- 18.11.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Татарстан радиосы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Ике ай дәвамында сезне радионың билгеле тавышлары белән таныштырып бардык, аларның радио белән бәйле хатирәләрен барладык. Ә күпчелек укучыларыбызда сорау туган икән: әллә соң Татарстан радиосында яшьләр бер дә юкмы? Бар алар! Камал Саттарова, Эльс Гаделев традицияләрен дәвам итә алырдай яшьләр бар!
Татарстан радиосының хәбәрләр редакциясе – иң оператив бүлек. Биредә дүрт хәбәрче эшли: икесе – татарча, икесе урысча яңалыклар туплый. Көнгә сигез тапкыр (дүрт тапкыр татарча һәм шуның кадәр үк урысча) Татарстан радиосында хәбәрләр җиткереп баралар. «Эшебез хәбәр туплау белән генә чикләнми, турыдан туры эфирлар да алып барабыз, аерым тапшырулар да әзерлибез», – ди хәбәрче Ания Гыйбадуллина. Ул радиода 2001нче елдан бирле эшли.
Хәбәрче өчен иң куркынычы нәрсә, дигән сорауга Ания болай дип җавап бирде: «Диктофоныбызны, сөйләүчеләргә якынрак булсын, тавышларын яхшырак яздырсын, дип, президиум өстәленә илтеп куябыз. Һәм, урынга барып утыргач, борчылып торабыз инде: яздырса гына ярар иде, сүнмәсә генә ярар иде. Кайвакыт диктофонның йә аккумуляторы утыра, йә хәтере тула. Ике сәгать яздырып барганың яздырылмаган булып чыга. Андый очракта тиз генә хәлдән чыгу юлын эзлибез инде».
Анияне тагын бер куркыткан нәрсә – турыдан туры эфир вакытында йөткереп яисә төчкереп җибәрү. «Берсендә җитәкчебез Тәүфыйк Сәгыйтов үзенең эфирда йөткереп җибәрүе турында сөйләде. Минем дә тапшыру алып барасым бар. Тәүфыйк абыйның сүзләре башыма кереп утырды бит әй! Ике сәгать дәвамында йөткерәсем килеп утырдым. Үзем эфирда сөйлим, үземнең күз алдыма Тәүфыйк абый килеп баса да, тамак төбем кычыта башлый. Йөткерү, төчкерү, тамак кырып алу – табигый нәрсә инде, әлбәттә. Ләкин безнең өчен беренче урында – сыйфат, шуңа күрә бар яктан да камиллеккә ирешергә тырышабыз», – дип сөйләде ул.
Әдәбият һәм сәнгать редакциясендә эшләүче Ләйсән Фәизова гаилә традицияләрен дәвам итә. Чөнки аның әнисе дә Татарстан радиосында хезмәт куя – тавыш операторы ул. Ләйсән үзе урыс телендә «Время молодых» һәм «Вдохновенья миг» тапшыруларын әзерли. «Студент чагымда мин Татарстан радиосы китапханәсендә эшли идем. Китапханәче җәй көне ялга китә, мин аның урынында эшләп калам. Радиодан гына ишетеп белгән тавышларның ияләрен коридорда күрәм, алар белән сөйләшәм, газеталар кертеп бирәм. Уку программасында булган бөтен китапларны да шушы китапханәдә укып чыккан идем. 2002нче елда Татарстан радиосыннан «Яңа гасыр» (хәзерге «Болгар») радиосы аерылып чыкты. Мине шунда эшкә алдылар. Анда ун ел эшләгәннән соң, кире Татарстан радиосына кайттым. Әйе, Татарстан радиосына килдем, дип сөйләшмим мин, кире әйләнеп кайттым, дим. Минем хезмәт кенәгәмдә дә беренче эш урыным итеп ДТРК «Татарстан» күрсәтелгән бит», – дип уртаклашты ул.
Раил Садретдинов «Татарстан дулкынында», «Яшьлек аланы» тапшыруларын әзерли. Хәер, бөтен төр тапшыруда да үзен сынап карарга, тавышын яңгыратып алырга өлгергән инде ул. «Татарстан радиосы белән мин бала чактан ук таныш. Мәгълүм ки, Татарстан радиосы иртәнге алтыда эшли башлый. Күрше авылга йөреп укыганлыктан, мин дә радио позывнойлары, Татарстан гимны белән бергә уянам. Башта Русия гимны яңгырый, аннары үзебезнеке тавыш сала: «Татарстан Республикасы башкаласы Казан сөйли!» Радио белән якыннанрак танышу мәктәптә укыган чакта экология буенча республика күләмендәге конкурска килгәч булды. Мин Дания апа Гайнетдинованың «Көмеш кыңгырау» тапшыруы өчен интервью биргән идем. Университетта укыганда да чыгыш ясаганым булды. Ләкин, телевидениедә эшләгәнгә күрә, һаман радиога барып чыга алмадым. Әмма күңелне барыбер «Татарстан радиосы» дигән уй кымтырыклап тора иде. Ниһаять, тәвәккәлләп, 2015нче елның декабрь башында мин радиога практика үтәргә килдем. Беренче тапшыруым 14 көн дигәндә әзер булды һәм ул бик җылы кабул ителде. 2016нчы ел язы тормышыма зур үзгәреш алып килде – миңа Татарстан радиосында эш тәкъдим иттеләр», – дип истәлекләре белән уртаклашты Раил.
ТАТАРСТАН РАДИОСЫ ЕШЛЫКЛАРЫ:Азнакай – 95,3 FM; Әлмәт – 103,9 FM; Әтнә – 98,9 FM; Актаныш – 70,22 МГц; Балык Бистәсе – 92,1 FM; Баулы – 100,3 FM; Биләр – 92,1 FM; Буа – 103,8 FM; Казан – 99,2 FM; Кошман – 101,6 FM; Котлы Бөкәш – 103,5 FM; Мөслим – 92,4 FM; Яңа Чишмә – 98,8 FM; Сарман – 96,4 FM; Лениногорск – 99,9 FM; Чаллы – 92,1 FM; Түбән Кама – 101,1 FM; Нурлат – 70,46 МГц; Киров ис. совхоз – 98, 2 FM; Тәтеш – 104.8 FM; Чирмешән – 102,9 FM; Чүпрәле – 107,9 FM; Шәмәрдән – 107,5.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии