- 19.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
1953нче елның 23нче февраленә безне – Сарман мәктәбенең 6 Б классы укучыларын класс җитәкчебез Асия Галимова «Шикле кеше» дигән спектакль куярга әзерләде. Ул елларда класслар арасында ярышу бар иде. Асия апа – суфлер, режиссер, гример (без мондый сүзләр барын да белми идек әле). Спектакльдә класстан 2-3 кыз катнаша, калганнары малайлар. Мин – әни ролендә, ә «улым» – миннән калку, таза гәүдәле Рафис. Соңгы пәрдәдә өстәлгә самавыр белән бәлеш чыгарга тиеш. Ничек итсәм иттем, әмма әниемне бәлеш пешерергә күндердем. Җиз самавырны мәктәпкә якын гына яшәүче бер укытучыдан алып торасы иттек. Уен башланыр алдыннан гына кечкенә одеялга төрелгән бәлешне күтәреп мин килдем. Өстемдәге бишмәтемә төреп, бәлешне сәхнә артына куйдым. Ит бәлеше түгел, ипигә дә туймаган елларда башларны әйләндерерлек итеп ис таралды. Ул спектакльне ничек итеп ерып чыкканбыздыр, артистлык осталыгыбыз ни дәрәҗәдә булгандыр, уенның азагына якынлаштык. Менә мин – «әни» кеше өстәлгә 2-3 литр салкын су салган самавырны чыгарып утырттым, бәлешне алып чыгып, капкачын ачып җибәрдем… Шул вакытта пәрдә дә ябылырга тиеш, спектакль тәмам… Болай да бөтен спектакль барышында беркемгә тынгылык бирмәгән бәлеш исе малайларны тәмам чыгырыннан чыгарды. Артист малайлар да, залда, алдан ук шушы мизгелне чамалап, сәхнә алдына чүгәләп утырган Һәдүл, Зөфәрләр мине бер читкә этеп җибәреп, калак-кашыксыз гына (ә алар өстәлдә юк та иде) бәлешкә ябырылдылар. 2-3 минут узмагандыр, бәлештән дә, малайлардан да җилләр искән иде инде. «Әле дә ярый табасын турап ашамаганнар», – дип сөенде соңыннан әнкәй.
ХалисәШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман-Җәлил.
Комментарии