Ир солтаны 300 агач утыртырга, 7 килолы әтәч үстерергә һәм бәлеш пешерергә тиеш

Ир солтаны 300 агач утыртырга, 7 килолы әтәч үстерергә һәм бәлеш пешерергә тиеш

Ирләрне сәхнәгә чыгару кыен. Ә менә Арчада 44 ир-атны берьюлы сәхнәгә, халык алдына чыгардылар. Җырлап-биеп йөрүчеләр генә дә түгел әле алар: үзләре трактор җыеп чыгучылар, иске суыткычны инкубаторга әйләндерүчеләр, агачка җан өрүчеләр, чып-чын Мичуриннар…

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә туры китереп, Арчада «Ир-ат солтаны» дип аталган бәйге үтте. Дөресрәге, бәйге ноябрь аенда ук башланган булган инде. Бөтен район ноябрьдән бирле шушы конкурс дип яшәгән. Лаеклы ирләрне эзләп табу, аларны сәхнәгә чыгарга күндерү (күбесен кәчтүм-чалбар кидерергә дә күндерергә туры килгән!), бергәләшеп чыгыш әзерләү – саный китсәң, мәшәкате бихисап булган. Ә без секундына кадәр уйланган тамашаны – бәйгенең финалын гына күрдек. Сәхнә артында ниләр калганын ир-атлар үзләре дә, аларның өйдәгеләре генә белә инде.

Арча районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов сөйләвенчә, районда мондый чара өченче тапкыр оештырыла. Ел саен ир-атларга атап уздырмыйлар аны. Әйтик, беренче оештырган бәйге «Төп йорт килене» дип аталган, икенчесе – «Авылым күрке – яшь гаилә». Инде менә хәзер шушы сериядән – «Ир-ат солтаны». «Сайлап алу турлары сигез зонада үтте. Барлыгы 44 ир-ат катнашты. Жюри белән йөреп карап чыктык, һәрберсе үз һөнәрен күрсәтте. Арада трактор җыеп чыгучылар, иске суыткычтан инкубатор ясаучылар, тонна ярымлы үгез һәм җиде килолы әтәч асраучылар, 300 төп җиләк-җимеш агачы үстерүчеләр, хатын-кызлардан да уздырып ашарга пешерүчеләр, шәҗәрә төзүчеләр, рәссамнар, тагын әллә нинди һөнәр ияләре, хәтта имам-хатыйп та бар. «Ач әле күңел сандыгыңны» дигән бәйгедә ирләр башка берәү дә белмәгән осталыкларын күрсәтте. Мәсәлән, бер катнашучы иске суыткычтан инкубатор ясаган, шунда чебиләр чыгарган, алар инде үсеп тавык булган һәм бу ир: «Хәзер шул тавыклар салган йомыркадан сезгә шарлотка пешереп ашатам», – дип, безне бик тәмле пирог белән сыйлады», – дип сөйләде Рамил әфәнде.

Район башлыгы Илшат Нуриев та әлеге бәйгегә теләктәшлек күрсәткән. Гадәттә, моның ише бәйгеләр җиңүчегә берәр бүләк, ә калган катнашучыларга гади рәхмәт хаты өләшү белән тәмамлана. Ә Арчада берәү дә бүләксез китмәде. Беренче урынны алган «солтан» 10 мең сумлык сертификатка ия булды. Икенче урынга – 8, өченче урынга – 6, тагын биш кешегә – икешәр, калган барлык катнашучыларга берешәр меңлек сертификатлар тапшырылды.

Иң яшенә – 30, иң өлкәненә – 83 яшь. Мөрәле авылы имам-хатыйбы Расип хәзрәт Нәбиуллин (ул да катнашучы!) әйтмешли, барысы да егетләр! Мондый бәйгедә катнашырлык булгач, егет булмый кем булсыннар?! Иң өлкән катнашучы – Кышкар авылында яшәүче Җәүдәт абый Сөләйманов сәхнәне дер селкетеп биеп күрсәтте әнә. Үзе генә түгел, 80 яшьлек Мөршидә апа Сафина белән бергәләп биеделәр. Хәер, алып баручы әйтмәгән булса, аларны 80нән узган дип әйтмәс тә идек. Биюләре белән бөтен залны кузгаттылар бит!

Кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер үзе язган шигырен сөйләде. Үз куллары белән ясаган трактор, инкубатор һәм сәхнәгә алып чыгып булмый торган башка техникаларын видеодан карадык. Бәлешләр белән дә видео аша гына «сыйландык». Хатыннары утырып тора, ә ирләр пешерә: берсе – ипи, икенчесе – бәлеш, өченчесе – чүлмәктәге ит. Аларның хуш исе бөтен залга таралгандай булды.

Хатыннарны телгә алгач, әйтеп китик әле: ирләрнең күбесе хатыннарына мәдхия укыды. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, дигән мәкальне белеп яши торган ирләр инде болар. Урта Сәрдә авылыннан Илдар Зарипов хатынына рәхмәтен шигырь юлларына салган: «Ир солтаны итеп тота, рәхмәт яусын хатынга!» Әлеге бәйгедә катнашкан күпчелек ирләрнеке кебек үк, Илдар әфәнденең хатыны да клуб мөдире икән. Ә Илдар әфәнде авыл клубын төзекләндергән, каршысына таганнар, балалар мәйданчыгы ясап куйган. Бу эшләрнең барысын да 4 сыер, 10 баш үгез асраганнан, трактор җыюдан калган буш вакытта башкарган.

Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмагандыр жюрига. Ирләрнең берсен алып берсен куймалы түгел, барысына да «солтан» титулын бирерлек бит. Өченче урынны Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүровка бирделәр. Рәис әфәнде белеме буенча ветеринар (тонна ярымлы үгез һәм җиде килолы әтәч үстергән абзый шушы инде!), шуңа өстәп тагын бихисап һөнәре бар: умартачы, бакчачы (теплицадагы кыярлары чәчәк аткан инде!), бау ишүче, шомырт агачыннан чалгы саплары ясаучы, җырчы. Өстәвенә, инде ун елдан артык һава торышын күзәтеп язып бара икән. Ашытбаш авылы халкы хәзер синоптикларны тыңлап тормый, Рәис абыйның сүзенә колак сала икән: печәнен дә аның белән бер вакытта чабалар, бәрәңгесен дә ул алганда алалар. Шулай эшләгәндә алданмыйлар.

Икенче урынны яулаган Әхтәм Әхмәтов (Хәсәншәех авылыннан) үзе турында үзе сөйләмәде, аны видео аша композитор Риф Гатауллин мактады. «Мин базарларда, башка җирләрдә үземә тәрәзә кәрнизләре ясаучы оста эзләп йөрдем. Шуннан Әхтәм белән таныштырдылар. Йортымның тышыннан ук эчендә иҗатчы кеше яшәгәнлеге күренеп торуын теләдем. Әхтәм миңа килде, эскизлар ясады, җырымның ноталарын сорап алды. Һәм өемне нәкъ мин теләгәнчә бизәп, агач бизәкләр аша минем эчке кичерешләремне ачып бирә алды! Мин аны гади балта остасы гына димәс идем, агачка җан өрүче ул. Эшләре дә агач эшләнмәләр генә түгел – әсәрләр. Әхтәм кебек егетләрне бөтен татар милләте күрергә тиеш», – дип сөйләде композитор. Әхтәм Әхмәтов хәзерге вакытта Гөлзадә Сафиуллинаның капка бизәкләрен эшләү белән мәшгуль икән.

Беренче урын Иске Йорт авылында яшәүче Хәнәфи Гәрәфиевкә бирелде. Ул Мичурин да, Әбугалисина да. Гомер буе биология укытучысы булып эшләгән Хәнәфи абый алмагач сортлары чыгара (300 төп җимеш агачы бар), орлыктан бәрәңге үстерә (җирле туфракка яраклаштырылган 8 бәрәңге сорты уйлап чыгарган), умарта тота, үзе әйтмешли әз генә рәсемен дә ясый, гармунында да уйный. Хәзер Әбугалисина кебек дару үләннәре белән кызыксына башлаган. Хәнәфи абыйны кызы котлады. Ул да видео аша гына, чөнки стюардесса булып эшли, Мәскәүдән кайтып җитә алмаган. Бүген бөтен дөнья буйлап очучы кызның чип-чиста татарча сөйләшүен шулай ук Хәнәфи абыйның тырышлыгы дип бәяләдек.

Бәйге тәмамланды, анда катнашкан 44 ир-ат та сәхнәгә чыкты. Фотога төшәләр. «Сыймыйсыз», – ди фотограф, болайрак килегез, болайрак басыгыз, дип өйрәтә. Чыннан да, сәхнә тутырып басып торалар шул. Аларга карап, күңел сөенә. Күп икән әле чын ир-егетләребез Аллаһка шөкер! Ә мондый ирләр үз улларын, оныкларын да һичшиксез чын егет итеп тәрбияләячәк.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии