- 26.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Кызыл таң»: «Поликлиникага керү белән асылынасы килмәсен, киресенчә, анда сине җылы каршы алсыннар, якты һәм уңайлы булсын. Бу бит бик кыйммәт тә тормый» (Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Хөкүмәт һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы эшен тәнкыйтьләп).
Ичмасам хыялланыйк!
«Татар-информ»: «Дөньяда җәмәгать транспортында йөрү бушлай булган шәһәрләр бар. Бу, әлбәттә, фантастика кебек тоела. Ләкин әйдәгез без дә шул турыда хыялланыйк» (Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашуда. Шәһәр хакимияте студентларга ташламалы юл йөрү билеты булдыруга акча таба алмаган иде).

Комментарии