- 18.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Бүген вакытны үткәрүнең нинди генә төре юк: күңел ачу чараларының, концерт-тамашаларның кырыкмаса-кырык төре бар, күңел ачу үзәкләре дә санап бетергесез. Рәхәт тормышта яшибез, кыскасы. Менә шул рәхәт тормышта бер нәрсәгә – рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, хәл-әхвәл сорашып утырырга вакыт җитми. Ә аралашуга ихтыяҗ бар. Менә шушы ихтыяҗны тоемлап алучылар табылган: Казандагы «Морзалар йорты» («Дворянское гнездо») ресторанында һәр атнаның чәршәмбесендә «Чәршәмбе көн кич белән» дип атала торган кичәләр үткәрелә башлады.
Очрашуның чираттагысына арчалылар җыелды. «Арча якташлыгы» җәмгыятенең эшчәнлеге турында ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Алар ел дәвамында актив эшчәнлек алып баралар, аннары, елга йомгак ясап, шаулатып концерт куялар. Ел саен шулай бу! Узган ел якташлык җәмгыяте Тинчурин театрында хәтта ике көн рәттән концерт бирде. Арчалылар гына түгел, башка район кешеләре дә килгән иде анда. «Вәт булдыралар ичмасам!» – дип, тел шартлатып карап утырдылар. Быел исә арчалылар яңа форматтагы кичә уздырырга булган. Якташлар белән күрешү генә түгел, чәй өстәле артында рәхәтләнеп аралашып утыру, киләчәккә планнар кору иде аның максаты.
Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина (Шекә авылы кызы), сценарийны бөтенебез бергәләп кичә дәвамында «язачакбыз», дигән иде, шулай булып чыкты да: бернинди рәсми чыгышларсыз, җырлашып, гармуннарда уйнашып, сөйләшеп утырды арчалылар. Гөлзадә апага кушылып халык җырларын башкардылар, билгеле инде, Тукайсыз да булмады – аның шигырьләрен җыелган бөтен кеше яттан сөйләде. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та, халык белән бергәләп, рәхәтләнеп җырлап утырды. Үзе әйтүенчә, монда чынлап та кунакка гына килгән ул, оештыру эшләрен «Арча якташлыгы» җәмгыятенең җитәкчесе, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов үз җилкәсенә алган. Шулай да, сүз иярә сүз китеп, Фәнис әфәнде Илшат Нуриевны «тынычландырып» куйды әле: «Моның белән генә котылырбыз димәгез. Апрельдә Тинчурин театрында елдагыча зурлап концерт та уздырырга ниятләп торабыз. Анысында сезнең ярдәм дә кирәк булачак».
Илшат Нуриев Арчаның уңышлары турында да әйтеп китте. Район узган елда ашлык җыеп алу буенча да, сөт күләме буенча да республикада дүртенче урында булган (арчалылар бу хәбәрне кул чабып каршы алды. – Авт.). 9нчы ноябрь көнне Арча шәһәрендә 300 балага исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Хәзер менә өр-яңа балалар бакчасы салынып ята икән. Су торбаларын алыштыру буенча да яңа проект эшләнгән, Байкал, Кызыл Яр, Яңа Ашыт кебек иң ерак авылларга юл салынган. Кыскасы, халыкның тормышын яхшырту өчен шактый эш башкарылган районда. Шулай да проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, эшсезлек мәсьәләсе районда һаман да кискен тора. Өстәвенә, Казан да якын – яхшы кадрларны губка кебек үзенә «сеңдереп» бара. Хәзер менә шушы юнәлештә эш алып барырга ниятли икән район җитәкчелеге. Авыл җирлеге башлыкларын, инвесторларны җыеп, Липецкка барып кайтканнар. Алар үрнәгендә авылларда кооперативлар оештыру буенча эш башлап җибәрергә җыеналар. «Сез дә фикер, тәкъдимнәрегезне әйтегез, без һәрвакыт аларга колак салырга әзер. Һәрвакыт кайтыгыз, ишекләребез ачык», – диде район башлыгы. Районны бергәләп яхшыртыйк, дигән сүзе бит инде ул аның. Монысын да арчалылар алкышлар белән кабул итте.
«Арча якташлыгы» җәмгыяте оешканга да 20 ел узып киткән икән инде. Аның нигезен Тәлгать Шиһабиев салган булса, бүген җитәкчелек дилбегәсе Фәнис Мөсәгыйтов кулында. «Җәмгыятьнең эше бик күп һәм төрле. Атна дәвамында 6-7 кеше ярдәм сорап керә. Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса, шушы җыенда җиткерсәгез иде. Шулай югалмыйча, аралашып яшик», – дип, үз сүзен әйтеп куйды Фәнис Наил улы.
Арчадан чыккан шагыйрьләр Рифат Җамал белән Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен укыды, Камал театрының әйдәп баручы артисты Ришат Әхмәдуллин (аның да тамырлары Арчадан!) Тукайны сөйләде, «Сорнай» ансамбленең «атасы» – татар милли музыка уен коралларын (60лап төрен!) сәхнәгә чыгарган Ринат Гыйләҗев тальянда уйнады, Нурзадә җырлады – чын мәгънәсендә Арча кичләре, арчалылар җыены булды бу. Хәер, арчалылар арасында бер Теләче кызы да бар иде. Анысы – эшмәкәр һәм шагыйрә Равилә Шәйдуллина, «Морзалар йорты» ресторанының хуҗабикәсе. Ул арчалыларны үз ресторанында кабул итсә, арчалылар да аны үз арасына алды. «Син дә безнеке инде», – дип дәште аңа Гөлзадә Сафиуллина.
Арчалылар җыенына килүчеләр арасында артистлар, әдипләр, танылган кешеләр генә түгел, гомерләрен Арчага багышлаган күп кенә башка кешеләр дә бар иде. Бик озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Наил Сабиров та (ул инде 86 яшендә!), Арча педагогика көллиятен ике дистә елдан озаграк җитәкләгән, меңләгән укытучыны тәрбияләп чыгарган Илдус Сәгъдиев та (аның да яше 80нән узган), бүген район ветераннар советын җитәкләүче, Татарстанның атказанган укытучысы, РФ мәгариф отличнигы Наил Габдрахманов та якташлар очрашуына килгәннәр иде. Барысы да, алдан сүз берләшеп куйгандай, бер сүзне кабатлады: «Гел шушылай аралашып яшәсәк, бер-беребезне югалтмасак иде!» Шушы сүзләрне әйтү, тамырларыңны искә алу өчен кирәк булган икән бу очрашу! Кемдер Казанда, ә кемдер башка шәһәрләрдә кайнаганда шулай бергә җыелып утыру үзе бер күңелле бит ул.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии