Татар интернаты башлыгы Рәйхан Галимҗанова: «Татар мәктәбе – милләтнең киләчәге»

Татар интернаты башлыгы Рәйхан Галимҗанова: «Татар мәктәбе – милләтнең киләчәге»

Агымдагы уку елында Актанышта сәләтле балалары өчен гуманитар гимназия интернаты эшли башлады. Интернат зыялыларын тәрбияләүне төп максат итеп куйган. Бу Татарстан хөкүмәте карары нигезендә ачылды һәм әлегә Татарстанда бердәнбер интернат булып кала. Бу уку елына анда 7-8 сыйныф укучылары кабул ителде. Яңа эшли башлаган интернат турында без аның җитәкчесе Рәйхан ханым Галимҗанова белән сөйләштек.

– Рәйхан апа, интернатның ничек оешуын сөйләгез әле.

– Краснодар краенда, Щетинин мәктәбендә булып кайткач, бездә дә шул мәктәп тибында интернат ачу идеясе уянды. Щетинин мәктәбендә төрле илләрдән балалар тәрбияләнә. Аларның эш тәҗрибәсе безгә үрнәк булды. Татар милләтенең киләчәген кайгырту уңаеннан, гадәти булмаган уку йорты ачуга этәрде. Безнең район хакимияте башлыгының мәгарифкә яхшы мөнәсәбәте булуы моны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Чыннан да, без татар милләтпәрвәрләрен үстерүне максат итәбез.

Нинди юнәлешләргә өстенлек бирелә?

– Гуманитар мәктәп булгач, күбрәк телләргә басыйм ясыйбыз. Сәләтле бала чиста татарча, русча һәм инглизчә белергә тиеш. Шулай ук тарихны, бигрәк тә татар тарихын, аның үзенчәлекләрен өйрәтү бурычын куябыз.

Яңа меңъеллыкта балаларны тәрбияләгәндә, дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Каюм Насыйри күп еллар элек әйтеп калдырган: «Әгәр кеше чит телләрне өйрәнергә тели икән, ул иң элек үз теленең грамматикасын белергә тиеш. Без шушы принципка таянып эшебезне оештырабыз да. Ораторлык, риторика дәресләрен булдырдык.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, сыйныфта балалар санын 12дән арттырмаска, дигән таләп куелды. Программада каралганча, сәләтле балалар белән индивидуаль эшләү зур нәтиҗә бирә. Әйтик, язучы булырга теләгән балалар бар, алар өчен Татарстан язучылар берлегеннән олпат язучыларыбыз мастер-класс бирә. Без даими рәвештә Казанга, татар театрына йөрүне оештырдык, Консерватория белән килештек. Бездә сәнгатькә һәм спортка зур игътибар бирелә. Шуңа да безнең проект җиңеп чыккандыр да.

Укучы бу мәктәпкә укырга керер өчен нинди сынаулар узарга тиеш?

– Укучы гариза белән анкета тутыра, татар, рус һәм инглиз телләреннән тест үтә, 6-7 сыйныфта укыган вакытына караган партфолиясен һәм узган елгы көндәлеген алып килә. Аннан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган комиссия белән без аларны әңгәмә рәвешендә кабул итәбез.

Конкурс булдымы? Әти-әниләр балаларын җибәрергә телиме?

– 70ләп гаризадан 41 баланы кабул итеп алдык. Рекламаны август ахырында гына башлап җибәрдек. Без яз көне мәктәпләргә чыгып, укучылар белән очрашырга телибез. Әгәр шундый зур эш башлап җибәргәнбез икән, теләгән генә түгел, ә нәкъ менә сәләтле балаларны кабул итәргә тиеш булабыз.

Түләүлеме бу?

– Юк, бу мәсьәләне дәүләт үз җилкәсенә алды.

Балалар кайсы районнардан, төбәкләрдән?

– Самара, Оренбург, Башкортстан һәм үзебезнең республика районнарыннан укучы балалар бар. Калганнары – безнең район балалары. Бездә хәтта Таҗикстаннан бер кыз бар. Ул үзе татар баласы, ләкин татарча чиста сөйләшә. Бездә татар телен белмәгән кеше юк, әз генә белгәннәре дә тора-бара шомарып бетә. Барлык чаралар татар телендә генә бара. Аларга без татарча гына сөйләшү таләбен куябыз. Рус сүзләрен катыштыруны татар сөйләме дип атап булмый.

Менә Балтачта татарча укыту бетте, дигән сүзләр бар. Ягъни, бу татар районында шулай. Мәгариф өлкәсендә бүген, чыннан да, татарлыкка каршы антидемократик вәзгыять туды. 309 закон, БДИны рус телендә генә тапшыру… Татар интернаты үз максатын үти алмас, балалар монда аз килер, дигән куркыныч уй юкмы?

– Мин бу очракта Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек чын татар авылларында үскән, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләрне мисал итеп китерер идем. Менә Туфан Миңнуллин килде очрашуга, балаларга сокланып китте. Без шундый шәхесләрне үрнәк итеп куябыз.

Төрле киртәләр булырга мөмкин. Әмма безнең максат – сәләтле балаларны җәлеп итү. Телне генә сәбәп итү кирәкми. Оештыра белергә кирәк.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан – Актаныш – Казан.

Комментарии