итеп була, программа социаль сыйфатта булыр дип күзаллана, шуңа да бюджеттан өстәмә чыгым таләп ителмәячәк, дип язган депутат мәгариф министры Сергей Кравцовка юллаган хатында.

МӘКТӘПЛӘРДӘ УРЫН ЮК

«Бизнес Онлайн»: Казан шәһәре янындагы Көек авылында яшәүче ата-аналар Владимир Путинга ике мөрәҗәгать яздырган. Алар президенттан мәктәп сорый. Авылда «Алгоритм» дигән бер лицей бар инде. Тик урын җитмәү сәбәпле, анда 323 баланы укырга кабул итүдән баш тартканнар (шуларның 176сы – беренче класска баручылар). Ата-аналар әйтүенчә, балалар бакчасына чиратта 1700 сабый тора. Беренче мөрәҗәгать чыкканнан соң, хакимият 323 балага «Алгоритм» лицеенда урын тапкан (белем бирү йортында җәмгысе 700 укучы укыячак). Ләкин ата-аналарны бу гына тынычландырмаган. Киләсе елда мәктәпкә баручылар кабат урын җитмәү проблемасы белән очрашачак, дип борчыла алар.

ПЛАСТИК ОПЕРАЦИЯ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

«Baza» телеграм-каналы: 36 яшьлек Елена исемле хатын Пятигорскида пластик операция ясатырга дип хирург өстәленә яткан һәм хәзер беренче дәрәҗә комада. Аның баш мие бөтенләй диярлек активлыгын югалткан, сулавы да, туклануы да – көпшә аша. Елена дәвалаучы табибы киңәше белән, күз кабакларына операция ясатырга булган. Пятигорск шәһәрендә клиникада барлык кирәкле анализларны тапшырган. Табиблар операция ике сәгатьтән дә озак бармас дип ышандырган. Ләкин операция башланып ярты сәгать үтүгә, Еленаның хәле кисәк начарайган, канында кислород кимегән, анафилактик шок башланган һәм йөрәге туктаган. Табиблар реанимация үткәреп, пластик операцияне дәвам иткән. Еленаның туганнарына бернинди куркыныч хәл дә булмады, дарулар ярдәмендә комага кертеп тордык, тиздән аңына килер, дигәннәр. Тик хатын аңына килмәгән. Туганнары, Еленаның шундый хәлдә калуына табиблар хатасы сәбәп булган, ди. Алар Росздравнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара.

Комментарии