Милләт анасы киткәнгә 1 ел...

1990нчы елларда, милли хәрәкәт эшендә активлык күрсәтеп, катнашып йөрүчеләребезнең саны елдан-ел кими бара. Шундыйларның берсе мөхтәрәм Гөлфәния ханым Латыйп кызы Җәләлованы искә алмый ярамас. Гөлфәния ханым Кукмара районының Адай авылында, гади колхозчылар гаиләсендә 1936нчы елның 1нче маенда туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтының физмат факультетын тәмамлап, 35 ел балалар укыта.

Ул милли җанлы җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, зур белемле педагог булды, мәгариф өлкәсендә тырышлык күрсәтеп башкарган хезмәтләре белән аерылып тора иде. Казан шәһәре Совет районы мәгариф комитетын шактый еллар җитәкләде, Казан шәһәре мәгариф бүлеге әгъзасы булып торды.

Казан шәһәренең Совет районында бер генә дә татар мәктәбе булмавы белән килешә алмыйча, районда татар мәктәбе ачтыру мәшәкатьләре белән шөгыльләнә башлый.

Шәһәрнең Пионер урамындагы зур гына бинада, балалар өчен төрле түгәрәкләр оештырылган, «Балалар академиясе» дип аталган оешма була. Гөлфәния апа бу бинада татар гимназиясе ачтыру нияте белән Совет районы башкарма комитетына, Казан шәһәре мэриясенә һәм мәгариф бүлегенә мөрәҗәгатьләр юллый. Шәһәрнең Совет районында бер генә дә татар мәктәбе булмавы турында әйтеп, шәһәр советында чыгыш ясый.

Күрсәтелгән бинадагы түгәрәкләрнең кайберләрен башка мәктәпләргә күчереп, татар гимназиясе ачтыруга ирешә Гөлфәния ханым. Шовинистик карашлы бәндәләр Казан шәһәре башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, бу бинаны яңадан үзләре карамагына кайтаралар.

Һәм биредә укыган балаларны балалар бакчасы бинасына күчерәләр. Гөлфәния апа Дәүләт Советы депутаты Туфан ага Миңнуллинга мөрәҗәгать итеп, аңа күрсәтә балалар бакчасы бинасын. Бу турыда Туфан ага үзе дә матбугатта язып чыга. Ә Гөлфәния ханым прокуратура юлларында йөреп тә яклау таба алмагач, Татарстан һәм ул вакыттагы Русия Президенты Д.Медведевка мөрәҗәгать итеп, хатлар язып, татар гимназиясенең эшли башлавына ирешә. 

Бу гимназия, хәзер дә эшләп тора. Инде анда күпме бала татарча белем алып, чын татар булып чыккандыр. Моның артында әлбәттә, Гөлфәния ханымның йокысыз, тынычсыз төннәре тора. Гаделсезлек стеналарын җимереп җиңеп чыга алуы үзе бер могҗизага тиң бит. Бу гаять зур мәшәкатьле эшне башкарып чыгу өчен дистә еллап гомере узып китә. Ул бит үзе өчен түгел, халкы өчен тырышты, җан атты. Шушы изге эшләре өчен рәхмәтләребезне әйтеп бетерә торган түгел. 

Гөлфәния ханым соңгы көннәренә кадәр диярлек милли хәрәкәт җыелышларында катнашып, төпле фикерләрен әйтеп торды. Аның күп санлы фәнни мәкаләләре матбугатта бастырылды. «Горур булсак яшәрбез» дигән китабы чыкты. Китап димәктән, аларның өйләренә керсәң, китапханәгә кергән кебек. Бу китапларны кая куеп бетерәсе булыр дип тә борчыла иде алар. Анда миңа да берничә мәртәбә булырга туры килде. Ире Абдуллаҗан абый да галим, икесе дә бик гади, гадел, кешелекле, зур белемле шәхесләр. Татар халкы гадәте буенча, өйләренә килгән кешене тәмле ризыклары белән сыйлап, чәй эчертмичә җибәрмиләр.

Гомерен яшь буынны ике телдә гыйлемле итүгә багышлаган фидакарь мөгаллимәбез иде ул. Мәктәпләребездән меңләгән татар теле укытучыларыбызның кирәкмәгәнгә саналуларына түзмәде. Курку белмәс, горур, ихлас татарлыгы Бөек зат кодрәте белән калебенә сеңгән Гөлфәния Латыйп кызы 2018нче елның 18нче апрелендә Тукай вафатының 105 еллыгына багышланган митингтагы чыгышында шул турыда үз сүзен әйтте. Гаепләп, хакимият татар телле физика фәне укытучысын судка ук бирде. Шул ук елның 9нчы августында «Мәгариф» оешмасы активисты, гаепләнүче Гөлфәния хөкемгә тартылды. Ул монда да татарча сөйләде. Судья тәрҗемәче аркылы аңлашты. Бу хакта «Казанский репортёр» хәбәр итте. 

 Сынмас, егылмас, сыгылмас шәхесебез Гөлфәния Латыйп кызы Җәләлова, узган елның 16нчы апрелендә 89 яшендә арабыздан китте, урыны җәннәттә булсын. Аның башкарган изгелекләре, халкыбызның күңелендә мәңге сакланыр.

Сагынабыз сине Гөлфәния ханым.

Кылган догаларыбыз Раббыбыз тарафыннан кабул ителеп, Латыйп кызы Гөлфәниянең рухына иңдерелсә иде.

Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы исеменнән

Рәүф ИБРАҺИМОВ, Рәфкать ИБРАҺИМ

Комментарии