Адашкан авылдашлар

Өй янында чәчәкләргә су сибеп йөрим. Бер таныш хатын шалтырата. «Сине бер кыз эзли. Туктап, «Шундый кешене белмисезме?» – дип сорады. Кулына «Безнең гәҗит»не тоткан. Синең адресны аңлатып җибәрдем», – ди. 10-15 минуттан соң өй янына ак машина килеп туктады. Машинадагы чибәр кыз: «Гәүһәрия Вәлиуллина сез буласызмы?» – дип сорады. – Бу сезнең язмалармы?», – дип миңа гәҗитне сузды.

– Әйе, минем язмаларым. Сез редакциядә эшләүче кызмы әллә?

– Юк, юк! Мин редакциядән түгел. Арча якларыннан булам.

Кыз керә-керешкә үк үзенең Үзбәкстанда яшәгән апасы турында сөйли башлады. Апасы үзбәк егете белән Үзбәкстанга китеп барган, авылга бик сирәк кенә кайта икән. Үзләре елга 2-3 тапкыр барып йөриләр.

– Юл чыгымнарына аннан товар алып кайтабыз. Барганда, Татарстаннан бал алып барабыз. Апа ире белән базарда сату итә, – дип сөйләп китте кыз.

Кыз туганнары хакында сөйли. Ә минем башымда әллә ничә сорау: нигә килгән ул миңа? Миннән бу кызга нәрсә кирәк? Шул арада кыз сумкасыннан алып, хат кисәге бирде. Хат үзбәкчә язылса да, аңлашыла.

«Исәнме, сеңлем Гәүһәрия! Туган якларга, туган җирләремә, авылдашларыма чуктин-чук сәламнәр белән, бик сагынып, зарыгып хат язучы М. апагыз.

Хатымны бик сөенеп, дулкынланып, елый-елый язам. Мин дә Кече Елга кызы идем. 17 яшем тулар-тулмас, иптәш кызыма ияреп, Үзбәкстан якларына чыгып киттем. 3-4 елдан иптәш кызым кайтып китте. Мин бер үзбәк егетенә кияүгә чыгып калдым. Ирем бик көнче булды. Үземне генә бер дә кайтармады. Үзе дә туган якларыма кайтырга атлыгып тормады. Тормышым бик әче булды. Туган авылыма, әти-әниемне җирләргә дә кайта алмадым. Айдан артык вакыт үткәч кенә, аларның вафат булганнарын ишеттем. Ирем телеграмманы яшергән иде. Язмышым шулай булгандыр.

Айсылуга рәхмәт инде, синең язмаларыңны укытып бара. Аларны укыйм да, төннәрен уйланып чыгам. Кайбер төнне күземә йокы керми, черем дә итә алмыйм. Күңелем белән гел туган якларга кайтам. Күземне йомам да, урам буйлап бар кешене санап, барлап ятам. Инде мин саный торган кешеләр дөньяда да юктыр… Өйләрен, үзләрен күз алдына китерәм. Эшем пошкан саен гәҗитне алып укыйм. Син кем баласы, кем оныгыдыр? Кем булсаң да, мине картлык көнемдә авылыма алып кайткандай булдың. Гәҗитне укып, тормышыма әрнеп тә, сөенеп тә еладым. Инде бик күп гомер авылдан хәбәр алганым юк иде. Хәбәрләшерлек, мин белгән кешеләр юктыр инде. Якын туганнар калмады бугай, бәлки бардыр да.

Татарча сөйләшкән кешеләрне очратсам, безнең яклардан түгелме икән дип, сораша идем. Аллаһның рәхмәте, бер елны Әшнәк кызы белән очраштым. Аны да ике генә тапкыр күреп калдым. Гаиләсе белән күченеп, китеп бардылар. Ходай бәхетемне бирмәсә дә, гомеремне биргән икән. Менә шулай, канаты сынган кош кебек оча да алмадым, туган якларымны күрергә тилмереп, гомер узды. Инде үлсәм дә, үкенеп, саргаеп үлмим. Гәҗиттән авылымның исемен генә уку да ни тора! Сөендем, бик сөендем, гәҗит укыганнан соң хушыма килә алмадым. Әллә саташаммы диеп торам. Язмагызны көн дә алып укыйм. Анда телгә алынган Минвәли абыйларны, Банау абыйларны, Хәсән мулланы бик яхшы хәтерлим. Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән сиңа, кызым? Елый-елый намаз укыганда, бу гәҗиткә, сиңа да рәхмәтләр укыйм.

Мине догаңнан калдырма. Туган авылымнан бер дога кылучы бар дип, иркенләп үләр идем», – дип тәмамланган хат.

Бу хатны үзем дә елый-елый укыдым. Әлеге якташым турында берничә тапкыр язарга омтылдым. Яза гына башлыйм, йөрәгем сыкрый, җаным елый башлый.

Айсылуның сүзләре буенча, бу апа инде шактый олы яшьтә. Бер көнне, әби, өйдә түземлеге беткәч, авыр хәлендә урамга чыга. Базар янына килеп җитүе була, хәлсезләнеп егыла. Татар әбиләре кебек ак яулык япкан әби янына сатучы хатын йөгереп чыга. Үзенең сату итә торган бүлмәсенә кертеп утырта. Апага су бирә. Әби хәлләнгәч, күз яшьләренә буылып: «Миңа булышырга кирәкми иде. Өемдә, наркоманнар арасында үләсем килмичә чыгып киттем бит мин. Урамда кеше күреп, җирләрләр иде. Өйдә үлсәм, күрүче дә, җирләүче дә булмас», дип елап җибәрә.

Әбинең беренче үзбәк ире инде моннан күп еллар элек вафат булган. Ике баласы да, юл һәлакәтенә очрап, дөнья куя. Хатын, берничә елдан соң, юллык булса да акча туплап, туган якларына кайтырмын дип хыяллана. Бер җыенгач, ике баласын да бик күңелсез итеп, төшендә күрә. Чит-ят җирдә, балаларының каберләрен калдырып китәргә батырчылык итми. Мин дә алар янында ятарга тиеш дигән фикергә килә һәм кайту турындагы хыялларын оныта.

…Берничә елдан соң, бер татар ирен очрата. Барлык кайгы-хәсрәтләрен онытып, шул иргә кияүгә чыгарга ризалаша. Шул ирдән, көттереп кенә бер малай таба. Малай үсеп җитеп, марҗа кызына өйләнә. Оныгы туа. Бер бәхетсез – гел бәхетсез, дигәндәй, ир дә, малай да кыска гомерле булып чыга. Әби марҗа килен һәм оныгы белән яшәп кала. Онык дигәне юньле булып чыкмый: төрмә белән өй арасында яши, наркоманга әйләнә. Марҗа килен, баласын кайнанага калдырып, үз якларына кайтып китә. Инде яше 90нан узган әби менә шулай гомер итә.

Якташ апаның туганы Айсылу «Юлдаш» һәм «Безнең гәҗит»не җыеп бара һәм апасына җибәрә икән. Айсылу артыннан, бу апага туган авылы болыннарында үскән мәтрүшкәләр һәм бал биреп җибәрдем.

Айсылу киткәннән соң, үзем дә тынычлыкны югалттым. Авыл картларыннан сораштырып карадым, 17 яшьтән авылдан чыгып киткән кызны хәтерләмиләр. Шулай да, уйладым-уйладым да, әбине туган ягына, туган туфрагына алып кайтырга дигән фикергә килдем. Карчык турында белештерә башладым. Тик, соңга калдым. Берничә көн элек, туган яктан гәҗитләр, хәбәрләр көтеп, әбием вафат булган иде… Моның өчен үз-үземне бик озак битәрләп йөрдем. Нишлисең, Ходайдан узып булмый бит. Ашыйсы соңгы ризыгы, суы, кабер туфрагы шунда, балалары янында булган күрәсең.

Адәм баласын ризык кай тарафларга гына итми шул. Болганчык елларда, бик күп авылдашлар читкә китеп урнашкан. Үземнең дә әти-әни Караганда шәһәрендә яшәп кайтканнар.

Ничә еллар буе татарча сөйләшергә, татар язмаларын укырга сусаган әбинең авылдашының язмаларын көтеп яшәве ышанмаслык та. Ходай Үзе адаштыра, саташтыра, очраштыра да шул…

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,

Лаеш районы.

Адашкан авылдашлар, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии