300 яшьлек Актанышның 10 мең еллык тарихы

300 яшьлек Актанышның 10 мең еллык тарихы

Актанышның 10 мең (!) еллык тарихын барлап, тарихи-документаль фильм төшергәннәр. Өстән кушылган заказ да, дәүләт акчасына башкарылган эш тә түгел бу – бер гаиләнең үз теләге белән алынып, үз акчаларына ике ел дәвамында әзерләгән фильмы.

Фильмның идея авторы – «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Ул үзе дә Актаныш кызы (Чынык авылыннан). 1997-2009нчы елларда Актаныш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән кеше. Ә фильмның режиссеры, операторы, сценарий авторы – Кадрия ханымның улы Алмаз Нургалиев. «Туган ягыбыз өчен нинди яхшы эш эшләп калдыра алабыз соң?» дип уйланганнар да көннәрдән бер көнне шушы идея туган. Ике ел дәвамында эзләнгәннәр, тарихны өйрәнгәннәр, тарихчылар, археологлар, филологлар, Актаныш өлкәннәре белән күрешеп сөйләшкәннәр һәм менә, ниһаять, шушы фильм туган.

Район халкы хәтерли булыр: әле кайчан гына зурдан кубып Актанышның 300 еллыгын билгеләп үткәннәр иде. Гомумән, бездә күпчелек торак пунктларның тарихы берничә йөз ел элек башлана – рәсми саннар шулай ди. Ә аңарчы бу җирләрдә кешеләр яшәмәгәнмени? Татарлар да булмаганмы? 300 ел элек тик торганда күктән килеп төшкәнмени ул халыклар? Бу сораулар, бәлки, күпләрнең уена керә торгандыр. Тик аларга җавап эзләп мәшәкатьләнмибез генә. Ә менә Алмаз Нургалиев үз фильмында бу сорауга җавап эзләгән. Һәм тапкан да: билгеле инде, 300 генә түгел, 500-1000 ел элек тә, аннан иртәрәк тә Актаныш булган. Бәлки, әле ул вакытта без белгән Актаныш булмагандыр да ул, ләкин әлеге җирләрнең күп еллар элек үк үзләштерелгән булуы хак. Язучы Вахит Имамов (ул да Актанышныкы – Иске Байсар авылыннан) фильмда: «Актанышка 300 ел дию дөреслеккә туры килми. Минем үземә 1604нче елгы документны укырга туры килгәне бар. Кыргыз волостеның бер чиген билгеләп чыккан ул документта безнең Актаныш һәм Иркәнәш (хәзерге Минзәлә районына карый) авыллары телгә алына», – дип сөйли. Язучы Иске Кормаш авылы зиратында шул авылның мулласы белән бергә Болгар чорына караган ике кабер ташы табулары хакында да әйтә. Димәк, заманында бу җирләр Болгар дәүләтенә караган булып чыга бит инде.

«Актанышка 300 ел» дигән санның каян алынганлыгын Кадрия Идрисова аңлатып китте. «Район башлыгы урынбасары булып эшләгәндә, без Уфа шәһәре архивында эзләнүләр алып бардык, аннан үзебезнең Актанышка кагылышлы беренче ревизия документларын алып кайттык. Аннары Мәскәү архивына хат яздык. Һәм безгә 2005нче елның 5нче маенда Актаныш тарихы турында булганнарны хат итеп юлладылар. Анда беренче ревизия, ягъни беренче тапкыр халык санын алу вакытында (1710нчы ел) Актаныш дигән авыл барлыгы турында күрсәтелгән. Шуңа нигезләнеп, Актанышның 300 еллыгы билгеләп үтелде. Тарихны барлау һәм билгеләп үтү бик кирәк иде. Тик без 1710нчы елга кадәр үк Актанышта 12 гаилә яшәгәнлеген белә идек инде», – дип сөйләде ул.

Фильмны төшерүчеләр бик тирән казынган: Актанышның борынгы таш гасырдагы тарихын ук барлаган. Моннан якынча 10 мең ел элек дигән сүз бу! Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин ул заманнарда ук Актаныш җирлегендә тормыш булганлыгын раслаган. Актаныш җирлегендә иң зур тикшеренү эшләрен алып барган археолог, тарих фәннәре докторы Евгений Казаков исә Татар Ямалысы авылы җирлегендә мезолит чоры калдыклары табылуын искә төшерә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: фильмда шул ук мезолит, неолит чорлары турында да мәгълүмат бирелә. Биология һәм тарих дәреслегеннән укып, кемнең генә исендә кала икән ул чорлар. Ә монда катлаулы материалны кино итеп төшергәннәр, күз белән күргәч, истә дә кала. Бик борынгы заманнарда, безнең бабалар килеп урнашканчы, хәзерге Актаныш җирләрендә фин-угор халкы, венгрлар яшәгәнен һәм ул венгрларның бер өлеше Актаныш җирлегендә яшәп калуын бөтен кеше дә белмәгәндер әле!

Гомумән, әлеге фильм Актаныш кешеләренә генә кызыклы булыр дип уйлаган идем мин. Алай булып чыкмады. Чөнки фильмны төшерүчеләр кечкенә генә Актаныш аша Татарстан, Русия, хәтта бөтен дөнья тарихын ачып, татарлар язмышын бирә алган. Сөйләүче галимнәр турында да мәгълүмат бирелә монда, Актаныш турында 27 җыр булуы да әйтеп кителә, сирәк очрый торган пластинкалардан өзекләр дә китерелә, район җирлегендә табылган борынгы сөңге һәм хәнҗәрләр дә күрсәтелә, Актаныш сөйләменең үзенчәлекләренә аңлатма да бирелә, районның брендына әйләнгән «Агыйдел» ансамбле тарихы да яктыртыла. Кыскасы, мәктәптә берничә фәннән күрсәтмә материал итеп бирерлек фильм. Укыту методикасы аксый, үзгәртергә кирәк, дип сөйләшкән заманда чыкты бу фильм. Шуңа, бәлки, министрлык та игътибар итәр. «Мәйдан» һәм «ТНВ» телеканалларында да күрсәтелергә тиеш, диделәр.

Фильмны төшергәндә тирән казыган кебек, үзләренең максатын аңлатканда да Алмаз Нургалиев сүзен читләтеп башлады: «Татар телен тыйдылар, дип зар елыйбыз. Тыймадылар бит – иреклегә калдырдылар. Ә без шул иректән куркып калдык. Ирекле итеп калдыргач, балалар өйрәнергә теләмәс, дип курыктык. Ни өчен өйрәнмиләр? Чөнки телгә хөрмәт юк. Ә телгә хөрмәт фәкать тарих аша гына барлыкка килә. Менә шул хөрмәтне тудырасы иде». Шушындый фильмнар күбрәк булса, хөрмәт тә артыр иде шул. Безнең халыкка көнчелек хас. Шулай булгач, көнләшеп булса да («ә без Алмаздан, Актанышлылардан киммени?!»), башка районнар турында да шушындый тарихи-документаль фильмнар төшерелер дип ышанасы килә. Теләге булганнарга Алмаз үзе дә ярдәм итәргә әзер. Тик ул фильмнарның нигезендә көнчелек түгел, хөрмәт уяту максаты булсын иде инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

300 яшьлек Актанышның 10 мең еллык тарихы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии