Ватан, ватандашлар һәм ватандаш түгелләр

Ватан, ватандашлар һәм ватандаш түгелләр

Безнең татарда урысны тагын да урысрак итүче татарларны Русиянең патриотлары итеп күрсәтү чире бик тирәнгә китеп йоккан. Хәтта урысны күтәрү, куәтләү, ныгыту нияте белән, урыслашып беткән татарларны мактап китаплар да басылды. Иң саллысында урыс данын күтәрүче 500 татар фамилиясе дә искә алына. империясенә тугрылыклы хезмәт итүче урыслашкан татарларны һавага чөеп мактыйлар ул китапларда.

Шәхсән мин ул китапларны укыганда, капма-каршы булган хисләр кичерәм. Беренчесе – татарга батыр, уңган, эшчән, мәгърифәтле, мәдәниятле һәм башка асыл сыйфатларга ия халык буларак соклану хисе. Икенчесе – бу урыслашкан татарларның динен, телен, бөтен татарлыгын тәшкил итә торган асыл сыйфатлары, бөтенләйгә дине, теле, мәдәнияте, сәнгате, гомумән, бернинди уртаклыгы булмаган диярлек башка кавемгә кушылып юкка чыгуына карата үтә гарьлек, хурлык хисе.

РУСИЯНЕ ТАТАРЛАР КОТКАРА

Пародоксаль, бөтенләй мантыйкка сыймый, туры килми торган бәхәсле, капма-каршы хәлләр күзәтелә татар дөньясында, тарихында. Мәсәлән, Русиянең «болганчык» елларында, поляк баскынчыларына каршы көрәштә ике татар Русияне коткарып кала. Берсе – «Нижгар» татары Көҗмә Минин, икенчесе – әнисе татар кенәзенең кызы булган кенәз Дмитрий Пожарский. Полякларны Русиядән куып чыгаруда бу ике татар шактый зур эшләр башкара.

Гаҗәп хәл буларак, шул ук 1612 елларда, Казан ханлыгы тулысынча диярлек мөстәкыйльлек алып, бер елга гына булса да үз дәүләтен торгыза. Русияне коткарган ике татарны дан-шөһрәткә күмеп, исемнәрен мәңгеләштереп һәйкәлләр куелган. Ә менә мөстәкыйльлек алган Казан ханлыгының башында кемнәр торган, ул каһарманнарның исемнәре, нинди гамәлләр кылганнары турында бернинди мәгълүмат юк диярлек. Ә уйлап карасаң, бу бит нинди тарихи батырлык, зирәклек. Хәтта шундый коточкыч чорда да татарның дәүләтен торгызу дәрте сүнмәгән һәм ул аны кыска вакытка булса да торгызуга да ирешкән.

Урыс хөкүмәте даирәләре һәрвакыт татарны «россиянин» итеп күрсәтергә тырышты. Урыслашу процессы әле дә булса бара, ул беркайчан да тукталмады. Кабатлану булса да, бер-ике сан китерәсе килә. Ни кызганыч һәм хурлыклы хәл, безнең асыл кызларыбызның 42%ы башка милләт кешеләренә, ә 90%ка якыны нәкъ менә аны чукындырып «россиянин»гә әйләндерүче урыска кияүгә чыга. Егетләребезнең милли үзаңы бераз көчлерәк, ләкин алар да шул ук марҗага өйләнә. 38%ка якын егетләребез башка милләт кызлары белән уртак гаилә кора. Бу процесс соңгы вакытта динебез күтәрелү аркасында бераз кимеде, тик гасырлар буе урыслашып килүне туктатырлык түгел әле, инерция буенча бу процесс дәвам итә.

УРЫСТАН ГЫНА ТҮГЕЛ, ТАТАРДАН ДА УРЫС ТУА

Билгеле, урыс гаиләсендә, икесе дә урыс булганда, урыс туа, урыс үсә. Бу табигый хәл. Берсе урыс, икенчесе татар булган гаиләдә ни урыс, ни татар туа, маңкорт булып үсә. Кагыйдә буларак, ул «урыс телле Иван без роду и племени» булган рухи, мәдәни, гарип булып формалаша. Гадирәк әйткәндә, аңа арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит. Күбрәк монда татарлык ягы зыян күрә, чөнки ул маңкортны татар халкының вәкиле итеп танып булмый. Дорфарак булса да, ул бәндәдән «ни Аллага, ни муллага» дигәндәй, татарлар исеменнән бөтенләй сызып ташласаң да, әллә ни зыян булмас, киресенчә, файдалырак та булыр иде кебек, минемчә.

Ә менә икесе дә паспортларында татар фамилиясе, исеме йөртеп тә, икесе дә татар милләтеннән булган гаилә татарлыкны юкка чыгаруда аеруча куркынычтыр. Бу гаиләдә татар туып та, урыс булып үсеп җиткән бәндә татар өчен аеруча гарьлек һәм хурлык үрнәге. Монысы татарның үз теләге белән юкка чыгуы, бу коточкыч фаҗига, милли катастрофа. Иң аянычы шунда, күпме генә тырышсаң да, үгет-нәсыйхәт, аңлату, оялту, татарның бөек үткәнен, тарихын, казанышларын, каһарманлыгын, батырлыгын көне-төне тукып торсаң да, татарның милли үзаңында әллә ни үзгәреш сизелми. Ул битараф, «россиянин» булуы белән килешкән, аңа шулай яхшырак, ул шуңа ияләшкән, күнгән, башкача яшәүне күз алдына да китерми, үткәне белән горурланмый, хәзергесе өчен гарьләнми, хурланмый, киләчәге өчен көрәшми. Үзенең коллык хәлен аклау йөзеннән ул мең төрле сәбәп, дәлил китерә. Эшсезлек, акчасызлык, «иртәгә нәрсә ашармын, киярмен, балаларымны ничек үстерермен, тәрбияләрмен, кайда торырмын, балаларым кайда яшәр» һәм башка дөнья мәшәкатьләрен дәлилләп китерә ул.

Дөрес, алдынгы карашлы татар зыялылары, тарихчылары, язучылары, мәдәният, сәнгать кешеләре, чаң сугып, аны гафләтйокысыннан уятырга тырышалар. Горур халык булып, дәүләте өчен көрәшкә өндәп, күтәреп карыйлар. Татар бераз вакытка бөеклеген искә төшереп, айнып китеп көрәшеп карый, тик янә битарафланып, сүнеп, сүлпәнләнеп кире, элеккеге хәленә кайта тора.

Уян, татар, уян инде,

Уянырга вакыт җитте.

Кем көрәшсен татар өчен,

Көрәшмәсә татар үзе.

Бу азатлык, ирек өчен көрәшкә өндәгән җыр татар өчен һәрвакыт актуаль булып кала әлегә. Азатлык – татарның иң авырткан, сызлаган җире, гасырлар буе омтылган изге теләге булып кала.

ҺӘМ

«Татарстан-Яңа гасыр» телеканалыннан «Ватандашлар» дигән тапшыруны караганда, мин болай агрессив кеше булмасам да, кайвакыт ачу килеп, кулга эләккән беренче әйбер белән экранны сугып ватардай хәлгә җитәм, җәмәгать.

Бервакыт урыс шагыйре М.Державинга Казанда һәйкәл кую тантанасын күрсәттеләр. Янәсе, ул Татарстанда, Казанда туган, шунда яшәгән. Русия империясе патшаларына мактау одалары язып, урыс данын арттырыр өчен гомер буе тырышкан урыс шагыйренә Казанда туганы өчен генә һәйкәл кую татар халкына ни бирә? Ватандашыммы ул минем? Юк, ул берничек тә ватандашым була алмый. Ватан хисе ул – шул халыкның вәкиле, улы, кызы булу, беренчедән. Халкыңны сөю, аның өчен җаныңны да кызганмау, аның өчен көрәшү, кирәк булса, көрәшкә күтәрелеп, дошманнан яклау да ул Ватан төшенчәсе, Ватан хисе. Ә мәҗбүри рәвештә, көчләп тагылган Русия минем Ватаным түгел. Күпме генә тырышсалар да, мин «россиянин» була алмыйм, фәкать татар булып туганмын, яшим һәм, билгеле, һичшиксез, бу фани дөньядан татар булып китәрмен дә.

«Его императорского величества» Казан дәүләт университеты ректоры Н.Лобачевский минем ватандашымдыр, бәлки? Юк, бер генә татар да укымаган империя университеты чиновнигы минем ватандашым түгел. Татарларны университетка якын да китермәгән урыс чиновнигы минем ватандашым була алмый.

Химия өлкәсендә эшләгән академик Бутлеров та Казанда бик озак яшәгән. Ә аның бабасы, немец инженеры Бутлер Явыз Иван гаскәре белән килеп, Казан Кремле астына дары мичкәләре тутырып, Кремль диварын шартлатып, урысларга татарларны суеп, канлы елгалар агызырга булышкан кеше. Шул вәхшинең оныгын, нинди генә зур галим булса да, ватандашым дип таный алмыйм.

Сугыш вакытында Алабугада яшәгән урыс шагыйрәсе, бәлки, минем ватандашымдыр? Аның исеме Марина Цветаева. Татар язучылары барысы да диярлек сугышка китеп, батырларча корбан булган вакытта, бер төркем урыс язучылары Алабугага, Казанга килеп яшиләр.

«Спи, мой малыш, усни,

А не то я тебя татарину-зверю отдам», – дип халкымны мыскыллаучы марҗа – шагыйрә минем Ватандашым була алмый. Аны сугыш афәтеннән, ач үлемнән үз канаты астына алып, ашатып, эчертеп, сыендырган татар халкына рәхмәте шулмы?

БЕЗНЕКЕЛӘР ҮЗЕБЕЗНЕКЕМЕ?

Үзебезнең татарларга килгәндә, һаваларга чөеп, күкрәккә сугып горурлансалар да, алар нинди генә югары исемнәргә, дәрәҗәләргә ирешсәләр дә, кайсыбер «ватандашларны» чын ватандашлар дип санамыйм. Лондон, Париж балетларында биеп, СПИДтан үлгән Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдев һәм башка «летающий татариннар»ны ватандашларым дип атау минем өчен үтә кыен хәл.

Алар Татарстанны гына түгел, Русиянең үзен дә ташлап чит илгә чыгып качкан кешеләр бит. Ара-тирә «тарихи ватанына», Казанга кайтып-китеп йөрүләреннән ни файда татар халкына?

Тырышып-тырышып Русия өчен яшәүче Алинә Кабаева, Алсу Сафина, Марат Башаровлардан ни файда татарга? Сүз дә юк, Марат Башаров исерек урысларны бик оста уйный. Русияне поляклардан коткарган Көҗмә Мининны да бик «ышандырып» уйный. Уйнарсың шул, алар Минин белән «земляклар», икесе дә «Нижгар» татарлары. Хәтерлим: бер тапшыруда төрле милләт артистлары катнашты, шул тарафтан татар Башаров та. Алып баручы: «Үз телегезне онытмадыгызмы, сөйләшәсезме?» – дип сорагач, барысы да: «Әйе», – дип җавап бирделәр. Һәм берәм-берәм үз телләрендә сөйләп күрсәттеләр. Биш-алты артист төрле милләт вәкилләре, шартлатып, бер тотлыкмыйча, 9-10 җөмләлек чыгыш ясадылар. Чират Маратыбызга җитте. Мин ул татарча бик матур итеп сөйләр дип көткән идем. Шунда ул: «Ну, нәстә инде без җыелдык монда», – дип сөйләп киткәч, аның өчен гарьләнүемнән җир тишегенә керерлек булдым. Менә сиңа танылган татар артисты! Әдәби телдә 3-4 татарча җөмлә әйтә алмаган кеше ватандашыммы? Оят кирәк бераз, бөтен җир шарына «позорга» калдырасың бит безне, Марат! Шулкадәр хөрмәт итмисеңмени син туган телеңне? Ә данлыклы шахматчы кызыбыз Алисә Галләмованы ник ватандаш итә алмыйсың? Нишләп Фирая Солтанованы якын күреп, Ватандашым димисең, ул бит дөнья чемпионы, татар кызы, күренекле спортчы диярсез? Чөнки алар үз халкын яратып бетермиләр, яратсалар, башка милләт егетләренә кияүгә чыгып, Галләмова-Ткачук, Солтанова-Жданова булып йөрмәсләр иде. 8 млн лы татар халкы арасында аларга лаеклы татар егетләре беткәнмени? Менә шулай хурлыкка, битарафлык сазлыгына чума барабыз, дәрәҗәбезне, абруебызны төшерә торабыз.

Шулай да, чын ватандашларым бар дип әйтә алам. Бихисап күп икән алар һәм милләттәшләрем татарларым гына түгел. Башка милләт вәкилләрен дә ватандашларым дип атый алам.

Гомер буе татар халкына хезмәт иткән урыс композиторы Александр Ключарев, һичшиксез, минем ватандашым. Чөнки урыс булып, татар музыкасы язган, бөек композитор ул. Каһарман, Советлар Союзы герое, очучы, мордва милләтеннән Михаил Девятаев та минем ватандашым. Чуаш шагыйре Педер Хузангай (Казанлы), ике халык, тугандаш татар һәм чуашның дуслыгын ныгытып язучы, һичшиксез, ватандашым минем. «Татар – тарихта горур исем!» – дип әйткән тарихчы Лев Гумилевны ничек итеп ватандашым дип танымаска мөмкин? Театр артисты, урыс егете, татарчаны «су урынына эчеп», сәхнәдә чын татар булып уйнаган Николай Юкачевны да ватандашым итеп кабул итмәү мөмкин түгел.

ӨЗЕЛМӘС ЧЫЛБЫР

Ватан хисе, Ватан төшенчәсе милләткә генә кайтып калмый. Ул кешенең рухында, яшәү рәвешендә, йөрәгенең иң изге түрләрендә. Ул мәңгелек һәм аны перчатка кебек алыштырып булмый.

Мин татар, фәкать татар гына. Минем Ватаным Татар иле, Татар дәүләте. Өзелмәс чылбыр булып Ватан хисе мине Бөек Болгар, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгына, Әстерхан, Кырымханлыгы, Себер ханлыгы, татарның уннарча бөек Ватаннарына илтеп тоташтыра. Хәзерге вакытта Ватаным, бәйсезлеккә омтылучы Татарстаным, аның бөек башкаласы, татар мәркәзе Казаным да бар минем.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии