Ул әле дә яши. Шигырьләрендә һәм халык күңелендә

Ул әле дә яши. Шигырьләрендә һәм халык күңелендә

Аның шигырьләре яшәтә дә, яшәртә дә! Аның иҗаты белән якыннан таныш булган һәркем шул сүзләрне кабатлар, чөнки анда мәңгелек мәхәббәткә дә, чын дуслыкка, тел һәм милләт язмышына да урын табылган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәт турында сүзем. Үзе инде арабызда булмаса да, шигырьләрендә, балаларында, яраткан укучысы күңелендә һаман яши ул.

Бу елның 24нче мае Зөлфәт абыйның якыннары һәм аның иҗатына гашыйклар өчен истәлекле көн буларак хәтердә калыр. Нәкъ бүген Татарстан урамындагы 7нче йорт диварына Зөлфәткә истәлек тактасы куелды. Шагыйрь биредә 1981–2000нче елларда гаиләсе белән яшәгән. Нәкъ бу еллар – Зөлфәт абыйның гаиләсе хәтеренә иң матур чор буларак кереп калган.

– Без Казанның Татарстан урамында урнашкан 7нче йортта яшәдек. Бу – иҗади шәхесләр йорты иде. Ә без, аларның балалары, гел бергә, чын дус булып, уйнап-көлеп үстек. Һәр фатир саен – минем яшьтәш. Әйтик, йортның икенче катында – танылган композитор Шамил Тимербулатовның кызлары, бишенчедә – җырчылар Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваның улы, алтынчыда – без, җиденчедә – язучы Әмир Мәхмүдовның кызлары, сигездә шагыйрьләр Фаил Шәфигуллин белән Эльмира Шәрифуллинаның кызы. Алар белән дус булдык. Артист кызымы, шагыйрь малаемы – мөһим түгел, барыбыз да бер зур иҗади гаилә булып яшәдек. Бергәләшеп ишегалдында уйнадык, бергә-бергә татар гимназиясендә укыдык, бер-беребезгә кунакка йөрештек, – дип искә ала шагыйрьнең кызы Кадрия Хәлилова.

Шагыйрь Зөлфәт якты дөньядан бик иртә – 60 яшендә китеп барды. Исән булса, быел 75нче язын каршылар иде. Дөньяга ул дүрт бала һәм гаять зур иҗади мирас калдырып китте. Бүген Камал театрында Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә килгәннәр моңа инанырга да өлгерде: аның шигырьләрен тыңлады, видеотасмада Зөлфәт абыйның үзен күрде, аның шигырьләренә язылган җырларны ишетеп, моң дәрьясына чумды. Татар халкы өчен бик тансык кичәләрнең берсе булгандыр бу, мөгаен, чөнки тамаша залында буш урыннар күренмәде. Бу урында кичәнең яшь режиссеры Лилия Әхмәтовага да рәхмәт әйтү кирәктер. Шагыйрьнең иҗатын яхшы белгән һәм аңлаган гына башкаларга да моны сеңдерә алыр.

...Зөлфәт абыйның дәрәҗәле исемнәре арасына тагын берәү – «халык шагыйре» дигәне җитми. Хәер, татар халкы өчен ул күптән танылган һәм чын халык шагыйре инде. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Лерон да шундый фикердә: «Кызганыч, аңа халык шагыйре исеме бирелмәде, ләкин «мәшһүребез» сүзе шуны алыштыра».

Әйе, аны беләләр, хәтерлиләр. Аның иҗатын онытмыйлар, шигырьләренә язылган җырларны йотлыгып тыңлыйлар. Укучы һәм тыңлаучы аны әнә шул яктан белә. Ә якыннары күңелендә иҗатыннан тыш, үзе белән бәйле хатирәләр дә яши әле. Кайберләрен тупладык та.

Кадрия әтисе Зөлфәт һәм әнисе Фирая янәшәсендә

КАДРИЯ ХӘЛИЛОВА (Зөлфәт абыйның кызы): «ШИГЫРЬ ТЕЛЕ БЕЛӘН АЧУЛАНДЫ»

– 6-7 яшьләрдә әтинең бүтән кешеләргә охшамаганлыгын тәгаен аңладым. Аның кыяфәте дә гади түгел бит: бөдрә чәч, зәңгәр күзләр... Ул безне төннәрен уятып, шигырь укый иде. Барыбызны торгыза да: «Тыңлагыз, шигырь яздым», – ди. Әни төп тыңлаучы булды, чөнки әтинең шигырендәге фәлсәфәсен ул чакта бары тик ул гына аңлый иде. Шигырь телендә сөйләштек, шигырьгә йоклап китә идек, шигырь тыңлап уяна идек. Кызык кеше иде ул. Аның шигырь язганын карап торганымны хәтерлим. Ул бик җитди кыяфәт белән яза иде аны. Өстәвенә, тиз дә. Шулай бервакыт түзмәдем: «Әти, шигырь ничек языла соң ул?» – дип сорадым. Соравыма төгәл җавап бирмәде, кулымнан тотып тәрәзә янына алып килде. Безнең тәрәзәләр Кабан күленә, «Мәрҗәни» мәчетенә карап тора иде. Тәрәзәне ачты да, туп-туры Кабан күленә төртеп күрсәтмәде, ә тәрәзәдәге чагылышка төртеп: «Менә ул шигырь, менә!» – диде... Әтинең шигырьләренә еш мөрәҗәгать итәм, эч пошканда укыйм. Күпме укысам да, көн саен яңа ачыш ясыйм.

Ул үзе бик йомшак кеше иде, шигырь теле белән ачуланды, беркайчан да кул күтәрмәде. Бераз кызып киткән чаклары да булгалады, әмма тиз тынычлана иде. Балаларны бик яратты. Ул эштән арып кайткач, диванга ял итәргә ята иде. Мин – гаиләдә бердәнбер кыз бала. Әти кайткач, иркәләнеп кочагына чумам. Ул кыштырдатып гәҗит актарган тавышка йокыга тала идем. Ә оныклары тугач, аларга да шундый мөнәсәбәттә булды. Аларга гел сандугач кебек сайрап күрсәтә иде.

КАМИЛӘ ДИМӨХӘММӘТОВА (Зөлфәтнең абыйның оныгы): «МИН АҢА: «БАБАЙ», – ДИП ДӘШМӘДЕМ»

– Дөресен генә әйткәндә, мин бөек шагыйрьнең оныгы булуымны агыргача аңлап бетермәдем. Минем аңа беркайчан да «бабай» дип дәшкәнем булмады, ул минем өчен һәрвакыт – «Кояш бабай», «Әтика» булды.

Мәктәптә укыганда, татар әдәбияты дәресендә Зөлфәт иҗаты белән таныштык. Бу чакта «Әтика»м бит ул дип горурлансам да, аның нинди зур һәм олпат шәхес икәнен аңлап бетермәгәнмен икән. Дөрес, дус-ишләремә, классташларыма: «Зөлфәт – минем бабай ул», – дип горурланып сөйли идем, әмма иң беренче чиратта, аны шагыйрь итеп түгел, ә бабай итеп таныштыра идем.

Ул якты һәм бик якын кеше булып хәтеремә уелып калды. Әтика һәм Әника (Зөлфәтнең хатыны – Фирая Маликова. – Ред.) һәр гаилә өчен мөһим әйберләрне эченә алган дөнья төзи алды. Бу – Татарстан урамында урнашкан күпфатирлы йорттагы атмосфера да, Әтиканың шаян елмаюы да, табын артына җыелып сөтле чәй эчү дә һәм... Әтиканың кызыклы хикәяләре дә.

Ул миңа «нечкә күңеллем минем» дип дәшә иде. Ул чакта мин бу сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итми идем, ә хәзер аның кешеләрне ни дәрәҗәдә яхшы аңлавына таң калам. Нечкә күңелле бала – нәкъ мин бит ул.

Тагын бер кызыклы вакыйга истә калган. Мәктәптә укыганда, ул миңа университетта гарәп телен өйрәнүе турында сөйләде һәм минем исемемне гарәп телендә матур итеп кәгазьгә язганын әйтте. Еллар үткәннән соң, мин Көнчыгышны өйрәнү факультетының гарәп филологиясе бүлегенә укырга кердем. Туры килү генә түгелдер дип ышанам. Ә минем исем язылган әлеге «кыйммәтле» кәгазь кисәге әле дә миндә саклана.

Аның турында истәлекләрем байтак. Әле дә хәтерлим: 5 яшемдә Шигъриять бәйрәмендә опера театры каршында Габдулла Тукай шигырен сөйләргә тиеш идем. Микрофон янына мине Роберт абый Миңнуллин алып чыгарга тиеш. Мин аның белән җыелган халык алдына чыгудан ничек курыкканымны хәтерлим. Күзләрем белән «ярдәм» эзли башладым. Һәм менә – таныш елмаю, менә ул минем Әтика. Мин аның белән генә чыгыш ясарга әзер идем. Әлегә кадәр фото сакланып калган: мин шигырь укыйм, ә микрофонны миңа ул тотып тора.

...Әтика озак еллар эшләгән «Чаян» журналы һәм әнием эшләгән «Сөембикә» журналы редакциясе бер катта урнашкан иде. Мин еш кына бу редакцияләрнең кунагы була идем. Коридорның бер башыннан икенче башына кабинетлар санап йөгереп йөри идем, кирәклесенә барып җитәм дә, башымны тыгып карыйм: ул гына урынында булсын.

...Тагын бер истәлек: мин аның җилкәсенә утырам да, ул «Чукоккал» китабын ача (Чуйковскийның кулъязма альбомы бу, анда ул дуслары һәм замандашларының имзаларын җыйган). Ул чакта миңа бу бик зур китап кебек тоела иде, ә Әтика аны җиңел генә күтәрә һәм андагы авторлар турында миңа сөйли иде.

Киндерле авылында казылган кое, утыртылган виноград куакларын нинди горурлык хисе белән күрсәткәнен хәтерлим. Ә тагын... тагын... менә шулай бер-бер артлы истәлекләр хәтергә килә һәм аларны сөйләп бетерү мөмкин хәл түгел. Шагыйрь Зөлфәтнең нәкъ минем бабай булуы белән бәхетлемен. Ул кояш сыман минем балачагымны, яшьлегемне яктырткан һәм әле дә яктыртуын дәвам итә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии