- 23.12.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №50 (20 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Әле генә Әгерҗе якларына барып чыгарга туры килде. Ул Азнакай, Актаныш кебек үк ерак булса да, ничектер Татарстаннан читтәрәк тоела. Төп сәбәбе, мөгаен, аның Удмуртиягә сыенып утыруындадыр. Удмуртия башкаласы Ижау да янәшә генә. Ә Әгерҗе аңа терәлеп диярлек тора. Әгерҗелеләргә Татарстан башкаласына барып район хәлләрен хәл итүгә караганда Иҗауга мөрәҗәгать итү җиңелрәк. Ләкин һәр сәфәремдә бу төбәк үзенә бер үзгә җылылыгы, үз мәдәнияте белән каршы ала мине. Халкы гади, кунакчыл. Шул ук вакытта горур да кебек тоела миңа. Әле бу район тормышы белән укучыларыбызны таныштырырмын. Тулы бер «сандык» язмалар белән кайттым. Ләкин бүген Әгерҗе шәһәре үзәгендә тукталып алырбыз. Анда кызыклы кеше белән очрашып сөйләштем.
Мәйдан уртасында кардан сыннар ясап яталар иде биредә. Бу рәссамның эше Сөембикәбез образына охшап тора. Машинабызны туктатып танышмый түзә алмадым. Скульпторчы татарлыгымны белеп, мине шаккаттырып, җиңел генә татарча сөйләшеп китте. Бабушкин Юрий Георгеевич, дип таныштырды үзе белән.
– Сез удмуртмы, – дип сорадым.
– Мин урыс милләтеннән. Татарча сөйләшкәнгә аптырамагыз. Дусларым татар, Әгерҗедә яшибез бит. Монда татарча белмәскә мөмкин түгел. Татарлар белән татарча аралашам. Бу аларга гына хөрмәт түгел, минем үземә дә файда – икенче төрле хөрмәт белән карыйлар, – ди ул елмаеп.
– Сез рәссаммы?
– Үземне үзешчән рәссам дип саныйм. Инде 12 ел шундый сыннар ясыйм.
– Бу сын Сөембикәгә охшап тора. Прототибы бармы?
– Мин бик шат, сезнең игътибарны җәлеп иткәнгә. Прототибы бар инде.
Мәсәлән, Габдулла Тукайны беләбез. Аның мин ясамаган әкият геройлары калмады бугай инде. Шүрәлесен гипстан да ясадым. Рәсемнәрен балалар бакчаларында сорыйлар. Ижауда ясап конкурсларда беренчелекне алганым бар.
– Биредә һәр ел сын ясыйсызмы?
– Һәр ел. Гел үзгәртергә тырышам. Әнә күршедә минем напарник ясый. Ярыша-ярыша эшлибез.
– Кар өеменә җан кертәсез, кинәт ишелеп китсә?..
– Булгалый инде. Бушлыкларга да юлыгабыз. Җимертмибез. Су белән ныгытабыз. Алла бирә бит менә безгә уңайлыкны – суытты.
– Соңгы суыклар 40 градуска кадәр төште. Туңмадыгызмы? Салкында эшлисез.
– Бераз суыграк булды инде.
– Бу скульптураны кайчан тапшырасыз.
– 2 көн калды.
– Димәк, 3 – 4 көн эшлисез.
– Әйе, ләкин эш авыррак бара. Салкын бик яхшы «тырышкан» – нык туңдырган. Кар бик тыгыз.
***
Бу очрашу минем балачагымны искә төшерде. Безнең балачакта һәр капка төбендә кулына себерке тоткан, кишер борынлы, күмер күзле-авызлы Карбабайлар басып тора иде. «Карбабай» үзе дә искиткеч рәссам бит ул. Тәрәзәләргә нинди генә бизәкләр ясап куймый. Балачакта һәркем шуларга сокланып, сулышы белән өреп, аңа ясаштык, телебезне дә ябыштырган булды...
«Карбабай» белән дус иҗатчылар бүген дә җитәрлек. Әгерҗе шәһәре уртасындагы кар һәйкәлләре «Безнең гәҗит» укучыларын шушы әкият патшалыгына чумарга, урыннардагы рәссамнар койган кар сыннарына сокланып, шул рәсемнәр белән уртаклашырга чакырырга дигән уйга этәрде. Шәһәр, район, авыллар үзәкләрендә кардан коелган сыннарны күргәч, тагын берничә айдан аларның эреячәген уйлап, кызганып та куясың бит. Боздан булсалар да, алардагы матурлык күңелләрне җылыта. Әйдәгез, газетабызда шушы матурлыкны күрсәтик әле. Төшергән рәсемнәрегезне beznen@mail.ru почтасына, 89270390353, 89270437643 телефоннары ватсап номерларына җибәрә аласыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Әгерҗе шәһәре
Комментарии