- 15.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче тыл ветераны Шакирҗанова Вәсилә Имильямин кызына 14нче декабрьдә 100 яшь тулды. Әнисе Сөгдә апа 3 бала таба, ә Вәсилә – беренчесе. Башкортстанның Дүртөйле районы Казаклар авылында дөньяга аваз сала ул. Әти-әнисе гади кешеләр. Ләкин Вәсиләгә 6 яшь булганда әнисе үлеп китә. Озакламый өйгә яңа әни килә. 3 бала үги әни белән үсә. «Ул безне үз балалары кебек күрде, какмады, үзе дә 2 бала тапты», – дип сөйли Вәсилә апа. Олы кыз бит, кечкенәләрне карау, хуҗалык эшләре, нигездә, шул кечкенә Вәсилә җилкәсендә. 1933нче елда Казаклар җидееллык мәктәбенә беренче сыйныфка бара. Ул чакта балалар бик иртә кул арасына керә иде шул. Вәсилә дә мәктәп елларында ук колхоз эшләренә дә йөри. Өйдә дә эшләрне тавык чүпләп бетерерлек түгел. 7нче сыйныфны төгәлләгән Вәсилә укуын дәвам итә алмый. Кая инде ул, 5 балалы ишле гаиләдә өлкәненә белем алып йөрүләр, калганнарга да насыйп булмый укулар...
Колхозлашу еллары аның хәтерендә. Абзарларыннан малларын, ат, арба-чаналарын, сукаларын алып чыгып китүләре шаһиты булу җиңел булмагандыр. Вәсилә мәктәптән соң, үз мөлкәтләрен дә тартып алган колхозда инде шул колхоз кешесе булып эшли башлый. Барына да түзәрләр иде әле. Тормыш үз эзенә төшеп бара бит... Әмма сугыш... 5 баласын язмыш кочагына калдырып Имильямин 1941нче елда ук фронтка китә. Балалар аны озатканда соңгы тапкыр күрүләрен аңларга теләми, әмма әтиләре сизгәндер: аңа әйләнеп кайту язмаган икән – ул хәбәрсез югала.
«Авыл башында чираттагы төркемне озатабыз. Атка җигелгән зур арбаларда безнең әтиебез дә бар. Халык елый. Хушлаша. Мин дә ачыргаланып, кычкырып елап, кул болгап калдым. Атлар күздән югалганчы, карап тордык. Аның авырлыкларын сөйләп аңлатып бетерерлек түгел», – дип күз яшьләрен сөртә Вәсилә апа.
Сугыш башланганда Вәсиләгә әле 15 кенә яшь. Сугышка кадәрге тормыш та мактанырлык түгел, ә менә сугыш еллары котчыккыч михнәтле була. Сугыштан соң да җиңеллек килми. Хәерчелектән, ачлык, ялангачлыктан әле дистә еллар котыла алмыйлар. «Язга чыгуга бар да басуда. Чабатадан. Бозлы балчык ерып өшегән бәрәңге җыюлар искә төшә дә, әле дә туңып-өшеп китәм. Аның каравы күмәче бик тансык, тәмле була иде. Без табигатьтә үстек. Шуңа таза булганбыздыр. Юа, кузгалак, кычыткан, акбаш, алабута, ат кузгалагы... Ни генә ашамадык, алар безне ачлыктан алып калды. Шул үлән ашап җан асраган балалар, үсмерләр, хатын-кызлар, карт-коры җилкәсендә бар авыр эш. Кешеләр генә түгел, мал-туар да ач. Түбәләргә япкан саламнарны ашатып бетердек. Атлар басып тора алмый, күтәрәмгә калдылар. Аларны бастырып, корсакларыннан бау белән бәйләп күтәртеп куялар иде. Җирне эшкәртәсе бар. Атлар юк. Көрәк белән чыгабыз казырга. Көндәлек норманы үтәгән кешегә 500 г он бирәләр. Шул он өчен кара төнгәчә җир сукалыйбыз. Кибетләр буш, акчасы да юк, товары да. Кытлык. Такта чәйләрне дүрткә бүлеп саталар. Шырпы, тоз, сабын керосин юк», – дип сөйли Вәсилә апа.
Бу михнәтләр ил белән килде шул. Халык җиңү өчен тырышты. Фашистларны тизрәк дөмектерергә дип шулай көнне-төнгә ялгап эшләп йөргән җиреннән Вәсиләне Свердлов өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Шунда ул, сугыштан җиңү яулап кайткан фронтовик егет Шәрифҗан белән таныша. Шәрифҗан да эшчән кызны үз итә һәм Башкортстан кызын үз туган ягы – Кызыл Юл районы (хәзерге Арча районы) Яңа Ашыт авылына алып кайтып китә. Шулай итеп 1946нчы елның 6нчы ноябрендә илдә тагын бер гаилә барлыкка килә – Вәсилә белән Шәрифҗан бергә яши башлый.
Башта Яңа Ашыт авылында төпләнәләр, совхозда эшлиләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. 1948нче елда Сәлихҗан, 1950нчедә – Гөлсәрия, 1952нче елда Мөнирә туа. 1952нче елда Яңа Кенәр авылына күчәләр. Вәсилә апа урта мәктәптә җыештыручы булып эшли. Аннан Кызыл Юл нәшриятында хәреф җыючы, Тукай промкомбинатында тегүче була. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә төнге тәрбияче булып эшләп 1980нче елда лаеклы ялга чыга. Аннан соң да эшен дәвам итә: хезмәт кенәгәсендә эштән туктаган вакыты 1997нче елның 1нче июне дип язылган.
Авыр балачак артта, инде гаилә корып, балалар үскәнгә сөенеп, тормышлар бөтәя дип шатланып яшәп ятканда яңа авыр сынаулар да көткән икән әле. 1972нче елда балаларын ятим, сөекле хатынын тол калдырып ире Шәрифҗан авырып үлеп китә. Пар канатлар булып 26 ел гына яшәп калалар. Бу кайгыларның соңгысы түгел: 2008нче елда улы Сәлихҗан, 2010нчы елда кызы Гөлсәрия вафат була. Түзсен генә ана йөрәге. Түзә. Сабырлыкны ул диндә таба. Бүген Вәсилә апа намазлы. Дин китапларын укый. Гыйлем җыя. Бүгенге тормышка шөкер итеп яши: «Без күргәнне балаларга, оныкларга күрергә язмасын, сугышлар була күрмәсен», – дип намаз саен дога кыла.
Бер кочак газеталар алдыра икән ул. Арада «Безнең гәҗит» тә бар. Аларны күзлексез дә укый ала әле. Кулында кнопкалы телефон. «Бик ипле, рәхәт нәрсә», – дип елмая аңа карап. 9 май Җиңү көнендә митингта катнаша мактаулы тыл ветераны. Күкрәгендә күп санлы медальләр ялтырый.
Вәсилә апа белән бик озак сөйләшеп утырдык. Аяклы тарих ул. Сөйләр сүзләре бик күп. Еш кына күзләре дә дымлана. Ул күргәннәрне тыныч кына тасвирлап булмый шул, күңел тула.
Вәсилә апаның кызы Мөнирә Кырымда, ә үзе оныгы Дамир, килене Рәзинә тәрбиясендә яши. Аның 9 оныгы, 14 туруны бар.
Вәсилә апа, сине ихластан олы юбилеең белән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр биреп, сәламәтлек белән, муллыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен!
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

Комментарии