ДУҢГЫЗ ЙӨРӘГЕ КУЙГАННАР

ДУҢГЫЗ ЙӨРӘГЕ КУЙГАННАР

«Өмет»: Медицина көннән-көн алга бара. АКШ табиблары генлы-модификацияләнгән дуңгызның йөрәген хәрби-диңгез флоты ветеранына күчереп утыртканнар. Берничә сәгатьтән соң ир приборларсыз сулыш ала башлаган, якыннары белән шаярып сөйләшеп тә утырырга көч тапкан.
Табиб сүзләренчә, элек ул кеше инфаркт кичергән булган һәм эчке әгъзаларында кан китү сәбәпле, кеше йөрәге аңа туры килми икән. Ә дуңгызның трансплантацияләнгән әгъзасы җайлы гына кереп урнашып, көйле генә эшли башлаган. Бу – дуңгыз йөрәген күчереп утыртуның икенче очрагы. Ә беренче очракта пациент 2 айдан соң үлгән булган.
ЭШСЕЗЛӘРНЕ – ЯУ КЫРЫНА
«Реальное время»: Дәүләт Думасы депутаты эшсезләрне махсус хәрби операциягә җибәрү яклы. Русия Дәүләт думасы депутаты Андрей Гурулев эшсезләр арасында мобилизация үткәрергә тәкъдим итә. 
«Беренче проблема – әрәмтамаклык. Алар хезмәт биржасында утыра. Миңа: «Әйдәгез, мобилизация үткәрик!» – диләр. Әйе, әйдәгез, хезмәт биржасында торган эшсезләрне җыеп алып китик, кем комачаулый?» – дип тәкъдим итә сәясәтче. 
Русия ДәүДумасында Андрей Гурулев «Бердәм Русия» фракциясенә керә, партия исемлеге буенча сайланган. Быел июльдә ул мобилизация үткәрү Русия сәнәгатенең солдатларны тәэмин итү мөмкинлекләренә бәйле, дип белдергән иде. «Росстат» мәгълүматлары буенча, 2022нче ел нәтиҗәләре буенча Русиядә 15 яшьтән өлкәнрәк 2,95 млн эшсез исәпләнә.
ЯХШЫ АЛДЫЙЛАР
«Ватаным Татарстан»: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы да соңгы арада кырыгалдарларның аеруча активлашуы турында кисәтә. Министрлыкның рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, бер тәүлек эчендә (22нче сентябрьдә) телефон аша 11 кеше алданган. 20 яшьтән алып 84 яшькә кадәр булган 8 хатын-кыз һәм 3 ир-ат кырыгалдарлар кулына җәмгысы 7 млн сум акча «тапшырган».
Иң киң таралган һәм мошенниклар яратып куллана торган алдау ысулы – «туганыгыз авыр хәлдә» дип хәбәр итү. «Банк картагыздан акча югалачак», «Сезнең исемгә кредит алмакчылар» ише сүзләр белән шалтыратулар да шактый икән. Әйтик, Казанда яшәүче 50 яшьлек ханым һәм Чаллыда яшәүче 53 яшьлек ханым мошенникларның нәкъ менә шушы ысулларына «кабып», 2 һәм 3 млн сум акчаларын югалткан.
Интернеттан ни дә булса сатып алганда да уяу булырга кирәк, ди белгечләр. 20 яшьлек Казан егете бер бушлай игъланнар сайтыннан автомобиль сатып алырга карар кылган. Сатучысы алдан 480 мең күләмендәге залог җибәрергә кушкан. Нәтиҗәдә яшь егет акчасыз да, «тимер ат»сыз да калган.
МЫСКЫЛ ИТӘЛӘР
«Коммерсантъ»: Илебездә сәламәтлеге чикләнгән гражданнарның, инвалидларның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтү, яшәргә уңайлы шартлар тудыру турында күпме генә сөйләсәк тә, кайвакыт кайбер чиновникларның эш-гамәленә шаклар катарга туры килә.
Менә тагын шундый бер очрак – инвалид коляскасында йөргән балалы гаиләгә лифты һәм пандусы булмаган 5 катлы йортта фатир тәкъдим иткәннәр.
Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче хатын социаль челтәрләрдә шушы проблемага игътибар итүне сораган. Хатын сүзләренчә, ул сәламәтлеге аркасында инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр булган 5 яшьлек бала тәрбияли. Гаиләгә тиешле шартлары булган торак урынына бишенче катта лифтсыз һәм пандуссыз фатир тәкъдим иткәннәр.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. «Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин комитетның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга әлеге хәл буенча тикшерү оештырып, аның нәтиҗәләре турында отчет бирергә кушты», – дип хәбәр итәләр федераль ведомствоның матбугат хезмәтендә.
АРТТЫРАЛАРМЫ?
«Татар-информ»: 2024нче елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка – инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. 
Индексациядән соң мондый пенсиянең уртача күләме 23,4 мең сум тәшкил итәчәк. Документ нигезендә, 2024нче елда пенсия түләүгә 10 триллион сум акча планлаштырылган.
Моннан тыш, проектта әйтелгәнчә, эш бирүчеләр өчен иминият взносларының бердәм тарифын кертү, гражданлык-хокукый характерындагы килешү хезмәткәрләре өчен взнослар буенча кагыйдәләрне катгыйландыру һәм бюджеттан тыш фондларны берләштерү больничный, декрет акчалары, шулай ук бала тәрбияләү өчен каралган түләүләрнең күләме артуга китерәчәк.
ДЕПРЕССИЯ КӨТӘ
«ТАСС»: Октябрь ахырында салкын һәм явым-төшемле һава торышы аркасында депрессия кичерүче кешеләр саны актив арта башлаячак. Көзге көн һәм төн тигезләшкән көннән соң якты көн озынлыгы инде кими башлады, дип белдергән Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Сентябрь һәм октябрь айларында циклон эшчәнлеге әле бик үсештә булмый, ә менә октябрьнең өченче декадасында һәм ноябрьдә «барический» депрессияләр ешрак булачак. Ул кешенең халәтенә дә тәэсир итә. Табиблар исбатлаганча, кояш яктысы булмаганлыктан, кәеф тә яхшы булмый, ә кояшсыз көн депрессия халәтенә китерә», – дип сөйләгән ул.
Вильфанд сүзләре буенча, «барический» депрессияләрне кояшсыз һава торышы һәм һава температурасының төшүе китереп чыгара. Иң «депрессияле» ай дип ноябрь исәпләнә.

КЫЙММӘТЛЕ ДӘРЕСЛЕК
«РИА Новости»: Быел мәктәп дәреслекләренең хаклары шактый арткан. Бу хәлгә карата Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко да ризасызлыгын белдергән. Ул Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәровага, Монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать итеп, дәреслекләргә хакларның күтәрелүе законлымы икәнлеген ачыкларга кушкан.
«Лилия Салаватовна, мин сездән Монополиягә каршы федераль хезмәткә запрос әзерләвегезне сорыйм. «Просвещение» нәшрияты нинди нигездә дәреслекләргә хакларны кинәт күтәргән, ни өчен бездә дәреслекләрне басуда монополия? Бәлки, шуңа хаклар артадыр?» – дигән Матвиенко.
Аның әйтүенчә, дәреслекләрнең эчтәлеге бертөрле булырга һәм Русия Мәгариф министрлыгы җитәкчелеге күзәтчелегендә әзерләнергә тиеш. Әмма китапларны «Просвещение»дан тыш, калган нәшриятлар да баса ала.
Базарны монополизацияләүне бетерергә һәм сәламәт көндәшлек булдырырга кирәк дип исәпли Федерация Советы спикеры. Монополизация бәяләрнең кыйммәтләнүенә китерә, димәк, төбәк бюджетларының да чыгымнары арта.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда тарих, география кебек фәннәр буенча дәреслекләр эчтәлегенең сыйфатын күтәрергә кирәк, дип белдергән иде. Яшьләр туган иле, үзенең тарих һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белә алырлык булсын, дигән бурыч куйды ул.

ТҮРӘЛӘР ДӘ ЯЛГЫША
«Российская газета»: Томскның яңа башлыгы Дмитрий Махиня шәһәр исемен моңа кадәр үзе вице-мэр булып эшләгән Омск белән бутаган.
Үз чыгышында башлык: «Омск шәһәре бюджеты чыгымнары кысаларында «Мәгариф» тармагы буенча мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү бюджет учреждениеләре биналарының агымдагы ремонтын тәэмин итәргә», – дигән. 
Омск шәһәре башлыгының элекке урынбасары 5нче сентябрьдә Томскиның яңа мэры булып сайланган. Ул үзе эшләячәк шәһәр исеменә ияләшермен һәм әлеге исемнәрне бутамаска тырышачакмын, дип вәгъдә биргән.
2022нче елның сентябрендә моңа охшаш хәл Красноярск мэрына кандидат Егор Бочаров белән дә булган иде. Ул доклад сөйләгәндә, шәһәрне бутап, Новосибирск өлкәсе башкаласын үстерергә тәкъдим иткән. Сәясәтче берничә тапкыр Новосибирскиның социаль-икътисади өлкәсен яхшырту планнары турында искә алган. Бочаровның ялгышуын комиссия әгъзалары искәрткәч, ул ярдәмчеләрен гаепләгән. 

Комментарии