САРЫТАУ ТАТАРЛАРЫ БАШКА

САРЫТАУ ТАТАРЛАРЫ БАШКА

Сарытау шәһәре һәм өлкәсендә 58 мең яшәп, гомум халык исәбенең 2%ын гына тәшкил итсә дә, факторы монда күпкә көчлерәк. Башка халыклар ярыша алмаслык тарихы булган, милли яшәеш системасы оештырып җибәрергә ниятләүче Сарытау татарлары белән бүген хакимият тә, башка вәкилләре дә санлашырга мәҗбүр.

Узган атнада без, бер төркем татар яшьләре, Сарытау шәһәренә юл тоттык. Максатыбыз – Сарытауда татар җәмгыяте белән танышу, татар яшьләре белән аралашу, бу як тәҗрибәсен өйрәнү иде.

Сарытау электән үк татар җире саналса да, Казаннан шактый ерак урнашкан. Монда бар да башкача. Татарстаннан соң юллар безне 20 гасыр артка алып кайтты. Ульян, Пенза, Сарытау өлкәләре юллары – ул Русиянең бүгенге чынбарлыгы. Шул ук вакытта монда татар тарихы эзләре. М5 юлында безне һәрдаим татар авыллары, татар исемле елгалар озатып барды. Як-ягыңа баксаң, анда – Алтын Урда даласы. Юл янында урнашкан кафе-кунакханәләрне татарлар тота. Мәсәлән, Пенза-Ульян өлкәсе чигендә кафе-кунакханәләр белән мәһабәт мәчет тора. Мишәрстан татарлары бүген кече-урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп көн итә.

САРЫТАУНЫҢ МИЛЛИ ҖАНЛЫ ТАТАР БАЕ

11 сәгать эчендә Сарытауга килеп җиттек. 22 градус җылы, Идел елгасы… Шәһәр үзәгендә безне милли мөхтәрият рәисе Зөфәр Хәкимов каршы алып, Сарытау белән таныштырды.

Биредәге татар оешмалары эшчәнлегенә һәм күп кенә милли эшләрдә «Нарат» холдингы башлыгы Камил Әбләзев ярдәм итә икән. Белгечләр фикеренчә, «Нарат» – бүген 50 млн АКШ долларына ия булган холдинг.

Камил әфәнде Сарытау өлкәсенең иң бай һәм иң тәэсирле кешеләренең берсе санала. Үзе халык арасында бик күренми, журналистлар белән сирәк очраша, мактану һәм макталуга хирыс түгел. Ул эшмәкәрлек белән беррәттән тарих белән дә бик нык кызыксына икән. Монда аны иң милли җанлы татар дип атыйлар. Камил кебек кешеләрне Татарстанда 1-2не генә санап була диләр, чөнки ул бүген татар телен тирәнтен өйрәтүче 9 мәктәпкә, 12 татар сыйныфына ярдәм итүче, мәчетләр салдыручы татар бае.

Мәсәлән, өч катлы бер мәктәпнең соңгы каты бөтенләй башка мәктәпкә караган булган.

– Анда түшәмнән су үтә, ут чыбыклары идәндә куркыныч хәлдә аунап ята иде. Ремонтны күз йомып ачканчы эшләделәр, башка халыклар моңа шаккатты, – дип сөйләде мәктәп директоры Зөлкия Идрисовна.

20 еллыгын билгеләүче бу мәктәптә бүген 40 укытучы 350 укучыга белем бирәләр. Анда татар, рус, төрек, инглиз һәм башка телләр укытыла, мәктәптән соң һәрдаим чаралар, түгәрәкләр оештырыла. Әлбәттә, укытучыларның барысы да татарлар. Әмма балаларның бер өлеше коридорда русча аралаша.

– Әгәр дә бөтен татарлар да Сарытау татарлары, Камил әфәнде кебек милләт өчен эшләсә, татарлар Русиядә сан буенча икенче халык кына булып калмаячак, дип уйлыйм. Камил Әбләзев гади эшмәкәр түгел, ул тарих турында тирән уйланучы, шул хакта язучы да шәхес. Хәзер чын, дөрес тарих языла башлады. Татарлар элекке Советлар Союзы җирендә үз урыннарын табып, үзләре хакында сүз әйтәчәк әле. Тарихи гаделлек җиңеп чыксын өчен, – дип кушылды «Нарат» холдингы идарәсе җитәкчесе Алексей Богданов.

Биредәге яңалыклар моның белән бетми. Әйтик, бер ел элек Сарытау хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасы булдырган. «Күбебез авылда үсте. Шәһәрдә тормыш алып бара башлагач, тел, мәдәният онытыла башлады. Шуңа да бер төркем татар хатын-кызлары җыелырга булдык», – ди алар.

«Ак калфак» төрле чаралар оештырып, Казаннан кунаклар чакырып тора. Бу оешманың тагын бер үзенчәлеге – таныштыру хезмәте оештырып җибәрүендә. Резеда Ишмөхәммәтова бу хакта:

– Бүген күп татар кызлары һәм егетләре ялгыз. Аларны ничек тә кавыштырырга кирәк. Шуңа да без танышу хезмәте эшен башлап җибәрдек. Егет-кызларыбыз урысларга китә икән, милләтебезнең киләчәге юк. Бүген танышу хезмәте белән 15 пар кавышты, – диде.

ЯҢА ГУБЕРНАТОР ТАТАРЛАРНЫ ИНКАРЬ ИТӘ

Әле 10 көн элек кенә Сарытауда яңа губернатор билгеләнгәч, вәзгыять бераз киеренкеләнгән. Моңа кадәр Сарытау губернаторы Павел Ипатов 7 ел дәвамында татарлар белән яхшы мөнәсәбәттә булган. Ул, үз теләге белән отставкага киткәч, губернатор булып Валерий Радаев билгеләнә. Ул элекке губернатор белән дус булган катламнарны кабул итми. Шул рәвешле, әлегә Камил Әбләзев белән дә диалогка бармый. Әмма Сарытау татарлары моны вакытлыча күренеш дип саный.

Безгә Сарытауның милли сәясәт министры Павел Шевчук белән аралашырга да туры килде.

– «Саратов» сүзе килеп чыгышы ягыннан татарныкы дигән версия бар. Өлкәдә Алтын Урдага кадәр яшәгән Үкәк шәһәре булган. 850 ел элек монда католиклар һәм правослаулар чиркәве, синагога, мәчет булган. Бүген генә түгел, Алтын Урда вакытында ук халыклар дус-тату яшәгәннәр», – диде ул урыс тарихчылары «феноменын» сызып ташлап.

ИСЕРТКЕЧ ЭЧЕМЛЕКСЕЗ ТАТАР ДИСКОТЕКАСЫ

Кичкә без Сарытау шәһәрендә үтәчәк татар дискотекасына чакырулы идек. Клубка кергәндә һәркемнең букчасын тикшереп карадылар, чөнки бу кичәдә спиртлы эчемлек куллану катгый тыела. Гомумән, бу як яшьләре иманлы булу белән аерылып тора. «Сарытау» татар яшьләре оешмасы башлыгы Рөстәм Гыйлметдинов бу нисбәттән болай диде:

– Берәү татар дискотекасы оештырырга тәкъдим итте. Дини кеше буларак, бу тәкъдимгә аптырап калдым һәм бу татар җыены түгел, ә исерекләр җыены булачак дип уйладым. Берникадәр уйлашкач, исерткеч эчемлексез генә дискотека оештырырга булдык. Менә хәзер 500ләп яшьләр җыела. Барысы да аек. Хәзер татар яшьләре клуб музыкасыннан милли көйләргә яраклаша бара.

Рөстәм Гыйлметдинов – Русия ислам университетын тәмамлап, милләттәшләренең махсус чакыруы белән Сарытауга барып урнашкан Казан егете. Аны монда күбрәк Рөстәм хәзрәт дип йөртәләр.

– 10 ел татар яшьләре белән эшлим һәм яшь буын минем күз алдында. Соңгы елларда татар яшьләренең милләткә карата хөрмәте көчәйде. Гади мисал – телефонда татар җыры кую, машиналарга «Я татарин» дигән язма ябыштыру… – дип уртаклашты ул. – Сарытау шәһәре үзәгендә татар зираты урнашкан. Аны һәрчак карап торабыз. Корбан бәйрәме вакытында авылларга барып, әби-бабайларыбызны кунак итәбез. Алтын Урда шәһәре – Үкәк шәһәрендә татар мәчете булган. Шунда экспедиция оештырмакчыбыз. Безнең яшьләр 3 ел саен алмашып тора. Кеше университеттан соң олы тормышка аяк баскач, яшьләр оешмасына һәрдаим килә алмый. Әмма анда милли хис саклана һәм кирәк вакытта җыелалар. Алар урынына башка яшь буын килә һәм шушы мәктәпне үтәләр.

САРЫТАУ КИЛӘЧӘГЕ – МӘХӘЛЛӘДӘ

Бүген биредәге татарларның бер проблемасы бар – ул Сарытау мөфтияте белән татар оешмаларының аерым эшләве. Татарлар Дини идарәдән ярдәм күрми диярлек. Мөфтиятнең позициясе, милләтенә карамастан, бөтен мөселманнар белән дә эшләү булырга тиеш, анысы. Шуңа да карамастан, 70ләп мәхәлләнең күпчелеген татар тота.

Бүген татарлар Энгельс шәһәрендә мәчет салырга ниятли. Энгельс белән Сарытау бик якын урнашкан шәһәрләр, аларны Идел елгасы гына аерып тора. Энгельста уникаль урын сакланган – 200ләп татарның өйләре бер тирәдә урнашкан. Татарлар тупланып яшәгән урында якын арада мәчет салыначак. Мәхәллә халкы да тупланган, акча да җыелган.

Димәк, яңа татар мәчете мәхәлләсе ачылачак. Татарлар монда эш иткәндә шанлы тарихка игътибарын юнәлтә. Сарытауда халыкның 2%ы гына татар булуын исәпкә алсак, үзеннән-үзе бер сорау туа: башка милләт вәкилләре белән үзара каршылык юкмы? «Протестлар шактый. Шуңа да карамастан, әкренләп үз юлыбызны салып маташабыз» , – ди җирле татар яшьләре.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Казан – Сарытау – Казан.

Комментарии