- 18.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №02 (февраль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
12нче февраль – Шаһинур Мостафинның туган көне. Эзтабар –язучының вафатына быел июнь аенда алты ел була. Шул вакыт эчендә аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә ниләр эшләнде соң? Мамадыш шәһәренең матур бер урамына язучы исеме бирелде. Ике елга бер тапкыр ул укыган Урта Кирмән урта мәктәбендә Шаһинур Мостафин исемендәге «Ватанпәрвәрлек бүгенге заман укучысы күзаллавында» исемле укучылар һәм укытучылар конференциясе уза. Бүгенге көндә әлеге мәктәп Шаһинур Сапа улы Мостафин исемен йөртә. Тагын ике елдан киң җәмәгатьчелек әлеге документаль проза остасының 80 еллык юбилеен билгеләп үтәр. Ул вакытка инде бу конференция район-күләм чара гына булып калмыйча, республика масштабында уздырылсын иде. Язучы аңа бик лаеклы. Татарстан язучылар берлеге хәзер Россия язучылар берлеге бүлекчәсе дип атала икән, аларга да әйтер сүзем бар. Язучылар исемендәге премияләр бик күп. Ватанпәрвәрлек юнәлешендә иҗат ителгән әсәрләрнең авторларына, бөтен гомерен шушы юнәлештә иҗат итүгә багышлаган язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин исемендәге премия бирелсә, ничек шәп булыр иде. Быел игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында мондый гамәл башланып китсә бик урынлы булыр шикелле.
ЯЗУЧЫНЫҢ ЧЫНГА АШМАГАН ХЫЯЛЛАРЫ
Язучы – эзтабар Шаһинур Мостафинның туган көне алдыннан кабат-кабат аның белән бәйле булган истәлекләрне барлыйм, мәктәбебез музеендагы документларны тагын бер кат актарам. Кулымда моннан 4 дистә ел элек, 1988нче елның октябрендә, комсомолның 60 еллыгы көннәрендә басылган «Татарстан яшьләре» газетасының, инде вакыт агымында сап-сары төскә кергән чираттагы саны. Анда эзтабарның Фәтиха – Ана һәм аның сугыш кырларында ятып калган уллары турында «Бер ананың сигез улы» исемле күләмле язмасы урын алган. Авылыбыз легендасына әверелгән Фәттәховларны дөньяга таныткан беренче документаль язма бу! Әле дә хәтерлим, бу язма авылда кулдан-кулга йөртеп укылды.
1997нче елның 22нче июнь иртәсендә Мамадыш үзәгендә, Урта Кирмән авылыннан сугышка озатып, 8 улын югалткан Фәтиха Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырында җуйган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан мәһабәт һәйкәл куелды. Авторы – скульпторлар арасында үзенең монументаль хезмәтләре белән танылган Әлфәрит Хәйрулла улы Абдрашитов.
Һәйкәл кирәклеген әнә шул 1988нче елда ук күтәрә Шаһинур абый. Югарыда телгә алынган мәкаләдә болай дип яза ул: «Аналар һәм балалар... Аларның бөек батырлыгын китапларда, кинофильмнарда, һәйкәлләрдә гәүдәләндерәсе иде... Инде менә хәзер Фәттаховлар гаиләсенә дә шундый мәһабәт һәйкәл кирәк! «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы «Хәтер» хәрби-патриотик экспедициясе әгъзаларының тәкъдимнәрен искә алып, скульпторларыбыз әлеге гаиләнең искиткеч батырлыгын бронзада гәүдәләндерергә алындылар. Тагын бер-ике елдан ул һәйкәл Урта Кирмән авылыннан Казан-Чаллы трактына чыгучы олы юл чатында торып басачак. Сигез солдат һәм Ана образлары... бер Фәттаховлар гаиләсен генә түгел, ә яу кырында батырларча һәлак булган меңләгән каһарман якташларыбызның һәм гаҗәеп сабыр, эшчән Аналарыбызның якты образларын бер фокуска җыйнап берләштерәчәк һәм мәңгеләштерәчәк». Күргәнегезчә, һәйкәлнең урыны да, ясалган материалы да язучы башта күзаллаганча түгел. Ишетүебезчә, Мамадыш үзәгендәге әлеге һәйкәлне киләчәктә яңасы белән алыштырырга дигән план да бар. Шулай була калса, Ш.С.Мостафин башта уйлаганча, әлеге һәйкәл һичшиксез Урта Кирмәнгә кайтырга тиеш.
Соңрак Шаһинур Мостафин әлеге язмышлар турында «Сигез бизәкле сөлге» исемле документаль очерк язды. Очерктан өзек китерәм: «... Кулыма заманында Фатиха апа тукыган сигез бизәкле сөлгене алам. Дулкынланып алам. Сигез бизәк – сигез улы төсе. Килер бер көн, ул сөлге әлеге һәйкәл ачыласы иртәдә биек колгада байрак булып җилфердәр һәм Урта Кирмән авылында оештырылачак бертуган Фәттаховлар музеенда иң түрдә кадерле ядкарь булып эленеп торыр». Күргәнегезчә, Шаһинур абыйның бу хыялы да тормышка ашмады. Булмады ул Фәттаховлар музее. Дөрес, Урта Кирмән урта мәктәбенең Туган як музеенда аларга багышланган почмак бар барын. Бүген Шаһинур Сапа улы Мостафин исемен йөртүче Урта Кирмән урта мәктәбендә, һичшиксез, язучының үз музее да булырга тиеш. Ә аның бер экспозициясе бертуган Фәттәховларга багышланган булсын иде.
Шаһинур Мостафинның киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган, чынга ашмый калган хыялларының тагын берсе турында серне ачасым килә. «Звезда Поволжья» гәҗитенең 2006нчы елда чыккан 4-11нче май санында Ана һәйкәле авторы Әлфәрит Хәйрулла улы Абдрашитовның Шаһинур абый турында бик җылы итеп язылган мәкаләсе бар. Ул анда язучы якташыбызга зур рәхмәтләрен җиткерә. Баксаң, авыр туксанынчы елларда Шаһинур абый Татарстан буенча үзе куйдырган 20ләп һәйкәлне Әлфәрит Хәйрулла улына һәм аның улларына ясатып, аларны эшле дә, ашлы да иткән икән. Скульптор, рәхмәт йөзеннән, Шаһинур абыйның үзенең дә күкрәк тиңентен бюстын ясаган.
«Мин дөньялыктан киткәч, әлеге бюст Урта Кирмән урта мәктәбенә керү юлында урын алса, күңелем шат булыр иде», – дигән серен чиште ул бер сөйләшеп утыруыбызда. Тик, авыруы көчәйгәч, бу уеннан баш тартуының сәбәбен әйтеп тормыйча, 2019нчы елның җәй аенда мәктәп директоры Ринат Садриев, Илнур Юнысов һәм мин язучының хәлен белергә Казанга баргач, бюстны хәстәрләп төреп, Мамадыш Туган як музеена тапшырырга кушып, безгә биреп кайтарды. Бүген ул шунда саклана. Бәлки әлеге бюстны да, язучының баштагы хыялларын тормышка ашырып, үзе укыган Урта Кирмән урта мәктәбенә кайтарырга кирәктер. Якташыбызның рухы шат булыр иде.
АНА ҺӘЙКӘЛЕНЕҢ ИДЕЯ-ЭЧТӘЛЕГЕ
Бөек Ватан сугышы беткәндә Фәтиха әбинең кече улы – Әгъмәлетдине исән була әле. Ул туган нигезенә исән-сау кайтыр дип көтә ана. Ләкин бу вакытта инде төпчеген японнарга каршы сугышка җибәргән булалар. Әлеге сугыштан Су-Елга авылына Әгъмәлетдин белән бергә сугышкан яралы солдат кайту хәбәрен ишеткән ана шунда ашыга, үзе белән оныгы Мәрзияне дә ала. Яралы солдат Мәгъсүмҗан Юнысов җан дусты, полкташы Әгъмәлетдиннең ничек һәлак булуын Фатиха әбигә җиткерә. Соңгы өмете дә өзелгән ана Су-Елга авылыннан Урта Кирмәнгә кайтырга чыга. Һәйкәлдә аның шул вакыты сурәтләнгән. Сугышта сигез улын югалтса да, горурлыгын һәм сабырлыгын, матурлыгын һәм батырлыгын җуймаган мгърүр Ана безнең каршыда, хаҗга барырга җыенгандай, ап-ак киемнән басып тора. Карашы еракка – сигезенче улы, соңгы өмете – Әгъмәлетдине – ятып калган көнчыгышка төбәлгән аның. Тугрылык символы булган йөзекле сул кулы белән соңгы улының ядрәләр тишкән кызыл йолдызлы пилоткасын (аны полкташы алып кайткан була) йөрәгенә-күкрәгенә кысып тора ул. Уң кулында – Су-Елга белән Урта Кирмән арасындагы болыннардан җыеп алган кыр чәчәкләре. Хыялында гына булса да, улларының сугыш яланнары буйлап сибелгән кадерле каберләре өстенә туган як гөлләрен куярга теләгән ул! Чөеп бәйләгән чигүле ак яулыгын, озын ак күлмәге итәкләрен җилфердәтеп, ак күбәләк кебек оча ул болын түреннән. Киң күңеллелеген, мәрхәмәтлелеген чагылдырып, ачык китап рәвешендә ике якка урталай аерып тараган ап-ак чәчләре, иман билгесен – дисбене хәтерләткән муенсасы үзенә бик тә килешеп тора. Әмма Ана инде бу Җиһанны оныткан. Гәрчә җыйнак гәүдәсе әлегә фани дөньяда булса да, тынгысыз олы җаны инде күптәннән балалары янында – оҗмах түрендә ...
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән авылы

Комментарии