Исхакый кайтты. Бу юлы Кариев театры сәхнәсенә

Исхакый кайтты. Бу юлы Кариев театры сәхнәсенә

Яңа җитәкче килгәч, үзгәреш көтә башлыйбыз без. Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнгәч тә, бөтен игътибар аңа юнәлде. Ноябрьнең 30ында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасына барып, без дә үзгәрешләрне барлап кайттык.

Хәер, баруның беренче максаты үзгәрешләрне барлау булса да, спектакльгә кереп утыргач, ул максат икенче планга күчте. Беренче планга сәхнәдә барган тамаша чыкты. Исхакый дөньясына чумдык. Борынга хәтта Гает коймагы исе килеп бәрелгәндәй булды.

Гаяз Исхакый – татар театрын бик күп тапкырлар коткарган шәхес. Бик күп әсәрләре сәхнәләштерелгән. Бүген дә Камал театрында «Тормышмы бу?» дигән әсәре бара. Кариев театры репертуарына «Кәҗүл читек» керде менә. «Кәҗүл читек» – барыбызга да мәктәп программасы буенча яхшы таныш зур булмаган хикәя. Сюжеты бик гади: әтисе Әхмәдуллага Гает бәйрәменә кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә итә. Малай и көтә инде, и көтә. Калган иптәшләренә мактанырга да өлгерә. Ләкин әтисе алып кайткан читек Әхмәдуллага зуррак булып чыга. Баланың күңелен төшермәс өчен, әбисе аңа үзе кәҗүл читек тегеп бирергә вәгъдә итә. Исхакый әсәре болай тәмамлана: Әхмәдулла йоклагач, әбисе корым белән каз маен кушып изеп, шул катнашманы хатын-кыз читегенә сылый. Шулай итеп, иртәнгә «өр-яңа» кәҗүл читек әзер була. Ләкин аны киеп Гает намазына барган Әхмәдулла оятка кала: каз мае кояшта эреп ага, малайның хатын-кыз читеге кигәнен күрәләр. Әсәрне сәхнәләштерү өчен Нәзифә Кәримова әзерләгән. Ул финалны бераз үзгәрткән. Кариев театры куйган спектакльдә Әхмәдулла оятка калырга өлгерми. Әбисе аңа читек тегеп бирергә вәгъдә итә, хәтта күн тукыма да таба, малай исә иртәгә буласы Гает һәм яңа читек турында уйлап татлы йокыга тала – шуның белән шул. Хәер, әсәрдәгечә итеп куя башласаң, бик озакка китәр иде. Ә бит балалар бик озак бер урында утыра алмый. Шуңа күрә Кариев театры сәгать ярымлык кына спектакль әзерләгән дә инде. Җитәр-җитмәс калса, тәмлерәк тә була бит ул.

Зал тулы бала-чага. Спектакльнең яшь чикләве 6+ булгач, башлангыч класс укучылары да күп килгән иде. Шәһәр балалары – үзара урысча сөйләшәләр. Шулай да урысча синхрон тәрҗемә тыңлау өчен колакчыннар алмаганнар, димәк, татар балалары, татарча аңлый инде болар. Ләкин урысча сөйләшәләр. Кулларында – телефон. Ай-һай, артистлар боларны үзләренә каратып тота алырмы икән – залга кереп утыргач башка килгән беренче уй шул иде. Ләкин спектакль башланып, сәхнәдә азан тавышы ишетелүгә, бөтен зал шым булды. «Кәҗүл читек» әнә шулай бер шәкертнең азан әйтүе белән башланып китте. Гомумән, спектакльдә Гаетнең нәрсә икәнен гади тел белән бик үтемле итеп аңлаттылар. Кайвакыт балалар биргән сорауга нәрсә дип җавап бирергә белми аптырыйбыз бит. Спектакльгә алып килергә кирәк икән – синең өчен артистлар барысын да аңлатып бирә!

Бу спектакльдә сәхнә дә, тамашачы залы да юк иде. Дөресрәге, алар берләште – икесе бер булды. Артистлар рәхәтләнеп тамашачы залына да төште, сәхнә артыннан түгел – тамашачы керә торган ишекләрдән чыктылар. Шул рәвешле тамашачы да спектакльгә катнашып китте. Ә тамашачының күпчелеге бит – балалар. Аларга уенга катнашу кирәк тә бит инде! Шуңа күрә спектакль дәвам иткән сәгать ярым вакыт эчендә балалар телефоннарына кагылып та карамады – алар артистлар белән бергә «уйнады», үзләре дә спектакльдә катнашты. Ә ахырдан озаклап кул чаптылар. Артистларга, режиссерга гына түгел, үзләренә дә.

Үзгәрдеме икән, дигән уй белән барган идек бит Кариев театрына. Үзгәргән. Яшәргән. «Кәҗүл читек» әсәренә яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаны җәлеп иткәннәр. Мондый дәрәҗәдәге спектакльне әзерләүдә беренче тапкыр катнашуы әле Миләүшәнең. Төп рольне – Әхмәдулланы – быел гына театр училищесын тәмамлаган Ләйсән Закирова башкарды. «Үземнең шәкертем – кечерәк буйлы, җыйнак гәүдәле Ләйсән Закирова бу рольгә бик туры килеп тора. Ул импровизациягә бай, дини яктан тәрбияле, ачык күңелле, яңалыкка омтылучан, кызыксынучан актриса. Рольне бер дигән итеп башкарып чыкты. Нишләп кыз бала уйный икән, дигән сорау да тумады. Спектакльдә ул – бала. Бала бала инде ул, аның кызмы-малаймы икәне мөһим түгел. Хикмәт актрисаның осталыгында, үз роленең асылын аңлауда», – дип сөйләгән иде режиссер Ренат Әюпов журналистларга. Премьерадан соң, сәхнәгә баш ияргә чыккач, Ләйсәнне йомшак кына итеп иңеннән кочып, тамашачы каршысына алып килде Ренат әфәнде. Тагын бер тапкыр аны уңышлы башкарган беренче зур роле белән котлады. Яшьләргә шундый җылы мөнәсәбәт булганда, бу театрның киләчәге өметле әле.

Фәнзилә МОСТАФИНА

P.S. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән Чуашстанда узган «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулап кайтты. «Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә шушы спектакле өчен режиссер Ренат Әюпов җиңүче дип табылды. Ә спектакльдә төп рольне башкарган Булат Гатауллин махсус диплом белән бүләкләнде.

Фестиваль Чуашстан республикасының Мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министрлыгы, шулай ук Русия һәм Чувашиянең Театр әһелләре берлекләре ярдәме белән оештырылган иде.

Сәхнәдә Башкортстан, Татарстан, Марий Иле һәм Чувашиянең театр коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итте.

Комментарии