- 07.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №9 (7 март)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Көнем гадәттәгечә башланды. Укырга киттем. Кояш күзләрне чагылдыра, кәеф күтәренке… Ул көне буе шулай булырга тиеш иде. Көннән-көн җәйгә якынлашабыз бит, ничек елмаймыйсың ди?!
Тик шул рәхәт халәтне бер мизгелдә укытучыбыз челпәрәмә китерде. Ул безне бер җөмләсе белән төрле төркемнәргә бүлде. Татар журналистикасында укыгангамы, безгә чират җиткәч, укытучы, көлемсерәп: «Сез бит урысча сөйләшә белмисез!» – диде. Шунда кемнәрдер көлеп куйды. Бу чын дәрәҗәдә гарьлек иде. Минем өчен генә түгел, барлык төркемдәшләрем өчен дә. Бу сүзләр татар халкын мыскыллау булып яңгырады, аңны томалады. Үзең татар була торып, ничек шулай әйтеп була?!
Башымда төрле уйлар, сораулар чуалды. Ни өчен безнең тел урысныкы белән бер дәрәҗәдә түгел? Югыйсә, татар теле дә дәүләт теле санала бит. Урыс телен камил белмәү – көләргә сәбәп түгел. Еш кына, әнә шул камил белмәүдән, урыслар түгел, үз милләттәшләрең көлә дә.
Ярар, бар татар кешесе дә чатырдатып урысча сөйләшә белми. Ә урыслар һәм ана телләрен оныткан татарлар?! Алар татарча сөйләшә беләме соң? Күбесе «әти-әни» сүзен дә белми бит. Үзләре, авыз күтәреп, татарлыктан көлгән була. Алар өчен татар мәктәбен тәмамлаган кешеләр белемсез булып санала. Урысча сорау бирсәләр, татар кешесе сорауны аңламый, җавап бирә белми, имеш.
Әлеге дә баягы БДИга кагылсак та шул ук хәл. БДИны урыс телендә генә бирергә ярый. Унбер ел буе татар мәктәбендә, татарча гына белем алган укучы нишләсен? Ул бит фикерен урысчага тәрҗемә итеп тә өлгерергә тиеш. Ләкин аны гомер буе урысча укыганнар белән бер дәрәҗәгә куялар.
Шәһәрләрдә татар китап кибетләре дә санаулы гына. Татарча китап сатып алыйм дисәң дә, таба алмассың.
Татарлыкның дәрәҗәсен төшерү очраклары белән һәрдаим очрашып торам. Бәлки, шуңа да кайберәүләр, бигрәк тә яшьләр, татар телен «онытып», урысча сөйләшергә тырышадыр.
Мәктәпләрдә дә татар теле дәресләре кыскара, атнага 1-2 дәрес белән аны камилләштереп булмыйдыр. Татар теле, әдәбияты дәресләрен арттырсалар, бәлки, урыс кешеләре дә бер-ике татар сүзе булса да өйрәнер иде. Үземнең танышларым арасында татар телен өйрәнергә теләүче урыс кешеләре дә бар. Алар син әйткән һәр сүзне кабатлап бара, истә калдырырга тели.
Телебезне үстерү максатыннан, төрле тапшырулар бара, бәйгеләр уза. Безгә, татарларга, бирешмәскә кирәк. Татар телен онытмыйк, үстерик, камилләштерик! Киләчәк тормышыбыз турында уйланыйк.
Ләйсән ГЫЙМАЛЕТДИНОВА,
КФУ студенты.
«Сез урысча белмисез!!!» ,

Комментарии