Бер җыр эзлим

Мин – сугыш чоры баласы Әтием Хөсәенов Локман Хөсәен улы 1942нче елның 24нче августында Сталинград өчен барган сугышларда һәлак булган. Әнием Бибифатыйма сүзләренә караганда, туганнар әйтүе буенча да, әти сугышка үз теләге белән киткән. Әти өйдән чыгып киткәндә әнинең күкрәгенә башын салып:

«Әгәр үлсәм, туфрак булсам, Фатыймам,

Елак булма, батыр бул, Фатыймам. 

Туган илдән, туган илдән көч алырсың,

Миңа тиң дуслар табарсың.

Мин җыр булып сиңа кайтырмын, Фатыймам», – дип җырлаган. Ул чыннан да әйләнеп кайтмады... Әни безне – ике кызын, 82 яшьлек бабайны ялгызы тәрбияләде һәм күтәрә алмаслык авырлыклардан, кайгы-хәсрәтләрдән акылын җуйды. Шул халәттә 51 ел безнең тәрбиядә яшәп, 91 яшендә вафат булды. Әтине беркемгә дә алыштырмады. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын. 

Минем бер теләгем бар: әти җырлаган шул җырның сүзләрен беләсем килә. Бәлки, аны кем дә булса хәтерлидер әле? 

Венера ХӨСӘЕНОВА,

Түбән Кама районы, Смыловка авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: бу җыр «Тормыш җыры» пьесасыннан Басыйр җыры булырга тиеш. 

Исеме «Җырга салып хат җибәрәм...» 

Мирсәй ӘМИР сүзләре

Гайфулла САРБАЕВ көе

Җырга салып хат җибәрәм Фатыймам
Җыр сөюче дусларымның артыннан,
Бик ерак-ерак җирләрдән,
Ут-эчендәге илләрдән,
Өзелеп сәлам сиңа, картыңнан.

КУШЫМТА:

Мин исән, мин үлмәм,
Миндә ике җан:
Берсе йөрәгем, берсе сөйгәнем,
Ул син – Фатыймам.

Синең өчен утка керәм, җан алмам,
Янмый чыгам мин янар таулардан.
Җаным, бәгырем, синен өчен,
Сине үстергән илем өчен
Упкыннарга керәм яңадан.

КУШЫМТА.

Кайтмый калсам, туфрак булсам – бәхил бул,
Елак булма, Фатыймакай – батыр бул!
Туган илдән көч алырсың,
Миңа тиң дуслар табарсың,
Мин каберемдә тыныч ятармын.

КУШЫМТА.

Комментарии