- 06.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №30 (3 август)
- Рубрика: Аулак өй
Авылда туып-үскән өлкән буын кешеләренә көтү, көтүче сүзләре бик таныш диеп беләм. Көтүче булып, берәр күрше авылдан ялланып, гадәттә, ике ир-ат килә иде. Бер елны әле ирле-хатынлы да ялландылар. Көтүче яллар өчен авыл халкы апрельдә җыйналып, көтүчеләр белән килешү төзи. Бер сыерга фәлән сум, өч кәҗә бер сыерга, дүрт сарык шулай ук бер сыерга тора. Кундыру, ашату чираттан. Узган ел чират кайсы хуҗалыкта тукталган булса, шуннан башланып китә. Көтүче кергән йорт аларны иртүк ашатып, көндезгә ике ашарлык ризык биреп җибәрә. Хәзинәдә барын арурак итеп әзерлисе инде. Начар ашатсаң, башка кешедә кунганда сөйләүләре дә бар бит. Мунчасы булганнар әле көтүчеләр кайтышка мунчасын да ягып куя. Ни дисәң дә үз өеңдә, үз урын-җиреңдә кундырасы бар бит. Көндез ашар өчен ризыкларны аркаларына аскан биштәрдә йөртәләр. Чәй флягада яки пыяла шешәләрдә. Сәгать унберләрдә малларны туплауга алып төшәләр. Үзебезнең авылда да, башка күпчелек авылларда да сай гына булса да инеш, якын-тирәдә чишмә була иде. Коры-сары, сыерларның элеккеге көннән калып кипкән тәбикмәкләрен ягып җибәрәләр. Сыер малы тездән суга кереп, койрыклары белән чебен-черкине куып басып тора. Кайберәүләре чирәмдә ятып ял итә. Кәҗә малы гел качу ягын гына карый. Сыртларына чыбыркы эләккәч кенә тынычланалар.
Тормышлар бераз рәтләнгәч, килеп ялланучылар бетте. Көтү авыл халкының үзенә калды. Бу бик уңайлы түгел. Кемдер бик иртә кузгала, кайберләре, киресенчә, соңга кала. Чыга алганы үз гаиләсе белән чыга. Кечерәк балаларын ияртәләр. Хәллерәк тормышлы яки өлкән яшьтәгеләр авылның малай-егетләрен яллый. Аның үзенә күрә билгеле бер таксасы да бар иде. Үзең чыгасы көн җиткәндә һавалар бозылмаса ярар иде, дип борчыласың. Күп кенә авылның үсмер малайлары кешегә чиратка чыгып, уку әсбаплары, күлмәк-чалбарлык акча эшли иде. Малай-шалайга нәрсәсе бар инде аның. Тик менә иртән торуы гына авыр. Шул аркага аскан ризыклар басуда бик тәмле була. Көтүгә чыкканның икенче көнендә малай-шалай Сабантуй күреп кайтканнан ким кыланмый, мактаныша.
Күрше малае сөйләгәне истә калган. Күрше авылдан сатып алынган бер сыер бар иде. Гел үз авылларына качу ягын карый. Авылда моны бөтенесе дә белә, күз уңыннан ычкындырмыйлар. Теге авылда моның бәләкәй бозавы калган икән. Таналары да бозаулагач, моны сатканнар. Өлкәнрәк яшьтәге ике кеше чыккан көнне теге сыер тәки качкан бит. Кичкә элеккеге хуҗасы мөгезенә бау бәйләп яңа хуҗасына китергән. Бу малай чыккан көнне сыер тагын үз авылларына качмакчы булган. «Каеш чыбыркы белән бик нык ярдым, кичкә кадәр борын тишекләрен киңәйтеп, ачу белән карап йөрде. Соңыннан үзем дә жәлләп куйдым», – ди.
Бер күршебезнең сыеры көтүдә бозаулаган иде. Көтүченең берсе авылга кайтып, хуҗаларына хәбәр иткән. Кесә телефоннары заманы түгел бит. Ат җигеп, бозавын арбага салып, сыеры кырыйдан ияреп кайтканы истә. Беркөнне үз сыерыбыз да көтүдән көчкә атлап кайтты. Җилене шешкән, чәптереп сөте ага. Көтүгә чыгармыйча, ишек алдында дәваладык. Район үзәгендә яшәгәч ярый, үзебездә мал табибы бар иде. Көтү көткән кешеләрне гаепләп, әчелешле булып йөрмәдек. Шушы авылда бергә-бергә гомер итәсе бар бит. Аларның бик шук, сигез яшьләр тирәсендәге малайлары бар иде. Тик торганнан да урамда чыбыркы шартлатып йөри торган иде.
Биштәрең, флягаң булмаса, күрше-тирәдән алып торасың. Ләкин халык биштәргә аптырап тормады. Арыш капчыгының ике почмагына ике бәрәңге тыгып бәйләп, үзләре биштәр ясады.
Көтүнең иң каһәрле айлары көзге салкын, яңгырлы вакытлар. Ныклап яуганда көтү чыкмый, көне буе сибәләгән яңгырда эт булып кайтасың инде. Бер көне бер айга тора. Өстеңдә башлыклы кожан, аякларда кирза итек. Ә барыбер күңелле булган ул чаклар. Халык бер-берсе белән көтү куганда, көтү кайтканда да аралаша иде.
Хәзер бөтен авылына 5-6 сыер. Казык кагып, авылга якын урыннарга бәйләп куялар, көне буе берничә тапкыр урынын алыштырып торырга кирәк. Маллар аз асралгач, печән, салам проблемасы юк анысы. Саламы чутсыз. Иренмәгән кешегә печәне дә җитәрлек, чап та киптереп өй. Халык баеды. Кибет тулы сөте, катыгы, мае, эремчеге. Тик менә сыйфаты ниндидер бит! Барыбер үткәннәр сагындыра...
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии