«Түбә ябып йөргәндә, Канадага чакырып шалтыраттылар»

«Түбә ябып йөргәндә, Канадага чакырып шалтыраттылар»

Үзе әйтмәсә, оригиналь жанрда биюче артист Шамил ГАЛИЕВка 52 яшь биреп тә булмый. Хәер, биографиясе яшен «сата». Шушы гомерендә кемнәр белән генә эшләмәгән дә, кайларда гына йөрмәгән ул! Татар дәүләт филармониясенең «Музыкаль балаган» төркемендә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Азат Тимершәехләр белән концертлар куеп йөргән, 18 ел Мәскәүдәге «Лилипутлар циркы»нда эшләгән, Голливуд фильмында төшкән, 44 яшендә Канаданың танылган «Дю Солей» циркына эшкә чакырылган. Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туып үскән нәни генә (аны авылдашлары да шулай дип йөртә!) Шамил бөтен дөньяны әйләнгән.

3нче февральдә Шамил Галиевка 52 яшь тулды. Артист белән күрешеп, шушы 52 еллык гомерне сүтеп утырдык.

– Шамил абый, сезнең үзенчәлекле булып туу тарихын беләсе килә.

– Өч яшемдә үсүдән туктаганмын мин. Без гаиләдә дүрт бала, абыйларым да, сеңлем дә зур гәүдәлеләр. Нәселдә кечкенә гәүдәле бер мин генә. Ләкин үземнең кечкенә икәнлегемне бервакытта да сизмәдем. Сиздермәделәр дә. Әти-әнидән дә, туганнарымнан да, укытучылардан да, классташлардан да уңдым. «Син кечкенә буйлы», – дип берәүнең дә кимсеткәне булмады. Киресенчә, «Шамил, син зур, син акыллы», – дип үсендереп тордылар. Шуңа күрә миндә психологик травма калмады, беркайчан да кимсенеп, кечкенәлегемнән оялып яшәмәдем. Яхшы укыдым, кечкенәдән биедем. Зур буйлы кешеләрне, йодрык белән булмаса, акыл белән җиңә идем. Миңа көч әтидән күчкәндер. Ул бик матур итеп тальянда уйный иде, артистлык сәләте дә аннан бирелгән. Ә акыл – әнидән.

– Шулай да буйның кечкенә булуы кыенлыклар тудырмый калмагандыр…

– Беренче тапкыр буйның кечкенәлеген 16-17 яшьләрдә сиздем мин. Борынга кызлар исе керә башлаган вакыт. Бөтен иптәшләр кызлар белән йөри, минем дә йөрисе килә. Матур кызлар шулхәтле күп! Ләкин кызлар зур, минем буй кечкенә. Шул вакытта бераз төшенкелеккә бирелеп алган идем.

Икенче кыенлык Казанда көтеп торган икән. Мин укырга килгәндә, Казанда группировкалар чәчәк аткан вакыт иде. Урамда күрсәләр: «Лилипут, карлик», – дип үртиләр. Тик якыннарым: «Шамил, игътибар итмә син аларга, аларны тыңлап үз-үзеңне генә рәнҗетәсең», – дип кабатлап тордылар. Үсендереп торучылар күп булганда, буй кечкенәлеге онытыла. Ә минем тормышта яхшы кешеләр күбрәк булды.

– Кечкенәдән биедем, дисез. Артист булам, дип үстегезме?

– Юк, артист булу хыялы юк иде. Артист булу өчен буй кирәк дип уйлыйм бит. Мәктәпне бетергәч, сәгать төзәтү остасы һөнәрен үзләштердем. Минем кебекләргә башка һөнәр юк иде чөнки. Бер дә тик утырмадым үзем: театр түгәрәгенә дә, «Тасма» берләшмәсе каршында оешкан бию түгәрәгенә дә йөрдем. Шунда хореограф Таһир Латыйфуллин мине биергә өйрәтте. Мәскәүләргә кадәр барып эшләрлек итеп үстергән кеше ул мине! Артист буласым язылып куелган булгандыр: берсендә баянчы Фәрит абый Хатыйпов күреп алып, Филармониягә чакырды. Шулай итеп, минем артист тормышы башланды. Авылдан авылга концерт белән йөрдек. Әлфия апалар, Илһам абыйлар сөйләгән «трактор арбасына утырып гастрольгә йөрүләр» безгә дә эләкте әле ул! Авылларда: «Кара нинди кечкенә биюче килгән безгә!» – дип каршы алырлар иде. Артистлар: «Кечкенә биюче түгел ул Шамил, сәхнәдә ничек бөтерелгәнен күрсәгез сез аның!» – дип мине яклый. Һәм чынлап та халык минем биегәнне шаккатып карый торган иде.

– Трактор арбасында концерт куеп йөргән җирдән Мәскәү циркына эләгү ничек булды соң, Шамил абый?

– Әлеге дә баягы тик утыра белмәвем «гаепле» инде. Мине күреп алып, Мәскәүгә чакырдылар. Үзем кебек кечкенә кешеләр белән «Мини Мюзик-холл» лилипутлар төркемендә эшләдем. Әле бит Филармониядә дә эшлим, Мәскәү белән Казан арасында йөрдем шулай. 18 ел эшләдем Мәскәү циркында. Өйрәтүчеләребез бик шәп иде. Кызганыч, ул коллектив таркалды. Шулай да бергә эшләгән артистлар белән һаман да аралашып торабыз.

Әле шул Мәскәүдә эшләгәндә Голливуд фильмында төшәргә дә өлгердем бит! Винс Вон, Пол Джиаматти, Кевин Спейси, Рэйчел Вайс, Кэти Бэйтс, Миранд Ричардсон кебек танылган артистлар катнашкан «Фред Клаус, брат Санты» комедиясендә эльф ролен уйнадым. Өч ай буе Америкада яшәп, фильм төшердек.

– Мәскәү белән генә дә чикләнмәгәнсез бит әле, Канаданың «Дю Солей» циркына ук китеп баргансыз!

– Анысы болай булды. 2011нче елда Слава исемле дустым шалтырата. «Интернетта белдерү чыккан, «Дю Солей» циркына кечкенә буйлы кешеләр эзлиләр, гариза тутырып җибәреп кара әле», – ди. Мин бит компьютерны белмим, дим. Алган гына вакыт. Шуннан Слава мине өйрәтте, бергәләп гариза тутырып җибәрдек. Икебезне дә Мәскәүгә кастингка чакырдылар. Бөтен Русия буенча, Украинадан, Беларусиядән 25 кеше җыелган идек. Шулар арасыннан бер мине генә «Дю Солей»га алдылар! Аны башта ук әйтмәделәр, Мәскәүдән кайтып, берничә ай үткәч кенә шалтыратып әйттеләр. Хәбәр килгәндә мин авылда – мунча күтәрүдә осталарга булышып, түбәдә йөри идем.

Шулай итеп, 44 яшемдә «Дю Солей»га килеп эләктем. Ул бит дөнья күләмендә танылган цирк. Анда бию белән генә булмый, акробатик номерлар да күрсәтергә кирәк. Мин акробат түгел бит, профессиональ белемем дә юк, дидем. «Анысына үзебез өйрәтәбез. Безгә диплом кирәк түгел, сәләт булуы кирәк», – диделәр. Һәм чынлап та өч ай дигәндә мине акробатик чыгышлар ясарга өйрәттеләр. Күктә очарга, кулда йөрергә, тагын әллә нәрсәләргә өйрәттеләр. Шуннан гастрольләргә чыгып киттек. Европаны аркылыга-буйга йөреп чыктык, Бразилия, Аргентиналарда чыгыш ясадык. Чит илгә бару авылга кайткан кебек кенә инде миңа. Өч ел ярым эшләү насыйп булды миңа «Дю Солей»да.

Бөтен дөнья буенча җыелган артистларга Татарстан, Казан турында сөйли, Зөлфәт Хәким җырларын тыңлата идем. Кая гына барсам да, кайда гына эшләсәм дә, минем татар икәнне белеп тордылар.

– Бездә «Беренче канал»га барып җырлап кайтучыларга да атказанган артист исемен бирәләр, бөтен дөньяны йөреп кайткан, дөньякүләм танылган циркта эшләгән кеше халык артисты исемен йөртергә тиеш кебек…

– Атказанган артист исемен дә 2017нче елда гына алдым әле мин. 2015нче елда сәхнәгә чыкканыма 25 ел иде, Филармониядә иҗат кичәмне үткәрдем. Шунда барысы да: «Бәтәч, Шамил абый, синең әле атказанган исемең юкмыни?» – дип аптырады. Филармония директоры Кадим Нуруллин: «Шамил абый, синең бу исемең булырга тиеш, документларыңны җыеп алып кил әле», – диде. Бөтен документларны җыеп алып килеп биргәч тә ике елдан артык көттем әле мин бу исемне.

Исем алгач, бик шатландым. Күңелем үсеп китте. Тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булды бу миңа. Мин бервакытта да дан өчен, исем өчен эшләмәдем. Гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Ә шул эшеңне башкалар да күргәч һәм тиешенчә бәяләгәч, бик рәхәт икән! Сәхнәдә үз-үземне күрсәтә алдым, шуның белән горурланам. Әни дә: «Син үз юлыңны таптың, улым!» – дип кабатлап тора.

– Шамил абый, сүз саен диярлек «Гөлнарам» дип кабатлап торасыз, хатыныгыз белән танышу тарихын да сөйләгез әле.

– Мәскәүдән кайткач, Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән эшләдем мин. 2009нчы елның ноябрендә Әтнә районына Азатның туган авылына концерт белән кайттык. Шунда: «Шамил абый, бер кыз бар», – дип, Гөлнара исемле кызның телефонын бирде миңа болар. Казанга кайткач, мин моңа шалтыраттым. Алмады. Икенче тапкыр шалтыраттым – «недоступен». Булса – була, булмаса – юк, дип өченче тапкыр шалтыраттым. Алды бит трубканы! Сөйләштек, шул ук көнне эшеннән каршы алырга бардым. Соңыннан Гөлнара: «Мин сине күргәнче үк килүеңне сиздем. Минем кеше икәнеңне аңладым», – диде. Бик ошаттым моны, озата кайттым. 22нче декабрь иде бу. Ә 31нче декабрьдә Фазлыевлар белән бергәләп Яңа елны каршы алдык. Шуннан соң ике ай тирәсе генә йөрдек тә зурлап никах укыттык, туй иттек. Быел гаилә корганга 9 ел менә.

Гөлнарамны 42 яшемдә таптым. Дөресен генә әйткәндә, өметемне өзә башлаган идем инде. Ә өйләнәсе бик килә иде. Аллаһы Тәгаләдән: «Миңа берәр әйбәт хатын бир инде!» – дип сорый идем. Менә Гөлнарамны бирде!

– Ай-яй, бигрәк яратасыз икән үзен!

– Ә сез аның мине ничек яратканын белсәгез! Минем өчен үлеп тора. Эштән якты йөз, тәмле ризык белән каршы ала, «матурым» дип кенә тора. Бер-беребезне аңлап яшибез. Күз генә тимәсен!

– Шамил абый, сез гел елмаеп кына торасыз, гел шат күңелле. Нүжәли бер проблемагыз да юк сезнең?

– Һи-и, муеннан!

– Ә ничек гел шулай шат күңелле булып кала аласыз?

– Мин тормышны яратам. Тормышны яраткач, Аллаһы Тәгалә дә миңа биреп кенә тора. Артык күрмәсен иде инде, дим. Яраткан эшем бар, хатыным бар, фатирым бар, сәламәтлегем бар, әнием исән-сау. Әни 80 яшен тутырды, җай чыккан саен янына кайтырга тырышабыз. «Дю Солей»дан кайткач, авылда йорт салып чыктым мин. Яз башлаган идем, көз бетердем дә. Авылдашлар: «Нәни генә Шамил кайтты да, бер сезон дигәндә йорт җиткезеп чыкты, без өчәр ел салып бетерә алмый ятабыз», – дип сөйли инде.

Бөтен эшне беләм. Авылда кечкенә генә бензин пычкысы, үземә җайлаштырып ясалган чалгым бар. Утынын да кисәм, печәнен дә чабам. Тик утырган кеше тиз картая ул. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яшим. Иртә белән көн саен физкультура ясыйм. Яшьләрдән калышмаска тырышам, алардан өйрәнәм. Ходай биргән хәтле эшлисе, ә аннары балалар өйрәтәсем килә. Үзем кебек берәр артист әзерләп калдыра алсам, хыялым тормышка ашачак!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии