Сабантуйга барыргамы?

Сабантуйга барыргамы?

(Тукайга охшатып)

– Кара, иптәш, сиңа килдем киңәшкә:

Барыйк микән, сабантуйга – көрәшкә?

Ни диярсең, әгәр мин: «барам», – дисәм,

Өскә матур, яңа киемнәр кисәм?

– Алай булгач, бар, дустым, чикмә ваем,

Күңел ачарга җай биргәч, Ходаем!

– Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,

Ярый ла сабантуй барса уңайга?

Әйтәләр: аның яме кимеп киткән,

Миллилеге дә шактый уңып беткән.

Имеш, хәзер «сука» бәйрәме икән,

«Праздник плуга» сүзе йөри ди күптән.

Шулай булгач, нигә мин анда барыйм,

Ничек чыдап, көрәш мәйданын карыйм?

– Алайса, һич көчләмим, көйсезләнмә,

Барыйм микән, юк микән дип сөйләнмә!

– Шулай димсең? Шулаен ул шулай да,

Барыргамы: карамый айга-вайга?

Әгәр мәйдан шау килеп, гөрләп торса,

Өстәвенә матур кызлар күп булса?

Фәрештә күк алдыңда көлеп торса,

Вә, туптай, кочагыңа ул атылса?

– Алай булгач, бармый калма син һич тә,

Ходай ярдәм итсен сиңа бу эштә.

– Сабантуйны: «башкирский», – дисәләр,

– «Бисмилля», – дип, русча сөйләп китсәләр?

Бу хәлләрне мин ничек түзеп карыйм,

Җитте, дустым! Бармыйм булгач, мин бармыйм!

– Соң алайса, бармасаң, барма, ярар,

Килгән халык синнән башка да карар!

– Әгәр анда татарча көрәшсәләр,

Әүвәлгечә, ташлар да күтәрсәләр?

Дәртле, чибәр хатыннар су ташыса,

Шап та шоп килеп, чүлмәкләр ватылса?

Шуларны күрми ничекләр түзәрмен:

Барыйм мин, кайткач, дусларга сөйләрмен.

– Алай булгач, ярар, дустым, барырсың,

Рәхәтләнеп, бер тамаша кылырсың!

– Ярый ла ул, бар да тәртипле үтсә,

Көн бозылып, яңгырлар явып китсә?

Микрофон тавышы булса бик көчле:

Күк күкрәгән, яшен чатнаган төсле?

– Алайса, дустым, барып та йөрмә син,

Ичмасам, шуларны күзләрең күрмәсен!

– Менә, иптәш, бу эшкә аптырыйм мин:

– Барам! – дип әйтүгә үк калтырыйм мин!

– Алай булгач, куша чорт, барып йөрмә,

«Киңәш бир», – дип, аптыратып йөдәтмә!

Әйтсәм әйтим, колак салсаң, киңәшкә:

Бәйрәмгә барасың бит, түгел эшкә!

Күңел ачып кайт, син, өйдә ятканчы,

Җырлап-биеп йөрерсең таң атканчы.

Елга бер килә безнең милли бәйрәм,

Анда узган вакыт булмас һич әрәм!

Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Татар илендә сабантуйлар


Изображение удалено.Изображение удалено.

Изображение удалено.Изображение удалено.
Арча районы Түбән Оры авылы мәйданын орып яугалап торган яңгыр да туктата алмады

Изображение удалено.Флера апа бүләге – җитезлектә отачак хуҗасын көткән әтәчкә генә яңгырдан моңсу иде бугай

Изображение удалено.
Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.

Нурлатта һәм Нурлат районының Яңа Әлмәт авылында Сабан туе гөрләп үтте

 

Комментарии