СЫЕРЛАР БУЛЫША

«Өмет»: Бөекбританиядә хәсрәт-борчылуларны киметү һәм стресска каршы көрәшү өчен сыер кочаклый башлаганнар. Бу идея бер ферма хуҗасының башына килгән. Су басудан соң, хуҗабикә Фиона Уилсон савым сыерлары санын киметә. Тик ул берничә сыерына бик нык бәйләнгән була һәм аларны кызганып үзендә калдыра. Хәзер шушы сыерлар кешеләргә ял итәргә, хәвеф-борчылулардан арынырга ярдәм итәләр, ди. Алар кунакларны каршы алалар, үзләрен сыйпарга һәм кочакларга рөхсәт итәләр. Башта сыерлар берничә ай бу һөнәрне үзләштергәннәр, чит кешеләргә күнегергә һәм алар янында үзләрен тыныч тотарга өйрәнгәннәр.
Фермер сүзләренчә, аларның сеансы британлыларга гына түгел, башка илләрдән килүчеләр арасында да популяр. Сөтлебикәләрнең бу хезмәте, әлбәттә, бушка күрсәтелми. Бер сеанс хакы – 50 фунт (5,5 мең сумнан ким түгел). Килүчеләр бу акчага 3 сәгать буена сыерны кочаклый.
ПУТИН ӘКИЯТ ТЫҢЛАМЫЙ
«Лента.ру»: «Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт» форумында Владимир Путин ясалма интеллект уйлап чыгарган әкиятне ахырына кадәр тыңлап бетермәгән.
Русия лидеры нейрочелтәргә Яңа ел турында әкият уйлап чыгарырга заказ ясый. 30 секунд дәвамында ясалма интеллект Путинның заказын эшкәртә. Шуннан соң мониторда әкият тексты пәйда була һәм аны хатын-кыз тавышы сөйли башлый. Әкияттә Кыш Бабай белән Карсылу урман читендә яшәп яталар һәм Яңа елга әзерләнәләр. Бермәлне аларның йортларына ут каба, әкият персонажлары нишләргә белмәгәндә, аларга ярдәмгә тылсымчы килә. Янгынны тиз арада сүндергән тылсымчыга әкият персонажлары бүләк ясарга уйлый. Шул моментта Президентка тагын бер чара планлаштырылуын исенә төшерәләр һәм ул әкиятне тыңлап бетермичә китә.
«ТӨПЧЕГЕН» ДӘ ӘРӘМ ИТМӘСКӘ
«РИА Новости»: Самарада студентлар кулланылган электрон сигаретларны Русия хәрбиләренә, махсус операция зонасына җибәрер өчен күпләп тапшыра.
Самараның социаль челтәрләрендә быел ноябрьдә гражданнарны кулланылган электрон сигаретларны ташламаска, ә МХО ихтыяҗларына тапшырырга чакырган игъланнар пәйда булган. «Ташлама! Фронтка җибәр! 1 электрон тәмәке = дошманга төшкән 1 коптер», – диелгән игълан текстында. Соңрак әлеге башлангыч Самара университетының хәрби-укыту үзәгенеке икәнлеге ачыкланган. 
«Без чыннан да кулланылган электрон тәмәкеләрне җыюны оештырдык. СВО зонасында аларның блок-питаниеләрен алып, пилотсыз очучы аппаратларда кулланалар», – ди бу хакта Самара университетының хәрби-укыту үзәге начальнигы урынбасары Дмитрий Кумарьков.
Самара университетының хәрби кафедра доценты, запастагы подполковник Евгений Ривкинд сөйләвенчә, хәрбиләргә электрон тәмәкеләрнең өстәп җыю һәм зарядкага кую мөмкинлеге булган аккумуляторлары һәм батарейкалары кирәк. Аларны пилотсыз очучы аппаратлар эшендә чимал рәвешендә кулланып була икән.
Акция җитәкчесе, хәрби кафедра начальнигы урынбасары, запастагы полковник Виктор Одобеску үзенең «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итүенчә, МХО зонасына инде 220 данәдән артык кулланылган электрон тәмәке озатылган. «Самара университеты җыйган 36нчы тартма ярдәм бу. Тәмәке тартучыларга рәхмәт, аларның тартуыннан хет нинди булса да файда!» – дип язган Одобеску.
ЯРДӘМЕ БУЛЫРМЫ?
«Российская газета»: Дәүләт Думасына уку елы башланыр алдыннан баланың әтисе яки әнисенә 15 мең сум күләмендә елына бер тапкыр акча алу хокукы бирү турында закон проектын керткәннәр. 
Пособиене Русия гражданлыгына ия булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен бирергә ниятлиләр. Шул рәвешле депутатлар мәктәпкә җыену чорында гаиләләргә ярдәм итәргә өметләнә. Түләү, инфляциядән чыгып, 1нче февральдән һәр ай саен индексацияләнәчәк. Бу исә акчаның бәясен җуймау мөмкинлеге бирәчәк. Ата-аналарга әлеге түләүне алу өчен 1нче июльдән 31нче декабрьгә кадәр Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Закон проекты әлегә – карап тикшерү стадиясендә. Хөкүмәттә әйтүләренчә, аңа өстәмәләр кирәк. Проект хупланган очракта, ул 2024нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
ТАБИГАТЬКӘ КАРШЫ ТОРЫП БУЛМЫЙ
«Известия»: Кырымның 10 районында, бик көчле давыл узу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Китерелгән зыянны бәяләү эше бара. Шулай ук гадәттән тыш хәл зонасы чикләрен билгеләү дәвам итә, дигән төбәк башлыгы Сергей Аксенов.
– 28нче ноябрь 9.00 сәгатькә 10 муниципаль берәмлек территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү турында карар кабул ителде, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Черноморск, Симферополь, Сакский кебек районнарга, шулай ук Евпаториядә, Саки һәм Джанкой шәһәр округында шундый режим кертелгән.
Билгеле булганча, 27нче ноябрьдә Кырымда һәм Краснодар краенда бик көчле давыл булган. Җил тизлеге сәгатенә 144 чакрымга җиткән. Давыл китергән зыян күләме – 67,8 миллион сум. Көньяк федераль округында су басу зонасыннан 995 кеше иминрәк урыннарга чыгарылган. Хәзерге вакытта төбәкләрдә энергия һәм җылылык белән тәэмин итү торгызылган.

Комментарии