90 яшьтә дә милләтпәрвәр

90 яшьтә дә милләтпәрвәр

«Безнең гәҗит» зыялы, затлы, үз фикерле укучылары белән генә түгел, авторлары белән дә мактана ала. Халык үз итте газетаны, ул фикерләшү, бәхәс мәйданчыгына әверелде. Дөресен әйтим, мондый газетаны халык үзе ясады. Безгә шикаятьләр белән генә мөрәҗәгать итмиләр, авторлар тормышка карашлары, фәлсәфи уйланулары белән бүлешәләр. Кайчагында бу профессиональ журналист түгелме, дип уйлап куям. Юк, бик сирәге генә журналистика белән бәйле эштә булган. Кызганыч, бүген матбугатта дәрәҗәле фикерле журналистлар җитенкерәми дә. 

Бүген шундый бер мәртәбәле автор белән таныштырырга телим. Аңа 90 яшь тула. Тик күргәч, егетләрнең солтаны, дип бәя бирәсең, һаман да җитез, төз... Моның сәбәбе тынгысызлыкта һәм оптимизмдадыр. Күптән түгел генә катлаулы, авыр операцияләр кичерде, әмма аннан ниндидер күңел төшенкелегенә ишарә дә ишеткәнем юк. Зарланмас, бар да әйбәт, Аллага шөкер, дип кенә тора ул. Операциядән чыккач хәбәрләштек, беләм бит пычак астына кергән кешенең хәлен, ул, хәлем бик әйбәт, ди. Борчылмаска куша. 

Әйе, шөкер итеп яши белә бу кеше. Шул ук вакытта дөреслекне дә таләп итә. 

...Газетаның әле чыга гына башлаган еллары. Авторлар бик күп. Барын да белеп, танышып бетерә торган түгел. Ә менә Рәфкать Ибраһимовны бик тиз абайладым. Ул бит мин язасыны, мин әйтәсене әйтә. Татар теле, милләтебез өчен яна. 

Рәфкать абыйдан газетабызга кайчан яза башладың, дип сорагач, 73 яшемдә, дип җавап бирде. Башка басмаларга да тәкъдим иткән язмаларын. Әмма башкалар кабул итеп алмаган язмалары «Безнең гәҗит»нең түрендә булды. Аның кыю язмаларына иң күп урын биргән газета да – «Безнең гәҗит». Рәфкать абый шул 600дән артык мәкаләләрен туплап 6 китап нәшер итте инде. Тел-милләт язмышына, гаделсезлекләргә ачынып язылган шигырьләре дә биниһая күп тупланды. 

Рәфкать Ибраһимның иҗатын күргәч, бу кеше кайда белем алган икән, дигән урынлы сорау туа. Юк, белем алырга язмаган аңа. Тормыш авыр бит. Питрәч районы Салкын Чишмә авылында, колхозчылар гаиләсендә 1936нчы елда дөньяга килеп, авыл мәктәбендә алган 7 класс белеме белән Армиягә китә. Эстониянең Тарту шәһәрендә 3 ел хезмәт итә. Аннан тагын 3 ел Донбасс шахталарында күмер чаба. Ләкин туган як үзенә тарта: Казанның Әмәт бистәсендә шәхси йорт сатып алып, гаиләсе белән шунда яши башлыйлар. Казан механика заводында (хәзерге Вакууммаш) 4 ел токарь булып эшләгәннән соң, 29 ел мелиорация системасында шофер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 

Менә шул тормыш мәктәбен уза Рәфкать абый һәм 73 яшендә журналист булып җитешә. Инде менә 63 ел Нәсимә апа белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде 3 оныклары да башлы күзле. Өчесе дә югары белем алып, гаилә корган. Шунысы кызык, өч улларының да хәләл җефетләре шәфкать туташлары. Рәфкать абый белән Нәсимә апа инде оныкларының балаларын тәрбияләшә, ике кызлары, бер уллары бар. Әлбәттә мондый гаиләдә игелекле балалар гына үсә ала. Балаларын да җир кешесе итеп тәрбияли алганнар. Бар да татарча аралаша, авылда бакча тоталар. Рәфкать абыйлар үзләре дә җәй җитсә – бакчада яши. 

Минем аларда берничә тапкыр булганым бар. Андагы тәртип, киң күңеллелек, гадилек... Сокландыра бу гаиләдәге яктылык. 

Уйлап куям: Рәфкать абый кебек шундый актив гражданлык позицияле кешеләр күбрәк булса, безнең илебез корылышы башкачарак булыр, тормышыбыз хөрлектә, гаделлек белән үтәр иде. Ул хәбәрче генә түгел, Казандагы Татарстан Аксакаллар оешмасы эшчәнлегендә дә актив катнаша. Хаклык даулап төрле оешмаларга мөрәҗәгатьләр юллый. Күп кенә мөрәҗәгатьләре «Безнең гәҗит» битләрендә дә урын ала. 

Рәфкать Исмәгыйль улына тиздән, 16нчы майда 90 яшь тула. Ул шулай сау-сәламәт, озын гомерле булып яши алуы өчен, Хак Тәгаләгә рәхмәт укый. Тормыштан канәгать, әмма күңелен бары бер нәрсә борчый – татар телсез, тамырсыз калмасмы? Балаларыбыз ана телен югалтып, аңлаешсыз манкортка әверелмәсме? Бүгенге вәзгыять чынлап та шомландыра. Әнә шуңа да Рәфкать абыйлар бик кирәк бу җәмгыятьтә. 

Рәфкать абый, Аллаһы Тәгалә Сезгә хәерле бәрәкәтле гомерләр бирсен. Якыннарыгызның кадерлесе булып, милләтебезнең йөзек кашы дәрәҗәсендә, бергә-бергә күп еллар иҗтиһат итәргә язсын. Юбилеегыз белән!

«Безнең гәҗит»челәр исеменнән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Рәфкать Ибраһим чордашларын, милләтпәрвәрләрне дә барлап, кайгыртып яши. Ә бакыйлыкка күчкәннәрне онытырга юл куймый. Бу биттә аның тагын бер шундый язмасын да тәкъдим итәбез. 

Комментарии