- 11.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
1998нче еллар. Сургут – Свердловск поездында кайтып киләм. Вагонда халык күп, тынлык, бөтен кеше изрәп йокыга китте. Сәгать төнге 3ләр тирәсе, боргаланам, һич кенә дә йоклап китеп булмый. Шул арада поезд бер станциягә туктады. Шау-шу килеп, 10-15ләп чегән керде, араларында 2 ир-егет тә бар. Йокы ачылды, бар да чегәннәрдән шикләнеп, торып утырды. Сумкаларыбызны, киемнәребезне караштырып, кырыйгарак алып куйдык. Мин дә торып утырып кулыма китап алдым. Нәшриятта яңа гына сатуга чыккан «Гыйбадәти исламия» дигән китап. Янымда утыручы хатыннарга китаптагы гыйбрәтле кыйссаларны тәрҗемә итеп барам.
Мин Татарстаннан, янымда утыручы хатын Фатыйма апа – Дагыстан мөселманы, Гөлханым–Лизгин мөселманы, сап-сары чәчле марҗа һәм бер әрмән хатыны. Бишебез биш милләттән туры килдек. Сөйләшә-сөйләшә, сүзебез дингә күчте. Дагыстанхатыны сөйләвенчә, аларда кеше үлгәч, 40 көн буе якыннарына өйдән чыгарга, өйдән кешегә әйбер дә бирергә ярамый икән.
Лизгин хатыны сөйләвенчә, алар зиратка мәеткә ашамлык илтәләр, кара киемнән киенәләр. Ә үзләре 5 вакыт намаз укыйлар. Кайбер авылларда 3 вакыт кына намаз уку тәртибе, ягъни икенде белән ахшам намазлары укылмый.
Әрмән хатыны да үз динен, үзенчәлекләрен, ата-аналарга ничек хөрмәт күрсәтүләрен, бәйрәмнәрдә бөтен нәселләре белән җыелышуларын бик матур итеп сөйләде. Ул сөйләгәндә барыбыз да, әкият дөньясына кереп киткәндәй, матур хисләргә бирелеп, йотлыгып тыңладык. Марҗа хатыны мескенкәем иренең эчүеннән, малаеның кыйнаганыннан зарланып, үзенең исерек ир, аракыдан башка дин дә, гореф-гадәт тә күргәне булмавын әйтеп, елап алды.
Сүз миңа күчте. Мин Татарстанның, Казанның матурлыгы, гореф-гадәтләребезне, Ислам динебезнең нинди чисталыкка, пөхтәлеккә илтүен, хәрам ашау, аракы эчү, зина кылу, кеше үтерү динебездә тыелуын бәйнә-бәйнә сөйләп киттем. Ул елларда хәләл итләр, казылыклар кибет киштәләрендә күренми иде әле. Минем шәраб эчмәвемә, турап куелган казылыкларын ашамавыма гаҗәпләнеп, хәйран калдылар. Мин үземчә татарларда гореф-гадәтләр, дин бигрәк тә бездә, Татарстанда сакланып калган дип ышандырырга телим.
Безнең сөйләшүне кырыйда утыручы чегән ире тыңлап бара икән. Ир әкрен генә яныбызга килеп утырды. Шундый чиста-пөхтә киенгән, 50-55 яшьләрдәге чегән ире безнең әңгәмәгә кушылды. Миңа карады да:
– Менә, сеңлем, мин еш кына Татарстанда булам. Хәтта татар театрыгызда да булдым. Сез, татарлар – динегезне, гореф-гадәтләрегезне югалткан беренче милләт. Без, чегәннәр, гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне гасырлар буе саклап киләбез. Менә синең, сеңлем, чалбар йә шортик кигән чегән хатынын күргәнең бармы? Юк. Бездә кияүгә чыккан хатын-кыз башына яулык яба. Без аның кияүдәме, юкмы икәнен шуннан беләбез, баш өстенә, чәченә генә булса да яулыгын чолгап куя. Ә сездә карт әбиләр яланбаш йөри, чалбар кия. Кайда сезнең милли киемнәрегез? Сезнең бит бала итәкле татар күлмәкләрегез бик матур. Ул күлмәкләрегез театрда гына. Бездә чегән хатыны иренә хыянәт итсә, үтерәләр. Ә сездә? – дип, үзенең сорауларын яудыра башлады.
Чынлап та, минем үз гомеремдә чалбар йә шортик кигән чегән күргәнем юк. Чегән ире сүзенең хаклыгына инанып, өстемә кигән киемемә, чалбарларыма хурланып, торырга да оялып, уңайсызланып, чегәннәр вагоннан төшеп калганчы, утырдым да утырдым.
Авызымны ачып, үземне аклардай җавап та бирә алмадым, чөнки дөрес сүзгә – җавап юк.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш шәһәре.
Милләтем өчен оялдым ,

Комментарии