Ипи белән суда торып карагыз!

Ипи белән суда торып карагыз!

«Башинформ»: Башкортстаннан Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Илдар Бикбаев халыкка бер көн ипи белән суда гына яшәп карарга киңәш иткән. Көнгә 125 грамм ипи һәм су белән генә тукланса, гражданнар блокадада калган Ленинград халкының эмоциональ халәтен аңлый алачак, дигән «Бердәм Русия» депутаты. Аның тәкъдиме буенча, Ленинградны блокададан азат итү көненә багышлап, Башкортстанның Бирск шәһәрендә «блокада» икмәге пешергәннәр. Технологлар 1941нче елда пешерелгән ипи рецептын кулланган.

Ипотекаң булса, син – ышанычлы

«Российская газета»: Бу елдан башлап, русиялеләргә шәхси кредит рейтингы бирелә башлый. Ягъни кредит алган һәр кешегә балл куелып барылачак. Әлеге мәгълүмат банкларга гына түгел, эш бирүчеләргә дә күренәчәк. Киләчәктә азмы-күпме җаваплы вазифага урнашу өчен ипотека алырга мәҗбүр итмәсәләр ярый инде. Ипотекасы булган кеше эшенә җаваплы карый, тырышып эшли, дигән караш яши бит. Эшләми хәле юк – ипотека түлисе бар.

Комментарии