Укучым зур экраннарда

Укучым зур экраннарда

Һәр яңа татар фильмы чыгышы белән үзенә җәлеп итә. Бу артык гаҗәпләндерә торган күренеш дип әйтеп булмый, чөнки татар мәдәниятендә фильм һәрвакыт яңалык итеп кабул ителә. Ник дигәндә, чит илләр һәм шулай ук Русия фильмнарының прокатка чыгуының ешлыгы елдан-ел арта, ә татар кинематографиясе исә ике елга бер булса да үз тамашачысын тапса рәхмәт. 
Соңгы елларда бу кимчелекне юкка чыгарырга омтылалар. Мәсәлән, нәфис фильмнар гына түгел, ә документальлек чаткылары очраган киноленталар да барлыкка килә башлады. Аерым билгеләп, «Җылак» фильмын әйтәсе килә. Ул Г. Камал исемендәге театрда зур хезмәт куйган, бихисап тамашачыны актерлык осталыгы белән үзенә гашыйк иткән артист Әзһәр Шакиров тормышына һәм иҗатына багышланган фильм. Биредә аның балачагы, яшүсмер чагы, яшьлеге һәм олыгаю чоры күрсәтелгән. Шул ук вакытта фильм татарның киләчәге турында уйланулар белән бергә үрелеп бара. 
1нче ноябрьдә «Җылак» фильмы Арча районы үзәк мәдәният йортында тәкъдим ителде. Бу чара, иң беренче чиратта, фильмның актерлары белән бәйле дип әйтергә кирәк. Ник дигәндә, «Җылак»та төрле районнан чыккан артистлар катнаша һәм әлеге фильмны оештыручылар тарафыннан аларның туган якларында тәкъдим итү – аларның райондашларына хөрмәт билгесе булды. Арча районы да бу исемлеккә керде, чөнки фильмда Яңа Кенәр кызы, мәктәбебез горурлыгы һәм, минем өчен аеруча мөһиме, укучым Алия Әбдрәшитова төп рольләрнең берсен башкарды. Ул танылган актриса Нәҗибә Ихсанованың яшь вакытын экранда искиткеч рәвештә күрсәтә алды. Ә без исә, Яңа Кенәр мәктәбе коллективы һәм Алиянең якыннары, авылдашлары аның беренче дебютын үз күзләребез белән күрергә дип бирегә җыелдык һәм фильмнан җылы хисләр алып, укучыбыз өчен горурланып кайттык.
Бишенче сыйныфтан алып, мәктәпне тәмамлаганчы Алия минем уң кулым булды һәм һәр чараны оештыруда янәшәдә торды. Үзе кечкенә буйлы гына булса да, эчендә зур потенциал ятканы ерактан ук күренде. Бу, билгеле, гаиләдән дә килгән дип әйтеп була, чөнки Алиянең гаиләсе дә авылыбызның иң сәләтле һәм иҗади гаиләләренең берсе санала. Нәкъ әтисе Мараттан ул баянда уйнарга өйрәнде, ә әнисе Эльвирадан аңа күңелләргә үтеп керерлек дәрәҗәдә шигырь сөйләү сәләте бирелгән. Кыскасы, Алия гаилә талантларының иң каймагын җыйган бала булды. 
Укытучы янында иҗади яктан тирә-юньне күрә белгән, төрле идеяләр табарга һәм, иң мөһиме, аларны чынга ашырырга сәләтле кеше булуы бик мөһим. Укучым Алия нәкъ шундыйлардан иде. Көзге бал дисеңме – сыйныф өчен театраль күренешне ул уйлап чыгара, Яңа Ел бәйрәме – кирәкле сценарийны бер көн эчендә әзерләп килә. Кыскасы, Алиянең мәктәп чорында ук театр кешесе икәне ачыктан ачык күренеп торды. Ул мәктәптә уздырылган һәр бәйрәмдә катнашырга ашыкты, сыйныф белән театраль күренешләрне оештыруда төп рольне уйнады, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алды. Шуңа укучымның шундый зур дәрәҗәдәге, республика-күләм проектларда катнашуы артык гаҗәпләндермәде, ә чын-чынлап куандыра гына. 
Бүгенге көндә Алия зур тырышлык һәм үҗәтлек белән балачак хыялы – танылган актриса булуы өстендә эшли һәм хыялын чынга ашыра. Ул – Казан театр училищесының икенче курс студенты, Г. Кариев театрында барган «Ал җилкәннәр» спектаклендә уйный, халыкара бәйгеләрдә катнаша һәм социаль челтәрләренә күз салсагыз, һәрдаим үзен камилләштерү, белем алу белән шөгыльләнә. 
Укытучы өчен иң мөһим билгеләрнең берсе – укучыларының киләчәктә шәхес булып формалашуыдыр. Ә арасында үз укытучыларын уздырып, тагы да зур үрләр яулаганы булса, икеләтә горурлык тудыра. Аларның мисалында без, мөгаллимнәр, үз эшебезнең нәтиҗәле һәм юкка түгел икәнен аңлыйбыз. 
Айгөл САБИРОВА 
Арча районы Яңа Кенәр авылының С.З.Габдрахманова ис. урта белем бирү мәктәбе укытучысы

Комментарии