Татар халкы RAP аңлыймы?

Татар эстрадасында rap жанры 2000нче елларда барлыкка килде һәм халык арасында күп кенә сораулар, бәхәсләр тудырды. Бүгенге көндә исә, рэп-башкаручылар бихисап күп, әмма барысы да сәхнәгә «менә» алмый…

НИГЕЗ САЛУЧЫ ӘМИРХАН

Татар рэпына нигез салучы дип үзен «ШәКүр» дип йөрткән башкаручы Әмирхан Корбановны атау ялгыш булмас. «Дөнья тукта», «Мин сагынмыйм», «Минем заманам», «Ак калфак» (Илһам Шакиров белән дуэт) җырлары чын мәгънәсендә «хит»ка әйләнделәр һәм моңа сәбәп булып «ШәКүр»нең җырларында замана проблемаларын күтәрүе булгандыр. Башкаручы уйларын сыйфатлы, дөрес итеп шигъри юлларга сала белә, әмма аның кебек оста рэп башкаручылар эстрадада бармак белән генә санарлык.

ТЕГЕРМӘННЕ КЕМ ТУКТАТКАН?

Соңгы елларда Кактус, Jaa Lil, Libra, Ленар Яшен кебек рэп башкаручылар танылды. Татар яшьләре арасында рэп жанры бик популяр, шул сәбәпле төрле чаралар да уздырыла. Шундый чараларның берсе «Тегермән» дип аталган рэп-баттл, 2015нче елда уңышлы гына үткәрелгәч, быел да 26нчы ноябрь көнне яңа сезон көтелә иде. Чарада иң кыю рэп осталары бер кичкә танылган татар шагыйрьләренә әйләнеп, алдан иҗатын, фикерләрен һәм стилен өйрәнеп, сәхнәдә танылган татар шагыйрьләре булып чыгыш ясарга тиеш иделәр. Әмма чарага санаулы көннәр калып барганда, баттл булмый дигән мәгълүмат чыкты. Моның сәбәбен баттлны оештыручыларының берсе «Бөтендөнья татар яшьләре форум»ы җитәкчесе Тәбрис Яруллин: «Рэп берләшмәсеннән берничә катнашучы табылган иде, ләкин без тәкъдим иткән формат − «неформат» булган рэперлар өчен. Берләшмә аңа әзер түгел икән, көчләп оештырырга теләмәдек», – дип аңлатты.

ТАТАР «RAP»Ы ТУМАГАН ДА ӘЛЕ, ЯКИ САЛАВАТ БЕЛӘН РЭП

Яңа буын арасында да рэп белән мавыгучылар шактый. Шулар арасында соңгы арада социаль челтәрләрдә популярлык яулап килә торган башкаручы – Kepeer (чын исеме Илфир Җәләев), яшь репер бүгенге көндәге татар рэпының тормышы, «Тегермән» турында үз фикерләрен әйтеп китте.

Сәнгатьнең бу юлыннан ни сәбәпле китәргә уйладың? Татарча рэп башкаручының кайсысын үзеңә үрнәк итеп күрәсең?

– Башта җыр белән мавыгып киттем, тик соңыннан, яшьләр арасында рэп белән кызыксыну уянгач, үземне бу жанрда сынап карарга теләдем. Ә башкаручылар арасында үземә үрнәк итәрдәй кеше юктыр. Уңышка үз хаталарымда өйрәнеп ирешәсем килә һәм Салават Фәтхетдинов вокалы белән рэп яздыру турында хыялланам.

Планнар зурдан икән, бәлки клип төшерергә дә уйлыйсыңдыр?

– Әйе, дөресен әйтергә кирәк, клип төшерү турында уйлый башладым. Бәлки, бу ел ахырларында Gaa lim (Ирек Галимуллин) белән бергә иҗат иткән «Калыр йөрәк ярасы» җырына төшерелгән клибыбызны да күрергә насыйп булыр.

Синеңчә татар рэп культурасы бүген нинди хәлдә һәм аның яшәргә өмете бармы? Һәм татар рэпын үстерү өчен нишләргә кирәк?

– Минем уйлавымча, татарча рэп тумагандыр да әле ул. Татар халкы традицион культурасы белән бергә яңа жанрларны да кабул итә белми әлегә. Ә рэпны татарлар арасында үстерер өчен төрле чаралар, баттллар, мастер-класслар уздыру яхшы булыр иде. Һәм «Тегермән»нең уздырылмавы бик кызганыч, мин шәхсән үзем бик теләп катнашыр идем.

Әйтеп китәргә кирәк, яшь рэперларны продюссерлар үз канатлары астына алмасалар да, бу жанрда иҗат итүчеләр социаль челтәрләр ярдәмендә үз аудиторияләрен туплый һәм яшьләр арасында мәхәббәт яулый, әмма эстрадага юлны таба алмыйлар.

Айсылу ХАФИЗОВА,

КФУның татар журналистикасы

кафедрасының 1нче курс студенты

Комментарии