Югары Орының тарихы да югары

Югары Орының тарихы да югары

Татарстан Республикасы Арча районының төньяк чигендә, урман буенда, ямьле табигать кочагына сыенып утырган бер авыл ул Югары Оры. Район үзәге Арча шәһәреннән 45, Казаннан 111 чакрым ераклыкта. 

Ошбу татар авылы тарихында аның шанлы үткәнен, горур бәк һәм морзаларын, Алма Абыз нәсел дәвамчыларын, ике мәчете, мәдрәсәләре булган мөселман мәхәлләсенең, эшчән халкының якты эзләрен күрәбез. 

Әлеге юллар «Тарих, вакыйгалар, кешеләр...» дип исемләнгән китаптан. Ул Арча районы Югары Оры авылы тарихына багышланган. Аны шушы авылда инде күп еллар имам вазыйфасын башкаручы Феликс Фазылҗанов теләктәш коллектив туплап халык хозурына тәкъдим иткән. Китапта архивлардан табылган гаять кыйммәтле тарихи мәгълүматлар, Югары Оры авылы тарихы гына түгел, тирә-яктагы татар, мари авыллары язмышы да сурәтләнә. Бу аңлашыла да, Казан артының бу авылларында төрле милләт вәкилләре яшәгән, милләтенә карамый үзара ярдәмләшеп эшләгәннәр, көн күргәннәр. Мондый бердәмлек бүген дә дәвам итә. Мин исә үзем ут күршеләр, Түбән Оры авылыннан (халык телендә аны Байлар Орысы дип тә йөртәләр), ә бездән инешебез буйлап өскәрәк менгәч Югары Оры. Шушы авыл балалары белән бер мәктәптә укыдык, аралаштык. Ике авыл яшьләре уртак гаиләләр корды, балалар үстерә... 

Менә шушы тирән эчтәлекле китапны тәкъдим итү кичәсендә миңа да катнашырга туры килде. Аны Яңа Кенәр авылы китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. 

Югары Оры авылына 1646нчы елларда нигез салынган дип фаразлана. Югары Оры аның революциягә кадәр үк теркәлгән рәсми исеме. Ә халык телендә авылны «Каенлык», «Су башы» дип тә йөрткәннәр. Тагын бер тарихи исеме бар – Ясаклы Оры, бу крестьяннарның XVII-XVIII гасырларда ясак түләп торуы белән бәйле. Халык нигездә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Тарихчы Радик Салихов фикеренчә, Ясаклы Оры специфик авыл – Байлар Орысының башы булып тора. Галим татар капитализмының авылда – Байлар Орысында тамыр алуын бәян итеп, гаҗәеп ачыш ясаган иде инде. Чөнки бу типик булмаган күренеш. Мәсәлән, урыс капитализмы шәһәрдә барлыкка килгән. Менә шул Байлар Орысындагы завод-фабрикаларда тирә-як авыллардан да килеп хезмәт иткәннәр. Шул исәптән Югары Орыда яшәүчеләр өчен дә эш урыннары булган ул. 

Байлар Орысыннан мөселман галим Абдразак бин Алма абызның токымы Югары Орыда мулла булып хезмәт иткән. 

Революциягә чаклы халык саны мең кешегә якын була. Сугыш башланыр алдыннан йорт салырга урын да калмый. Ләкин сугыш... матураеп килүче Югары Орыдагы тормышны да җимерә. Фронтка 216 кеше китә, 75е генә кире әйләнеп кайта. 

Тарих әле тулысынча өйрәнелмәгән. Бу Югары Оры авылына гына хас түгел. Революциягә чаклы тарих аныграк, тулырак, әмма революциядән соңгы чын хак тарихтан хәбәрдарлык җитми. Әйтик, репрессия турында мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Юкса, бу яклардан дистәләгән гаиләләр сөрелгән. Аларның язмышлары авылларда онытылган. Аларны, мөгаен, искә алырга ярамагандыр. Әнә шулай ярамаганлык белән тарихыбыз да бөтенләй онытылмагае. 

Әлеге китапны төзүчеләр әнә шул тарихыбызны оныттырмас өчен зур хезмәт куйганнар. Дөрес, анда кара таплы чорлар, нахакка сөрелгән шәхесләр бик аз телгә алына. Һәр авылның, шул исәптән Югары Оры авылының да тарихы данлы дип сөйлибез икән, ул тарихны шул золым тәгәрмәче астында калган шәхесләр дә корган. Революциядән соң, башлыча властьны үз кулларына хөрәсән-ялкаулар алып, булдыклыларның байлыгын талаган. Әнә шул «герой»ларны да бәян итәргә вакыт җиткәндер, тарихта кара таплар кабатланмасын өчен. Дөрес, бу хакта мәгълүматлар бик ярлы, ул ябык киштәләрдә ята. Үзгәртеп кору елларында ачыла башлаган НКВД архивы, кабат томаланды бит. Бу чорларны белгән өлкәннәр дә китеп бара. 

Авылда өнсез калдыра торган вакыйгалар, риваятьләр дә яши. Мәсәлән караклыкка каршы көрәш... «Кытай» кушаматлы угрыны тереләй җиргә күмү бәяне дә тирә-якта онытылмас риваять булып телдән телгә күчеп, бүгенгәчә яши.

Әмма ни генә булмасын, авыл иманын югалтмаган. Мәчет манарасы киселү тарихын да онытмыйлар. Иң мөһиме – авылның бүгенге тормышы тарихка матур булып кереп калыр. Аның үзәгендә мәчет нур тарата. Аннан яңгыраган Азан минем авылымда да ишетелә. Авылның таркалмавында «Аю» ширкәтенең дә өлеше зур. Башка авылларны «Вамин» кебек ширкәтләр кабып йотканда, талаганда, минем классташым Яхъя Сафиуллин шушы «Аю» ширкәтен оештырып, Югары Оры, Сөрде авыллары иминлеген саклап калдылар. 

Тарихын онытканнар халык булып кала алмый. Тарих безгә горурланыр өчен дә, гыйбрәт алыр өчен дә кирәк. Арча районының Югары Оры авылы турындагы китап әнә шул максатны гамәлгә куюда зур хезмәт булып тора. Аны әзерләүчеләргә, Феликс әфәнде әйткәнчә, Вәгыйзь Каюмов, Әлфия Бакыева һәм башка авылдашларга, тарихи китап булдыруда ярдәм күрсәткән якташларга, ярдәмчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Изгелек җирдә ятмас. 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Татарстан, Арча районы Югары Оры авылы

Комментарии