Татарлыгым белән горурланам!

гаиләсендә тәрбияләнүче кайбер балалар үз телендә сөйләшми. Бу нилектән соң? Минем уйлавымча, кешенең үз телендә сөйләшүе гаиләдән килә. Без гаиләдә гел татарча гына аралашырга тырышабыз, әгәр ялгыш кына урыс телендә сөйләшә башласак, әнием: «Каян килгән бу «иностраннар», мин бит урысча белмим!» – дип, шунда ук безне туктата. Кечкенә вакытымда балалар бакчасыннан абыем алып кайткан чакта, абыемның урыс телендә эндәшкәне өчен, өйгә кайткач елавым әле дә исемдә. Нишләптер миңа балалар бакчасында гына урыс телендә сөйләшергә ярый кебек тоела иде. Бу кыланышыма хәтта әнием дә аптыраган. Ә хәзер ул минем татарча сөйләшүем белән горурлана. Кибеттә яисә автобуста «шундый чиста татарча» сөйләшүемне ишеткән кеше соклануын яшермичә, мактап та куя.
Гаиләдә татарча сөйләшүче булмаса, мәктәптә урыс телендә укыса, бала ничек туган телен өйрәнсен соң? Үз тәҗрибәмнән чыгып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: гаиләдә татар телендә аралашсалар, бала буш вакытында үз телебездәге газета-журналларны укыса, һичшиксез, татар теленең ни дәрәҗәдә матур икәнлеген аңлап үсәчәк. Барысы да баланың һәм әти-әнинең тырышлыгыннан гына тора. Үз телеңдә «Әтием, Әнием» дип эндәшү дә күңелгә рәхәтлек бирә бит ул.
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.Татарлыгым белән горурланам! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии