Татарлар да татарча сөйләшми

Мине милләт, туган телебезнең киләчәк язмышы борчый. Бу турыда күп язалар, ләкин алга китеш кенә сизелми. Минем җитәкче урыннарда утыручы татар исем-фамилиясе йөрткән җитәкчеләребезнең бөтенләй татар телен белмәүләренә, белгәннәренең дә татарча сөйләшмәүләренә бик ачуым килә, үртәләм һәм борчылам.
Чаллыдан Илдар Халиковны Татарстан Премьер-министры итеп куйдылар һәм Түбән Кама шәһәреннән башкалабыз Казанга мэр булып Илсур Метшин килде. Алар эшли башлагач, бик сөенгән идем, үзебезнең татар кешеләре бит. Кызганычка каршы, хәзер аларга ихтирамым шактый кимеде, чөнки алар татарча сөйләшми. Аларның уйларында хәзер бары спорт кына. Эх, шуларның берәр мәртәбә рәхәтләнеп татарча сөйләгәннәрен ишетергә иде! Ул көннәрне күреп булыр микән? Мин аларны бик хөрмәт итәм, ләкин татар теленә – ана телебезгә шулай салкын караулары гына күңелне борчый. Алар безнең республикада татар теленең икенче дәүләт теле икәнен беләләр микән? Татар теленең дөнья күләмендә аралашу өчен иң әһәмиятле 14 тел арасына кергәнен беләләрме? Җәмәгать! Белмәсәләр, берәр җаен табып, аларның исләренә төшерергә иде бит, ә!
Ярый әле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ана теленә хөрмәт белән карый, татарча бик еш чыгышлар ясый. Рәхмәт аңа. Ә башка түрәләргә, министрларга татар теле бармы, юкмы – барыбер.
Салихҗан МИҢНЕГӘРӘЕВ.
Минзәлә шәһәре.

Комментарии