Әтнә театры икенче тапкыр «Бәхет кошы»н тотты

Әтнә театры икенче тапкыр «Бәхет кошы»н тотты

Моңарчы татар театрында берьюлы 56 бала катнаша торган спектакль булганы юк иде кебек. Хәзер бар. Бу җаваплы да, катлаулы да эшкә Галиәскәр Камал исемендәге академия театры да, республиканың зур шәһәрләрендә урнашкан башка дәүләт театрлары да түгел, кечкенә генә Әтнә дәүләт драма театры алынган.

Әтнә театры кечкенә дә төш кенә ул. Кечкенә – чөнки авыл җирлегендә урнашкан. 3 мең тирәсе генә кеше яши торган тагын кайсы торак пунктта дәүләт театры бар әле?! Татарстанда гына түгел, Русиядә дә юк андый башка театр. Ләкин тарихы ягыннан караганда, бер дә кечкенә түгел ул. 2018нче елда Әтнә театры оешканга 100 ел булды. Әлбәттә, ул төрле чорлар кичергән, дәүләт театры статусын да 2011нче елда гына алган. Ләкин бит бездә барлыкка килү вакытын нигез ташы салынган көннән үк санау гадәте бар. Ә нигез ташы 1918нче елда ук салынган Әтнә театрына. Һәм менә шушы бер гасырлык юбилей уңаеннан әтнәлеләр гадәти булмаган премьера әзерләгән.

Әсәр «Бәхет кошы» дип атала. Безнекеләрнеке түгел, француз телендә иҗат итүче Бельгия язучысы Морис Метерлинкныкы. Спектакльнең гадәти булмавы катнашучылар саныннан ук күренеп тора. Берьюлы сәхнәдә 76 кеше уйный, шуның 56сы – балалар. Кечкенә Әтнә өчен бигрәк тә зур күренә бу саннар. Ә инде шул 76 артистны бер сәхнәдә күз алдына китереп карасаң…

Гадәти булмавының тагын бер билгесе – спектакльнең музыкаль булуы. Ягъни «Бәхет кошы»нда җыр белән бию үрелеп бара, шул ук вакытта бу концерт та түгел – спектакль. Димәк, әтнәлеләр татар театры тарихына чыннан да яңа сәхифә язарга җыена.

Йөз еллык юбилейга ни өчен үзебезнең берәр язучының әсәрен куймаганнар, дигән сорау туарга мөмкин. Моның да хикмәте бар. Чынлыкта, әтнәлеләр «Бәхет кошы» турында күптәннән хыяллана икән инде. Журналистлар белән очрашу вакытында Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин болай дип сөйләде: «Мин театрга 2015нче елда эшкә килдем. Һәм беренче көнне үк театрның олпат артисты – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин миңа үзенең хыялын сөйләде: Метерлинкның «Бәхет кошы» (урысчага «Синяя птица» дип тәрҗемә ителгән, шул исемдә совет-америка музыкаль фильм-әкияте дә бар. – Авт.) әсәрен сәхнәгә чыгарасы килә икән. Шул көннән алып, без бу идея белән янып яшәдек. Йөз еллык юбилеебызга, ниһаять, сәхнәгә чыгара алдык». Театрның баш режиссеры, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Фазлыев исә: «Ленур Илфирович 2015тә генә бу идея белән яна башлады, ә без инде аңарчы ук «Бәхет кошы»н кую турында хыяллана идек», – дип өстәп куйды. Ничә еллар буе хыялда йөртерлек булгач, дөрестән дә гадәти генә спектакль түгелдер инде бу.

Шунысы кызык: Әтнә театры «Бәхет кошы»н бер тапкыр «тоткан» булган инде. Моннан 100 ел элек! Әтнә театры 1918нче елда куйган иң беренче спектакль «Бәхет кошы» дип аталган. Дөрес, бу спектакльләрнең исемнәре генә бер төрле, чынлыкта икесе ике әсәр буенча куелган. Ләкин Әтнә театрының «Бәхет кошы»н ике тапкыр тотуы хак.

Изображение удалено.Идея тормышка аша: Марат Хәбибуллин пьесаны татарчага тәрҗемә итә. Акча да табыла: «Бердәм Русия» партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» проекты (300 меңнән азрак кеше яши торган җирлектәге театрларга акчалата ярдәм күрсәтү проекты. – Авт.) кысаларында Әтнә театрына да акча бүлеп бирелгән. Спектакльне сәхнәгә чыгаруга ничә сум тотылганын әйтмәделәр, шулай да Ленур Зәйнуллин: «Бер костюмның бәясе 6-15 мең сум», – дип белдерде. Ә барлыгы 113 костюм тегелгән! Шуңа декорацияләрне дә өстәсәң, яхшы гына сумма килеп чыга.

Декорацияләр һәм костюмнар белән генә булмый, спектакльне әзерләүчеләр, сәхнәгә чыгаручылар да кирәк бит әле. Әтнә театры иң яхшы белгечләрне дәшкән. Биюләрне «Дорога из города» бию театрын оештыручы Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар куйган. Алар эстрада концертлары, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аша яхшы таныш. Музыканы композитор Юрий Федоров язган. Ул да татар эстрадасы аша таныш, бик күп татар җырчыларын җырлы иткән кеше. Ләкин соңгы вакытта татар эстрадасыннан юкка чыгып торган иде. Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов. Шигырьләрне һәм җыр текстларын шагыйрә Гөлүсә Батталова язган. Артистларга вокал дәресләрен исә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев бирә. Моңарчы аерым артистлар белән эшләгәне булса да, аның тулы бер театр труппасы белән эшләгәне булмаган икән әле. Шулай булгач, бу спектакль күпләр өчен беренче тәҗрибә.

Әтнәдә спектакльнең премьерасы 28нче декабрьдә булган. Тамашачы бик җылы кабул иткән, моны саннар да сөйли: Яңа елга кадәр премьераны 3 көн күрсәткәннәр, Яңа елдан соң – ике көн, бер көнне хәтта ике тапкыр күрсәтергә мәҗбүр булганнар – халык сораган. «Без премьераны гадәттә ике, күп дигәндә өч мәртәбә уйный торган идек», – ди режиссер Рамил Фазлыев. Ә монда алты тапкыр күрсәткәннәр!

Спектакльнең төп геройлары – балаларга килгәндә, спектакль уйнауга баш-аяклары белән чумганнар ки, хәтта телефон, планшетларын да онытып торганнар. «Иртәнге 9да репетициягә киләләр – телефонны калдырып керәләр. Кичке 9да кайтырга чыкканда гына алалар, көне буе телефонсыз йөриләр. Шул хәтле дуслаштылар, шул хәтле бирелеп уйнадылар, премьераның соңгы көнендә елашып та алдылар хәтта», – ди Ленур Зәйнуллин.

Әтнә театры «Бәхет кошы»н Казанга алып килә. Ул 27нче февральдә сәгать 18:30да «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсендә куелачак. Берьюлы 76 актер уйный торган спектакль балаларга гына түгел, олыларга да ошаячак, дип ышандыра Әтнә театры.

Билетлар буенча 8 953 409 32 81 номерына шалтыратып белешергә мөмкин.

Заманында «Сәйяр» труппасында уйнаган, ул чакта исә Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин 1918нче елда районда беренче театр оештыра. 1966нчы елда Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә, 1968нче елда халык театрларының Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек була. 2011нче елда Әтнә театрына дәүләт статусы бирелде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии