- 17.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Ямал – ненец теленнән «җир чите» дигәнне аңлата икән, мин менә күптән түгел шул җир читендә – Ямал ярымутравында, Салехард шәһәрендә булып кайттым. Чыннан да, Ямал ярымутравының төньягында коры җир бетеп, Кар диңгезе, Төньяк Боз океаны, Арктика – Котып башлана… Аның җир дигәне дә бу тирәләрдә мәңгелек туңнан тора икән – тундраныказып бер метр аска төшүгә, бозлык башлана, ул йөзәр метр тирәнлектә булырга мөмкин. Өстә – тундра, сирәк-мирәк үскән кәрлә агачлар, төпсез сазлыклар, һәм бөтен яктан су, су, су… Алтай тауларыннан башланган Обь елгасы биш мең ярым чакрым юл үтеп, биредә «Обская губа» аша Кар диңгезенә коя, ярымутрауны көнбатыштан Кар диңгезе чорнап алган, эреле-ваклы күлләр дә бик күп. Биредә кышларын 40-50 градус салкын һәм тоташ караңгы төн, ягъни кояш бер дә чыкмый, ә җәй бик кыска һәм салкынча була, аның каравы кояш бер дә батмый – тоташ көн…
Салехард – Ямал-Ненец автоном округының башкаласы, ул нәкъ Поляр түгәрәк өстендә (Полярный круг), 66нчы параллельдә урнашкан дөньядагы бердәнбер шәһәр икән. Бөек галим Дмитрий Менделеев аны Русия империясенең географик үзәге, дип хисаплап чыгарган булган, ә хәзер җир чите санала.
Аллаһның рәхмәте белән, быел язын, Сургутка килгәч, Себер мөфтие Таһир хәзрәт Саматов мине Салехардка алып барырга булды. Ул үзе самолетка билетлар алды, очып китәргә дип, таң белән Ноябрск шәһәренә килдек… Салехардта томан, самолетларны кабул итми икән. Ул көнне Таһир хәзрәт белән көне буе Ноябрск шәһәре аэропортында утырдык, самолетыбыз очмады. Кичен безне шәһәр кунакханәсенә алып кайтып урнаштырдылар, ә Таһир хәзрәт, миннән гафу үтенеп, поезд белән Яңа Уренгой шәһәренә, җомга намазы укытырга китте, ул бу юлы Салехардка бармаска булды. Ә мин тагын 2 көн Ноябрск аэропортында Салехардка самолет очканын көттем, чөнки Ноябрскида коточкыч буран башланды, җил-давыл котырынды…
Кечкенә генә самолет бик авырлык белән очып китте, җилне җиңеп, Надым өстеннән, Салехардка таба юл алды…
Салехардка болай гына кереп булмый икән, йә «Зур җир»дән (Материк) юллама кирәк, йә Ямалдан чакыру кирәк, паспорт режимы. Аллаһның рәхмәте, бу юлы да паспорт күрсәтеп кенә үтеп киттем, бәлки, Таһир хәзрәт алдан исемлеккә керткән булгандыр, бәлки, мине каршы алучы Салехард имамы Абдулла хәзрәт чарасын күргәндер. Мин җир читенә аяк бастым. Урамда ун градус чамасы салкынлык, чалт аяз көн, якты кояш.
Ямал-Ненец автоном округында 14 мәхәллә бар, Ноябрск, Яңа Уренгой, Муравленко шәһәрләрендә хан сараедай мәчетләр эшләп тора, кайберләрендә гыйбадәт йортлары (молильный дом) гына бар, кайберләрендә хәзергә анысы да юк. Ә Ямал ярымутравында Салехардтагы кебек мәчет башка юк. Салехардның үзәгендә, Шайтанка елгасы буендагы бу таш мәчетне 2000 елны төрекләрнең «Ямата» фирмасы салган, ул бөтен тирә-якка нур чәчеп тора. Дөрес, татарлар биредә 1992 елда ук гыйбадәт йорты ачкан була, анда намазлар укыйлар, бу яңа мәчетнең артыннан да җирле Себер татарлары йөри.
Салехардта 40 мең кеше яши, шуның 5 меңнән артыгы – татарлар, нигездә, Себер татарлары. Миңа калса, биредә алар да төп, җирле халык, чөнки бу җирләр заманында Себер ханлыгы биләмәләре булган, аңа кадәр Алтын Урда дәүләтенә кергән. Биредә вогул-остяклар һәм татарлар гомер бакый иңгә-иң торып яшәгән, бергә ил-җир тоткан, урысларга һәм көчләп чукындыруларга каршы гасырлар буе бергәләп сугышканнар, көрәшкәннәр.
Салехардта Себер татарлары күп яши, дидек, алар, нигездә, Тубыл тирәсендәге татар авылларыннан бирегә килеп төпләнеп калучылар. Шулай ук монда эш буенча килгән Идел-Урал татарлары да, сөргенгә сөрелгәннәрнең нәселләре дә бар, Ямал ярымутравы узган гасырларда төп сөрген урыны, төрмә зонасы булган бит. Салехардның үзендә зур завод-фабрикалар юк, халык бюджет системасында һәм «Газпром»да эшли. Ямал – Русиянең төп газ чыганагы, монда чиксез байлык, бөтен дөньяны газ белән тәэмин итәргә җитәрлек. «Газпром» үзе дә җавапсыз калмый – округтагы бөтен социаль эшләрне үз өстенә ала – мәчетен дә, чиркәвен дә салдыра, шәһәрләрне дә гөл итеп тота. Салехард белән дә шулай ук. Әле моннан 15-20 ел элек кенә бараклардан торган Салехардны хәзер танырлык та түгел, диләр. Һәрберсе архитектура ядкәре булырлык бу йортларны төрек төзүчеләре салган, Салехардны, өр-яңадан, алар төзегән. Әлбәттә, «Газпром» акчасына.
Халык акчаны аз алмый, «Газпром»дагылар айга йөз меңнән артык, ә бюджет системасында эшләүчеләр 40 мең тирәсе ала икән, пенсияләр дә 20-30 мең тирәсе. Әлбәттә, монда тормыш та кыйммәт, чөнки барлык ризык читтән китерелгән, үзләрендә яшелчә-җимеш үсми, аның каравы балыкның нинди генә төрләре юк, үз балыклары! Болан ите дә үзләренеке, биредә хәтта гарәп илләренә хәләл болан ите саталар.
Татарлар, нигездә, мәчет тирәсендә тупланган, биредә Гает бәйрәмнәрендә халык мәчеткә генә сыймый, хакимият мөселманнарга зур заллар бирергә мәҗбүр була икән. Дөрес, ул гаетләргә йөрүчеләрнең барысы да татарлар түгел, Урта Азия, Кавказ мөселманнары да күп. Салехард мәчете имамы, милләттәшебез, Башкортстан тумасы Абдулла хәзрәт Хәбибов әйтүенчә, 130 мең сум тирәсе фытыр сәдакасы җыела икән, ел саен Хаҗга баручылар саны арта бара.
Абдулла хәзрәт Себер татарларының мәчеткә аз йөрүен, дингә салкын карауларын әйтте. Мәчеткә, нигездә, дагыстанлылар йөри икән… Вәгазьләр бары тик урысча гына алып барыла. Шул сәбәпле татарлар мәчеттән тагын да ераклашканнар.
Инде Салехард татарларының милли тормышларына да бераз күз салыйк. Ни гаҗәп, моннан 20 ел элек биредә милли тормыш гөрләп торган, тарихи форсаттан файдаланып, округта беренчеләрдән булып, Себер татарлары иҗтимагый оешмаларын төзеп куйганнар. 1992 елның ноябрендә биредә татарларның «Ватан» ассоциациясе төзелә, шул ук елны татар мәдәният үзәге эшли башлый, беренче Сабантуйлар, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре уздырыла, «Каз өмәләре» сәхнәгә менә. 1998 елда татар милли-мәдәни автономиясе төзелә. Боларның барысын да оештырып-башлап йөрүче кеше милләттәшебез Равил абый Ниязов була. Ул – шушы Ямал ярымутравында, Яр-Сале бистәсендә, Тубыл ягыннан бирегә сөргенгә сөрелгән Себер татарлары гаиләсендә туа, педагогик белем ала, шактый еллар мәгариф системасында, эчке эшләр бүлекләрендә эшли. Илдә бераз дини һәм милли ирек башлангач, Равил абый башы-аягы белән татар эшләренә чума. Югарыда телгә алган милли оешмаларны ул оештыра, 1992 елда ук радиодан татарча тапшырулар башлап җибәрә. Башта дүрт ел бушка эшли, аннан аны «Ямал» Дәүләт телерадиокомпаниясенә хәбәрче итеп алалар.
Равил абый Ниязов белән Салехардта берничә тапкыр очраштым, татар милли оешмаларының бүгенге хәле белән кызыксындым. Кайчандыр бөтен Ямал-Ненец автоном округы татарларын күтәргән Салехард шәһәре бүген үзе шактый авыр хәлдә икән. «Ватан» оешмасына яңадан теркәлү узарга кирәк, башка милли оешмалар эшләми, башлап йөрүчеләр олыгайган, яшьләрдә тәҗрибә, элеккеге дәрт юк… Иң кызганычы, Салехардта татар теле укыту бетерелгән. Югыйсә, 1993 елда Салехардның 1, 3, 6нчы мәктәпләрендә 129 бала татарча укыган бит! Гомерендә дә татар теле укытылмаган Салехард өчен бу могҗизаи хәл булган! 2001 елда бу сан инде 40 балага калган, 2005 елда – 19 бала, хәзер бер дә юк… Үзе дә педагогик белемле, Котыпта яшәүче татар балалары өчен берничә дәреслек язган һәм Салехардта дистә елдан артык татар телен укыткан Себер татары Нурлыгаян апа Уразаева белән дә очрашып сөйләштем. Әйе, Нурлыгаян апа да, Равил абый да бераз олыгаеп киткәннәр, әмма аларны алыштыручы юк, күрәсез, алар туктагач, эш тә туктаган. Димәк, Котыпта милләтебез яшәсен, татар булып калсын, дисәк, өлкән буынга яңадан җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк – оешманы теркәтергә, милли мәдәниятләр үзәгендә булса да (ОЦНК) яңадан татарча укыта башларга, мәчеттә дә татарча уку курслары оештырырга, архивны, татар тарихын барлый башларга кирәклеген әйттем. Бүгенге көндә теркәлмәгән татар оешмасы белән Себер татары, журналист Хәсәнә Боязитова җитәкчелек итә, аңа тагын да активрак, эзләнүчән булырга, элек булганнарны яңадан торгызырга киңәш ителде. Ә дин эшләре буенча аларга үзе дә хәзер Салехард мәчетендә укып йөргән милләттәшебез, Себер татары, ихлас күңелле Нурия ханым Сәгыйтуллина ярдәм итә ала.
Хөкүмәт гөрләп эшләп торган татар мәдәният үзәген бетереп, «Милли мәдәниятләр үзәге» төзегән һәм татар үзәген анда «Төрки мәдәниятләр үзәге» итеп керткән. Хәзер Сабантуй да, җирле үзешчәннәрнең концертлары да шушы үзәк аша эшләнә, барысы да хакимият кулында. Биредә 1992 елда ук «Дуслык» татар җыр ансамбле төзелгән, алар хәзер дә яхшы гына эшләп килә, җитәкчесе – Зөлфия Кашапова. Костюмнары матур, үзләре актив, Салехардта гына түгел, Русиядә уздырылган башка мәдәни чараларда да катнашалар, ә Салехардта бөтен татар бәйрәмнәрен алар тотып тора. Әмма бу үзешчән татарлар тулысынча хакимият кулында, алар рөхсәте белән генә сәхнәгә чыга алалар, халык белән турыдан-туры элемтәләре юк. Әлбәттә, хакимият татар үзешчәннәрен төрле мәдәни чараларда файдалана, әмма «Дуслык» ансамбле үз инициативасы белән заллар ала алмый, халыкны җыя алмый… Бәлки, шуңа күрәдер дә бирегә «Зур җирдән» (Материктан) соңгы вакытта татар артистлары да килми икән. Ә татар язучылары, татар тарихчылары, милли сәясәтчеләр турында әйтерлек тә түгел – мин Татарстаннан Салехардка килгән беренче язучы-тарихчы, милли сәясәтче булып чыктым…
Салехардка килүемнең тагын бер сәбәбе – биредәге музей эшләре, аларның архивлары белән танышу иде. Аллага шөкер, мин бу максатыма да ирештем. Салехардка барганчы ук интернет аша андагы музейларда ниләр барлыгы турында өлешчә белә идем. Үзем белән музей өчен бүләккә Михаил Худяков турындагы монографиямне алдым, ул китап миңа алга таба биредәге тарихчыларның күңелләренә үтеп керергә ачкыч булды. Узган гасырның утызынчы еллары уртасында Салехард тарихын өйрәнгән, биредә археологик казу эшләре алып барган һәм меңнәрчә борынгы әйберләр тапкан Василий Степанович Адриановны, 1936 елны Худяков белән бергә хөкем итәләр һәм атып үтерәләр. Минем китабымда Адрианов турында да яңа мәгълүматлар бар иде. Шуңа күрә Салехард шәһәренең Шемановский исемендәге округ музей-күргәзмә комплексында мине зурлап кабул иттеләр, 5 сәгать вакытларын миңа бирделәр, бөтен ачык һәм ябык залларны күрсәттеләр, китапханә белән таныштырдылар.
Мин «Котыпта татар тормышы» дип аталган китабым өчен материал туплый башладым, ә Салехардта әле өйрәнәсе нәрсәләр бик күп. Шуңа күрә бу җир читенә – Ямал ярымутравына яңадан киләм, дип киттем. Чөнки биредә милләттәшләрем, дин кардәшләрем, фикердәшләрем яши, биредә, мәңгелек туң астында, мәңгелек татар тарихы үз ачылышын көтеп ята…
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2012 ел, апрель.
Җир читенә сәяхәт ,

Комментарии