Күп балалы гаиләләргә ярдәм: газы, суы булырмы?

Күп балалы гаиләләргә ярдәм: газы, суы булырмы?

Республикада күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү зур проблемага әверелде: буш кырда бернәрсә дә төзеп булмый. «Гаилә» яңа илкүләм проекты бу проблеманы чишәргә ярдәм итәрме? 

Февраль аенда Федераль Җыенга Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин «Гаилә» милли проекты турында игълан итте, ул 2025нче елда башланачак һәм 2030нчы елга кадәр гамәлдә булачак. Аның буенча моңарчы күрелмәгән ярдәм чаралары вәгъдә ителгән. Болар – демографик киеренкелек кичергән төбәкләргә 75 миллиард сум акча бүлеп бирү; 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен гаилә ипотекасы программасын озайту (6 процентлы ташламалы ставканы саклап); күп балалы гаиләләр өчен беренче балага – 1400 сум, икенчегә – 2800 сум, өченчегә һәм аннан соңгыларга 6000 сум күләмендә салым ташламасы булдыру; беренче балага – 630 мең, икенчесенә 202 мең сум күләмендә ана капиталын саклап калу һәм башкалар. Гомумсоциаль юнәлешләр дә читтә калмас: балалар бакчаcы, мәктәпләр төзү һәм ремонтлау. Болар өчен дәүләт бюджетыннан 14 триллион сумга якын акча тотылачак.

Владимир Путин сүзләренчә, әлеге проектның төп максатларының берсе – күп балалы гаиләләрне ярлылык чигеннән чыгару. Ил башлыгының тыйнак бәяләмәсе буенча, Русиядә мондый гаиләләр 30 процент тәшкил итә. Проблеманы хәл итү һичшиксез комплекслы алымны күздә тотарга тиеш. Болар – эш урыны белән тәэмин ителү дә, социаль инфраструктураның якында урнашуы да, матди ярдәм дә.

Сер түгел, күп балалы гаиләләр өчен төп проблемаларның берсе торак шартларын яхшырту булды һәм шулай булып кала да. 2011нче елда ил президенты Дмитрий Медведев тарафыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү турында Җир кодексына кертелгән төзәтмә күп ризасызлык тудырды. Ярдәм чарасы бар да кебек, ләкин аны тулысынча файдаланып та булмый. Бүлеп бирелгән кишәрлекләр инфраструктурасы җайга салынган авыл җирлегендә генә ихтыяҗ тудыра. Шәһәрдә урыннар юк, шуңа күрә җирләрне шәһәр яны территорияләреннән бүлеп бирәләр. Халык телендә әйткәндәй, «чүлдән». Хәзерге вакытта «күп балалы» бистәләр дип Яшь Кеч, Каймарлар, Күлсәит, Зур Дәрвишләр санала. Хәзер аларда инфраструктура җайга салынып килә инде. Ә читтәрәк урнашкан участокларда җәйге йортлар барлыкка килә килүен, әмма озак вакытка яшәр өчен дип йорт төзүче гаиләләр аз. Шуңа да бер башланган төзелеш, кагыйдә буларак, озакка сузыла. Ашыгырга сәбәп юк чөнки. Ут, су кермәгән... Шуңа күрә төзелгән йортлар яки бүленеп бирелгән җир кишәрлеге күп очракта өченче затларга сатыла.

Җир кишәрлеге еш кына бернинди коммуникациясез урыннан бүлеп бирелә. Моңа да карамастан, әлеге җирдә төзелгән йортны сатып алам дисәң, якынча 7 миллион сум акча түләргә туры киләчәк. Шуңа да ярдәм чарасын бөтенләй алыштыру турында уйланырга кирәк. Әгәр гаилә җир кишәрлеген алырга теләми икән, моны Ана капиталы кебек матди компенсация белән алыштырырга мөмкин булсын.

Сер түгел, инфраструктура белән тәэмин итү гамәлдәге федераль һәм республика программаларында катнашу аша бара. Әмма бу территорияләрне үстерүгә акча бик аз бирелә. Ә бүленгән участокларда инженерлык инфраструктурасын үстерүнең махсус программалары булмау сәбәпле, проблема милекчеләрнең – күп балалы гаиләләрнең һәм муниципалитетларның җилкәсенә төшә. Күп кенә төбәкләр, кыенлыкларны аңлап, күп балалы гаиләнең ризалыгы белән торак бинаны сатып алу, төзү һәм ремонтлау максатына субсидия яки акчалата компенсация рәвешендә альтернатив социаль ярдәм чарасы бирү турында Карар кабул итте. Мондый субсидияләрнең күләме ихтыяҗларны каплый алмаса да, күп балалы гаиләләр бу чараны үз вакытында кирәкле дип тапкан. 

2022нче елда Владимир Путин Хөкүмәткә күп балалы гаиләләргә бирелә торган участокларны кирәкле социаль, инженерлык һәм коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү буенча чаралар комплексын эшләргә боерган иде. Күп балалы гаиләләр аерым федераль программа булдыру өметендә бүген дә яши. 

Ун ел эчендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны өч тапкырга артты – хәзер алар 70 меңгә якын. Медведев программа турында игълан иткәч, кайберәүләр аңа шик белән карады. Медведев: «Төбәкләр барысын да үзләре хәл итәчәк», – диде. Төбәкләр үз җилкәләренә төшкән авырлыкны аңлады. Инфраструктура – бик зур акча. Күпләре үзләре генә нидер эшләргә тырыша, ләкин ахыры уңышлы тәмамланмый. Нәтиҗәдә, Казанда меңләгән күп балалы гаилә фетнә күтәрә, хакимиятләрдән төбәк бюджетының ничек тотылуын тикшерүне таләп итә.

– Мин участокны 2013нче елда ук алдым, ул вакытта әле җир белән проблемалар булмады. Калган 20 меңгә якын гаилә хәзер 5-7 ел чиратта тора һәм аларның перспективалары катлаулы. Төп масса – Казан, Чаллы һәм берничә эре шәһәрдә, муниципаль районнар буенча хәл бераз җиңелрәк – анда чират юк, – ди «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов. – Минемчә, күп балалы гаиләләр өчен иң мөһиме – алар яшәргә күнеккән шартларда торак булдыру. Менә сезгә җир бүлеп бирделәр ди. Каймарларда йорт төзеп куйдыгыз ди. Ә сезгә балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына илтергә кирәк, аннары үзегезгә эшкә барырга. Янәшәдә генә эш тә, мәктәп һәм бакча да юк. Машина кирәк. Ә юл – зур стресс ул. Минемчә, «Гаилә» илкүләм проекты беренче чиратта торак шартларын яхшыртуга, күп балалы гаиләләргә дә, гадәти шартларда яшәгән гаиләләргә дә акча юнәлтергә тиеш.

Яңа авыллар барлыкка килә торган районнарда инженерлык челтәрләре булмаудан тыш, эш һәм мөһим социаль объектлар белән проблемалар да килеп чыгачак – моны һәркем аңлый.

– Каймарларда 2700ләп участок, янәшәдә – Яшь Кеч, анда да 2000ләп участок бар. Анда фермер хуҗалыклары булдырырга, җир эшкәртергә, үзмәшгульләр өчен шартлар тудырырга мөмкин. Хәзер гаилә эшмәкәрлеген үстерү турында кайгыртырга кирәк. Әлеге авылларның нигезе булмаса, анда берәү дә яшәмәячәк, – дип уртаклаша күп балалы гаилә әгъзалары. 

Әлбәттә, фәкыйрьлекне киметү чарасы акча түләү генә түгел, ә уңайлы шартлар тудыру да ул. Ана баласына өч яшь тулганчыга кадәр декрет ялына чыга алсын өчен, аны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин иткән эшкә урнаштырырга кирәк башта. Ә мондый эш урыннары авыл, районда да булырга тиеш. Гаилә яшәгән җирлектә яслеләр юк икән, бала өчен өстәмә акча түләнсен. Әлегә декрет өчен ел ярымга кадәр генә түлиләр. 

Шәһәр Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, җир кишәрлеге алу хокукына ия булганнар исемлегенә Казанның 18115 күп балалы гаиләсе кертелгән. Программа гамәлгә кергәннән бирле 7454 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Программаны гамәлгә ашыру җир кытлыгы шартларында уза. 

– Хәзер Татарстанның Биектау районында урнашкан федераль территорияне әйләнешкә кертү буенча эш алып барыла. Якынча 3200 гаилә участоклар белән тәэмин ителергә мөмкин. Кызганыч, бүлеп бирелгән участокларда коммуналь инфраструктура булдыру мәсьәләсе әле дә кискен. Бу муниципалитетларның вәкаләтләре финанслау чыганаклары белән тәэмин ителмәгән очрак. Шул ук вакытта керү юллары төзү, газүткәргеч яки канализация казу, электр белән тәэмин итү – республика бюджеты өчен катлаулы мәсьәлә, муниципаль бюджет турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа да карамастан, шәһәр Башкарма комитеты территорияләрне инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү буенча өзлексез эш алып бара, – дип ышандыралар мэриянең матбугат хезмәтендә.

Татарстанның Биектау районы Каймарлар бистәсе янындагы территорияне планлаштыру проектына үзгәрешләр кертү буенча эшләр бара. Анда суүткәргеч челтәре, хуҗалык-көнкүреш канализациясе, электр, газ белән тәэмин итү челтәрләре төзү каралган. 

Гомумән алганда, «Гаилә» милли проекты буенча «күп балалы» бистәләр өчен перспективалар әлегә томанлы. Депутатлар инфраструктураны үстерүгә акча кертү инициативасы белән чыгыш ясамаса, киләчәктә дә бу проблема хәл ителмәячәк.

– «Гаилә» проектының файдасы турында сөйләргә иртәрәк, чөнки аның эчтәлеге белән танышырга кирәк. Путинның РФ Федераль Җыенына юлламасында әйтелгәнчә, анда демографик хәлләре катлаулы булган төбәкләрдә гаиләләргә ярдәм итү программасына басым ясала. Күп балалы гаиләләр өчен авылларда инфраструктура (су, яктылык, газ, юллар) булдыру мәсьәләләре «Гаилә» милли проектына кертелмәячәк. Бу инфраструктура проблемасы һәм төзелеш тармагын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар кысаларында хәл ителергә тиеш. Ләкин федераль үзәк мондый объектларны тулысынча финанслауны үз өстенә алыр дип уйламыйм. Бу эш белән төбәкләр шөгыльләнәчәк. Әлбәттә, хәзер бөтен акча Мәскәүдә һәм төбәкләрнең бурычы – тәгаен проектлар өчен акча бүлеп бирүне җайга салу. Бәлки, бу теманы федераль дәрәҗәдә күтәрергә кирәк булыр иде. Муниципаль хакимиятләр бу мәсьәләләрне күтәрә алмый, чөнки аларның бу өлкәдәге вәкаләтләре кыскартылган (шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре тулысынча төбәк дәрәҗәсенә күчкән), һәм муниципалитетларның акчасы да юк, – дип, үз фикерен белдергән «Вечерняя Казань»га КПРФ фракциясеннән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов.

Санап үтелгәннәрдән тыш, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча нинди эш юнәлешләре проектка кертеләчәген тиздән белербез. Ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә Владимир Путин 2024нче елның апрель ахырына яңа милли проектларны гамәлгә ашыруның төп принципларын билгеләргә кушты. Көтәсе кала. Ышанасы һәм көтәсе генә...

БУ ТЕМАГА

Татарстанда Җәлил шәһәр тибындагы бистәсеннән (Сарман районы) күп балалы гаиләгә торак төзү өчен файдаланылмый торган җир кишәрлеге бирелгән. Моңа да карамастан, җирле хакимият башка җир бүлеп бирүдән баш тарткан. Шуннан соң гаилә прокуратурага зарланган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2017нче елда Сарман районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы карары белән күп балалы гаиләгә шәхси торак төзелеше өчен җир участогы түләүсез милек итеп бирелгән. Соңрак билгеле булганча, территория Биксаз югары басымлы насос станциясенең магистраль суүткәргеч саклау зонасында урнашкан.

«Җирнең торак төзелеше өчен яраксыз булуына карамастан, җирле хакимият күп балалы гаиләгә башка участок бирмәде», – дип хәбәр иткән «Татар-информ»га ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии