Хәмзинлек дигән сыйфат бар…

Хәмзинлек дигән сыйфат бар…

Сентябрьдә Алмаз ХӘМЗИНгә 70 яшь тулды. Бернинди һөнәрен дә аерып күрсәтмичә, исем-фамилиясен генә яздык, чөнки халыкка шунысы да җитә – аны беләләр. Ә һөнәрләре бихисап аның: җырчы да ул, шагыйрь дә, юморист та, пародияләр остасы да, композитор да, журналист та, укытучы да, аз гына төзүче һәм хәтта авыл хуҗалыгы белгече дә. Үзе әйтмешли, эшли белмәгән, тотынып карамаган эше юк. Һәм Алмаз абый белән сөйләшә башласаң сүз бетми. Ә без шулай да аның язмышын билгеле бер калыпка салырга булдык әле. 70 еллык вакыйганың 7 төп вакыйгасын аерып алып, шулар турында гәпләштек.

ТУУ

Бервакыт авылдашым, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйтеп куйган иде: «Мин тугач, Алмазның әтисе, карале, Разилгә иптәш кирәк бит, болай булгач булмас, дигәндер…» Һәм 9 ай үткәч, мин дөньяга килгәнмен. Чыннан да, бергә үстек без Разил белән, бер класста укыдык, бергә Казанга чыгып киттек. Хәзер дә якын дуслар.

Без гаиләдә дүрт малай, мин – иң олысы. Әни укытучы. Ачуы килгән чакта, өлгерә алмаганда әйтеп куя: «Ичмасам син, олысы, кыз булып туган булсаңчы…». «Юк, юк, әни, кирәкми, үзем бөтен эшне эшлим», – дим дә ялт иттереп урын җирне җыештырып куям, идәннәрне юып чыгарам. Бик пөхтә булып үстем.

Әти партком секретаре булып эшләде. Буш вакытында әнигә дәрес өчен кирәк булган рәсемнәрне ясаша. Атлар ясый, сыерлар, өйләр ясый. Шул хәтле оста итеп ясый минсиңайтим, мин суларга да онытып карап утырам. Әти: «Син сулыйсыңмы соң, улым?» – дигәч кенә сулап куям. Рәсем ясау сәләте миңа да күчкән. Пумала тотканым булды минем, тик ул эшкә вакыт таба алмадым. Рәсем ясау гомерлек хыялым булып калды.

Балачактан бер вакыйга хәтергә уелып калган. Бәрәңге алабыз. Малайлар урамга, уенга ашыга бит инде. Энекәшләр кечкенә әле – уеннан башканы белмиләр, минем дә тизрәк чыгып таясы килә. Әти бәрәңгене күп итеп казып киткән. Берзаман кап-кара булып яңгыр болыты килә башлады. Яңгыр астында калса, бәрәңге әрәм була, дип, әни ашыга-ашыга чүпли. Ә мин һаман урамга каерам. Әни миңа түзде-түзде дә, бакчада үсеп утырган көнбагышны төбе-тамыры белән йолкып алып, сыртыма китереп торып салды. Мин тотындым бәрәңге җыярга, урам онытылды. Бу хәл мине шундук акылга утыртты, әнигә карата да хөрмәт уятты.

КАЗАНГА КИЛҮ

1965нче елда, пароходка утырып, Казанга килдек. 11не бетергән хөрмәткә кунакта йөри идем. Әти авылга чакыртып кайтарды. «Мин синең документларыңны авыл хуҗалыгы институтына биреп җибәрдем бит инде, бар тизрәк, соңга каласың», – ди. Минем анда барасы килмәгән иде шул. Ичмасам Алабуганың мәдәни-агарту училищесына булса да барырмын дигән идем. Ә әтинең мине авыл советы рәисе итеп күрәсе килде…

Шулай итеп, Казанга килдек. Разил университетка керде. Мин – авыл хуҗалыгы институтына. Начар укымадым үзе, тик күңелем бер дә тартмады. Ел ярым укыгач, укудан чыгарыгыз, дип гариза язып керттем, укырга йөрми башладым.

Тамакны ничек тә булса туйдырырга кирәк бит. СМУ-3кә барып кердем (төзелеш-монтаж идарәсе. – Авт.). Өйрәнчек итеп алдылар. Тик хезмәт хакы түләмиләр. Ул вакытта цирк төзиләр иде. Шимбә-якшәмбе мин дә шунда эшлим, аның өчен көненә 6 сум акча түлиләр. Атнасына 12 сумга ачлы-туклы яшәдем. Ә атна буе эшләгәнгә акча юк. Болай яшәсәм, ачка үләсе идем – тоттым да киттем. Төзелеш институтына кичке бүлеккә укырга кердем. Тик монда армиядән калып булмый иде инде. Акыл кермәгәч, хезмәт итеп кайтасың инде, дидем дә армиягә китеп бардым. Тулы булмаган югары белемем булуы, матур язуым һәм тыныч холкымның файдасы тиде – Грузиягә космик гаскәрләргә «секретка»га алдылар.

Хезмәт итүнең актык көннәрендә Казаннан газета җибәрделәр. «Педагогика институтының музыка факультеты, 4 ел укыйсы» диелгән. Ә миңа тизрәк укып бетерергә кирәк бит! Кайтуга кабул итү комиссиясенә бардым. Әзрәк баянда уйныйм, бас ягын качырып кына уйнап күрсәттем, «да-а, неважно» диделәр. Бии беләсеңме, диләр. Беләм, дим. Күн итекләр кигән алыптай гәүдәле егетне биетеп тормадылар инде, кирәкми, дип кул гына селтәделәр. Аптырагач: «Җырлый беләсеңме соң ичмасам?» – дип сорап куйдылар. Илһам Шакировка охшатып җырлап күрсәттем боларга. Булды, алабыз, диделәр. Декан белән сөйләшеп, мине хорга алырга күндерделәр. Мин анда музыкаль белемсез бердәнбер кеше булганмындыр, мөгаен.

ТАНЫЛУ

Армиядә марш-бросок дип аталган 6 километрга йөгерү бар иде. Мин гел икенче киләм монда, туп кебек түгәрәк хохол малаен узып булмый. Бервакыт йөгергәндә багана башындагы динамиктан татарча җыр ишетелә! «Айныдым да, сөенеп туялмыйча, тагын сине искә төшердем», – диде дә җыр өзелде. Дәвамын ишетеп бетерү өчен бөтен көчемә йөгердем дә теге хохол малаен тәки узып киттем бит.

Диктор: «Җырны Казандагы «Саз» ансамбле башкарды», – дигән иде. Армиядән кайтуга, бу ансамбльне эзләп табып, репетициясенә бардым. Бер көн бардым, бер атна, бер ай. Ансамбль җитәкчесе Рәфкать Гомәров: «Кызлар, бу егет кайсыгызны озата соң?» – ди. Беребезне дә озатмый, килә дә китә, диләр кызлар. Ә мин боларның җырлаганын тыңлар өчен йөрим. Шул хәтле матур җырлыйлар!

Берсендә Рәфкать Гомәров: «Сәхнәгә мен әле», – дип чакырып алды. Җырлыйсыңмы, ди. Җырлыйм, дим. «Гел елмай, гел кара күзләремә» дигән җырның бер куплетын белә идем, шуны җырлап күрсәттем. «Булды бу, бара! Иртәгә җитен комбинаты клубында концерт була, шушы җырыңның өч куплетын да ятлап кил», – диде Гомәров. Ятлап килдем, җырладым. Кул чаба-чаба өч тапкыр чакырып чыгарып җырлаттылар. Шуннан соң «Саз» ансамблендә даими рәвештә йөри башладым. 13 ел җырладым мин анда.

ӨЙЛӘНҮ

32 яшь тулды – мин әле һаман өйләнмәгән. Тулай торакка кайтам да, түшәмгә карап ятам. Өйләнсәң ничек булыр да тормыш, өйләнмәсәң ничек булыр икән, дип уйланам. Җайлы гына өйләнмичә генә яшәргә мәллә, дигән уйлар да килеп киткәли. Тора-бара: «Юк, булмас. Әти ачуланыр иде. Нәсел булырга тиеш», –дигән сыек кына уйлар килә башлады. Әйдә, кеше күргәнне без дә күрербез, өйләнергә кирәк, дигән карарга килдем.

Карарга килү белән генә булмый – өйләнергә кызы юк бит әле аның. Ансамбльдәге кызларның барысы да чибәр, барысының да егете бар. Бервакыт «Саз»га бер яңа кыз килде. Бер карауда гашыйк булдым мин моңа. Туры килү-килмәвебезне ачыклау өчен нимес формуласын өйрәндем. Миңа 32 яшь булса, нимес формуласы буенча моны 2гә бүләсе һәм килеп чыккан санга 8не кушасы. Димәк, минем парыма кимендә 24 яшь булырга тиеш. Ә бу кызга – 25. Нимес формуласы буенча туры киләбез. Тик эш формулада гына түгел бит әле. Үзе нәрсә әйтер… Тулай торакка хәтле озата кайтам, рәхмәт, ди дә кереп китә. Егетем бар, ди. Минем филармониядә эшләгән чак. Бераз гастрольдә йөреп кайтабыз да тагын «Саз»га барам, тагын моны озата кайтам. Егетем бар, дисә дә, бер дә күренми бит әле. Миңа кияүгә чыгасыңмы, дим, юк, ди. Гастрольдән кайтам да, әле кияүгә чыгарга риза булмадыңмы, дим. Озак сөйләшеп тору юк: озата кайтам да, соравымны бирәм дә, ул «юк» дигәч кайтып китәм. Берсендә гадәт буенча: «Миңа кияүгә чыгарга риза түгелме соң әле?» – дип сорап куйдым. Эндәшми бу. Шулай торды-торды да: «Риза!» – ди. Менә сиңа кирәк булса! Мин үзем әзер түгел бит әле!

Үземне кулга алдым да: «Минем бер айга гастрольгә барып кайтасым бар. Мин сиңа акча җибәрәм, үзеңә күлмәк, икебезгә дә балдаклар ал», – дидем. ЗАГСка гариза тапшырдым да Мамадышка гастрольгә китеп бардым, әйткәнемчә, акча җибәрдем. Мин кайткач, 5нче апрель көнне туй иттек. Менә шулай матур гына башланган тормыш һаман да матур гына дәвам итә.

БАЛАЛАР

Тормыштагы иң зур өч әсәрем – өч балам. Олысы Алия театр училищесында укыта, Тинчурин театрында да эшли. Тырышлыгын күреп, укыткан җирендә дә икешәр ставка бирә башладылар, театрга да чакырып алдылар үзен. Студентлар яныннан да китми, училище җитәкчелеге дә: «Искиткеч кыз тәрбияләгәнсез!» – дип, рәхмәт кенә әйтеп тора.

Икенчесе – улым Адель. 10-11нче классларны укырга мин аны авылга алып кайттым. Махсус! Хәзер үзебезнең татар сәнгатенә хезмәт итә: менә дигән аранжировкалар ясый, тавыш яздыру остасы. Мактыйлар. Зур эшләрне ышанып тапшыралар.

Кечкенәсе – Алсу. Әнисе: «Бөтенегез дә сәнгать юлыннан китмәс инде», – дигәч, икътисад һәм идарә итү институтында укып чыкты. Үзенә кияүне бик тиз тапты ул, хәзер ике бала үстерәләр. Киявебез бик әйбәт, аның белән бик дустанә мөнәсәбәттә без. Оныкларым – Сәет белән Сәминә. Бик яратам мин аларны. Яннарына бармый торсам, күңел төшә башлый. Озаграк килми торсам, Алсу шалтырата: «Әти, килеп кит, аларның җыры бар», – ди. «Бабай, ба-абай» дип җырлап йөриләр икән мине сагынгач. Рәхәт алар белән.

МАКТАУЛЫ ИСЕМ

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирделәр. Миңа аны «Саз»да йөргән вакытта ук бирергә теләгәннәр иде инде. Профсоюзларның хезмәт сараенда мәдәният эшләре белән шөгыльләнүче Хәмзә Арысланов дигән кеше: «Шул хәтле күп эшлисең инде син, бөтен союз буйлап йөрисез, давай, бирдерик әле сиңа исем», – дип, документларымны илтеп кайткан иде. Өстәгеләр никтер мине үткәрергә теләмәгән. Тәки ачыклый алмадык без моның сәбәбен.

Филармониядә эшләгәндә бу сорау тагын күтәрелде. Документларымны илтеп тапшырганнар. Тик тегендә төзәтмәләр керткәннәр дә, «заслуженный работник культуры» биреп куйганнар. Моны белгәч, Илһам абый Шакировлар миңа: «Йөрмә әле монда, «засраб», – дия башладылар – шулай кыскартыла бит. Бик гарьләндем инде моңа. Министр янына бардым да: «Мин бу исемнән баш тартам. Мин профессиональ коллектив белән эшлим. Мондый исем биргәнче, бөтенләй бирмәүләре яхшырак. Әгәр лимит буенча бирәсез икән, мин лимитны алмыйм, лаеклырак берәрсенә бирегез», – дидем.

Байтак еллар үтте. Менә филармониядә минем 60 яшьлекне билгеләп үтәбез. Кичә башланыр алдыннан гына хәбәр килде: Фәрит Мөхәммәтшин да киләсе икән. Килде бу, мине котларга сәхнәгә чыкты. «Менә бу кешенең бер мактаулы исеме дә юк икән, – ди халыкка, миңа төртеп күрсәтеп. – Ул бит аның белән мактанып йөри, минем исемем юк, ә бөтенесеннән дә шәбрәк эшлим, ди. Ә хурлыгы безгә. Без кешене бәяли белмәгән булып чыгабыз бит. Берәү булса ишек төбеннән китмәс иде, ә ул, миңа исем бирегез, дип ник бер килеп карасын». Шуннан миңа «атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелүен хәбәр итте, Алмаз Хәмзин моңа күптән лаек, диде. Халык котырып кул чаба башлады. Фәрит Хәйруллович шул чакта астан гына миңа бер әйбер суза: «Мә, монысын да ал», – ди. Теге «засраб» бүләге икән. Эзләп тапканнар тәки!

ХӘЗЕРГЕ КӨН

Әти партком секретаре булды дигән идем бит. Бик гадел кеше булды ул. Сугыштан аяксыз кайткан, инвалид. Шулай да беркайчан да сер бирмәде, зарланмады. Дөреслеген исбатлый, исбатлый алмаса, партбилетын ташлап кайтып китәр иде. Һәм ул билетын шул ук көнне алып килеп бирәләр. Чөнки терлекчеләр, механизаторлар, лозунг тотып: «Безгә Хәмзинны кайтарыгыз!» – дип дулый башлый. Пенсиягә чыккач кына: «Булды, балалар, хәзер үзегез теләгәнчә йорт та сала аласыз», – диде. Әти партком секретаре булып эшләгәндә өйгә әйбер ташырга, төзергә ярамады.

Мин, әти кебек була алсам ярар иде, дип тели идем. Булырга тырыштым кебек. Хәмзин фамилия гына түгел, сыйфат ул. Гаделлек, туры сүзлелек, төгәллекне билгели торган сыйфат.

Бүген үземә, якыннарыма һәм, гомумән, бөтен кешегә дә сәламәтлек кенә телим. Минем әле эшлисе эшләрем бар. Килеп чыккан шушы вазгыятьтә кайныйсым, чыгып китәсем, халык арасында йөрисем килә. Рәхәт миңа анда. Үзем тудырган дөньяда яшәве рәхәт. Үзеңә ошаган мохитне тудырып, аны башкалар белән дә бүлешә алсаң, шуңа ни җитә!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии