- 20.01.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №3 (21 гыйнвар)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Газетның 2009 ел, 14 гыйнвар санында Эльвира Фатыйхованың “Латин графикасы кемгә кирәк?” язмасында студентлар белән әңгәмәдә профессор Илдар Низамов “Төкердек без төрекләргә!” дип әйткән булып чыккан. Мондый фикерне һәм гыйбарәне минем беркайчан да, беркайда да әйткәнем юк.
Бу очракта һәм контекстта андый мәгънәсез, хата гыйбарәне әйтергә сәбәп тә, җирлек тә юк. Мин студентларга: латин алфавитына кайту безгә, иң беренче чиратта, татар телен саклау, үстерү, кулланылуын арттыру өчен, аның орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен татар теленең төп принцибы – фонетик принципка нигезләү һәм шул юнәлештә гамәлгә ашыру өчен кирәк, дим. Латинга кайтуның бүтән сәбәпләрен, аерым алганда, башка төрки телләр белән якынаюны төп максат итеп куюга тискәре карыйм – бу хакта әйткәнем дә, язганым да бар. Тик ул фикерне, кабатлыйм, әлеге мәгънәсез гыйбарә белән белдергәнем булмады.
Студентыбыз текстындагы бу хатаның ни сәбәпле җибәрелгәнен газета укучыларга да төшендереп, аңлатма бастыруыгызны үтенәм.
Илдар Низамов,
КДУ профессоры.
2009 ел, 15 гыйнвар.
Аңлатма-кагыйдә
Хатны укып чыктым да кайчандыр бер китаптан укыган “алтын” кагыйдә хәтердә яңарды. Бәлки, бу кагыйдә газета укучыларга да бик файдалы булыр.
Хәл итеп булмаслык булып тоелган вакыйга белән күзгә-күз очрашкансыз икән, 3 өлештән торучы Уиллис Кэрриер формуласын кулланыгыз:
I.
Вакыйгалар барышының иң начар вариантын билгеләгез.
Иң начар вариант: пыр туздырып талашу һәм уртак фикергә килә алмау!
II.
Әгәр башка чыгу юлы юк икән, шул вариантны кабул итәргә әзер булырга.
Бу урында Бен Франклин тарафыннан әйтелеп, афоризм булып калган гыйбарәне искә алырга кирәктер. “Әгәр бәхәсләшәсез һәм ачуланасыз икән, сез кайчакта җиңәргә дә мөмкин, ләкин бу җиңү бернинди нәтиҗәләргә дә китермәячәк, чөнки сез оппонентыгызның ризалыгын беркайчан да ала алмаячаксыз”, – дигән иде ул. Димәк, укытучым белән бәхәсләшкәнче, гафу үтенү – иң кулай юл.
III.
Проблемадан башка чыгу юлын тапкансыз икән, тыныч эш итегез.
1. Дәрестә укытучы авызыннан “Төкердек без төрекләргә” дигән “мәгънәсез, хата гыйбарәне” ялгыш кына ишеткәнмен икән. Ул көнне дәрескә килеп, бәхәстә катнашкан 3 төркемдәшем дә ялгыш ишеткән икән. Конспектлар дәфтәренә дә, нигәдер, сүзен-сүзгә ялгыш язып куйганмын. Каян уйлап чыгарганмындыр инде… Гафу итегез, ИЛДАР АБЫЙ!
2. Сездән әлеге гыйбарәне ишеткән очракта да, акыллы студент буларак, Илдар абый, Сез алай дип әйтә алмыйсыз дип, Сезне төзәтеп җибәрергә тиеш идем. Газетага ук язып чыгуым бөтенләй акылга сыймаслык булган бит! Гафу итегез, ИЛДАР АБЫЙ!
3. Үз сәбәпләре булып, дәрескә килми калган күпчелек төркемдәшләремне дә гафу итегез, ИЛДАР АБЫЙ!
4. Журналистика факультеты укытучылары белән курыкмыйча бәхәсләшә, кыю фикерләребез белән уртаклаша алабыз дигән ялгыш фикергә 5 ел дәвамында ышанып яшәвем, әле җитмәсә шул кыю гыйбарәне бик кыю рәвештә газета битләренә язып чыгарга җөрьәт итүем өчен дә гафу итә күрегез, ИЛДАР АБЫЙ!
Зур хөрмәт белән Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Ник татарча язмыйлар?
Милли республика саналсак та, хәзер Татарстан шәһәрләре Русиянең башка шәһәрләреннән бернәрсә белән дә аерылмый. Архитектура, реклама язмалары – барысы да берүк төрле. Мәсәлән, безнең Чаллыга кайсы яктан килеп керсәң дә, сине юл буенча тезелеп, төрле сәүдә фирмаларының урысча рекламалары, урысча лозунглар каршы ала. Аларның, җитмәсә, байтагы чит илләргә, Мәскәү фирмаларына карый.
Шундый фирмаларның аеруча зур берсе, мәсәлән, “Омега” сәүдә үзәге дип атала. Үзәкнең галәмәт зур бинасына тышкы яктан да бер генә татарча сүз язылмаган, эченә керсәң дә – бөтенесе гел урысча гына. Югыйсә андый гипермаркетларны Татарстанга кертер алдыннан килешүләр төзегәндә үк инде язмаларның татарча да язылырга тиешлеген шарт итеп куярга була торгандыр. Акча дигәндә онытмыйлар бит – гипермаркетта Татарстанда чыккан продукция дә сатылырга тиеш дигән шарт килешүдә каралган булган… Хәер, президент Шәймиевның бер чыгышы ннан күренгәнчә, алар, төрле сәбәп табып, ул шартны да үтәми икән…
Туган телеңне, барыннан элек шуның аша үзеңне хөрмәт иттерә алмыйсың, юл куюны шуннан ук башлыйсың икән – җитештерелгән продукцияң белән генә санлашмаслар инде, анысы… Булдыклырак төбәкләр башкача эшли, Русиянең кайбер өлкәләре Мәскәү бизнесменнарын үз җирләренә, гомумән, кертми. Беләләр аларның, бер кереп алса, бөтен нәрсәгә кул тыгачагын, бөтен җирдә хуҗа булып йөриячәген!
Бердәнбер диярлек булып калган эре татарча язу Чаллының хакимият бинасы янында: “Халыклар дуслыгы – Татарстанның иң зур байлыгы” дип, күпер башына ат башы хәтле хәрефләр белән язып куелган анда, ул 90нчы еллар башыннан бирле тора. Монысын без сүзмә-сүз түгел ә: “Сез, татарлар, тигезлек таләп итеп бик шауламагыз!” – дип аңлыйбыз инде үзебезчә.
Шәһәр буйлап китсәң, тагын да бер-ике ваграк татарча язу очратырга була икән әле. Мәсәлән, “Чаллы икмәге”, “Бәхетле”… Фирма исемнәре генә булса да… Ләкин алары да төрле яктан урысча язмалар белән сырланып беткән.
“Телләр турында закон” кабул ителгәнгә унбиш еллап вакыт үтсә дә, ул әле һаман кәгазьдә генә кала бирә. Чөнки аны тормышка ашыруның конкрет механизмнары юк.
Эшмәкәрләргә арендага бина, җир бирелү турында шәһәр хакимияте белән килешү төзелгәндә дә, фирмада урнаштырылган барлык язмаларның да татарча булуы мәҗбүри дигән пункт кертелми.
Ә мәсәлән, тугандаш төрек халкын алып карасак – аларга чит җирдә дә бернинди мәҗбүр итү кирәкми, ана телләренә хөрмәт, аның белән горурлану каннарына сеңгән – Чаллыдагы ике төрек ресторанының икесендә дә фасадка төрек телендә язып куйганнар.
…Беркөнне Казанга барып чыккан идем. Йөрим урамнары буйлап – шулай ук бер татарча сүз күренми. Байтак йөри торгач, шулай да берне таптым – кибет өстенә зур итеп “Икмәк” дип язып куйганнар. Шул бер генә татарча сүздән дә күңелгә җылы кереп китте. “Бар икән бит әле туган телгә битараф булмаган эшмәкәрләр дә!”, янәсе… Шуннан, якынрак килеп карасам – бәрәч! – бу совет вакытыннан калган иске язу булып чыкты!
Район үзәкләрендә татарча язулар, гомумән дә, юк. Мәсәлән, быел Әгерҗе шәһәренең 70 еллыгын уздырдылар, бөтен җирне “Я люблю свой город”, “С праздником, родной город”, “С юбилеем, любимый город” дигән лозунглар белән тутырдылар. Хет берәрсенең татарчасы булсын икән! Бары тик шәһәрнең бер-ике урынында гына вак хәрефләр белән урысча да, татарча да язып куйганнар. Яңарак кына боз сарае төзеп куйдылар – анда да өстенә “Ледовый дворец” дип кенә язылган. Узган ел, күп акча сарыф итеп, Әгерҗе мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнар иде – аның да башына “Дворец культуры” дип кенә яздылар.
Инде саф татар авылларында да татарча язмалар калмады. Сирәк-мирәк кенә кайберсендә әлегә бер “Кибет” дигән сүзне очратырга була. Закусочная, сельский магазин, 1000 мелочей, кафе һ.б.лар югыйсә урам буйлап тезелеп киткән күбесендә. Урам исемнәре дә күп очракта урысча гына…
Ә бит бөтен җирдә башлыклар үз халкыбыздан… Татарларны үзебез, үз кулларыбыз белән икенче сортлы халык итәбез!
Тәлгать ӘХМӘДИШИН
Татарча сөйләшик!
Кешене сандугач белән тиңләр идем мин. Ул да шундый ук илаһи, моңлы зат. Аерма бер генә нәрсәдә: кеше сөйләшә белсә дә, сандугач сайрый гына ала. Шулай да халкыбызның кешене сандугачка бәйләргә омтылган бер мәкале бар: “Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма”. Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе дип урыслаша баруны атар идем. 16-17 ел татар авылында укып, шәһәргә укырга киткәч, русча гына сөйләшүче кеше турында нәрсә уйларга була?
…Беркөнне бик күптәнге танышым белән очраштым. Бер-ике җөмлә әйтүеннән үк сизендем: русча сүзләр кыстырып, татар сүзләренә генә хас “къ” авазын “кэ” дип сөйләшә бу. Нигә алай итәсең дигән соравыма: “Матур яңгырый бит… Егетләр белән танышканда шәһәр кызы дип уйласыннар өчен”, – димәсенме! Үзенчә шәһәр акценты белән сөйләшүе икән. Тыела алмадым, көлеп җибәрдем. Моны ахмаклык дими, ни дисең тагын?!
Җәй көне, Казанга кунакка баргач, юри бер кечкенә генә тәҗрибә үткәреп карарга булдым: кибеткә килеп кердем дә саф татарча бер дә кыенсынмыйча: “Ипи бирегез әле, зинһар өчен!” – дидем. Бер егет белән русча сөйләшеп торган сатучыны аңлармы-юкмы дип күзәтеп торам. Аңлады! Ә үзе русча сөйләшә…
Юк, рус телен өйрәнмәгез, сөйләшмәгез димим мин. Бары тик үз телебезне онытып, нигә башкасына күчәргә?! Мин бу күренешне үз әнисеннән качып китеп, үги әни янына күченүче сабый белән тиңләр идем. Җырлыйк сандугач җырларын, ләкин үзебезнең җырларга хыянәт итмик. Татар булу – горурлык ул, минемчә. Шуны исебездән чыгармасак иде.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Актаныш районы, Иске Байсар авылы.
Кайтаваз
Русча да әйбәт бел, әмма үз телеңне яхшырак үзләштер!
Мари Иленең Бәрәңге бистәсеннән Халидә ханымның “Русча да әйбәт бел” (5 ноябрь, 2008 ел) мәкаләсе мине үз фикерләрем белән уртаклашырга этәрде. Мин гади татар авылының бер укытучысы.
Авторның түбәндәге фикере белән һич килешәсе килми: “Татар телен – туган телне балага әти-әнисе өйрәтергә тиеш. Ә укыганда күбрәк рус телен өйрәнү, белү кирәк. Аны мәктәптә өйрәнмәсәң, өйдә генә отып булмый”.
Минемчә, белемнең нинди телдә алынуы мөһим түгел. Белемле булу өчен, күп факторлар йогынты ясый: нәселдәнлек. Нинди мохиткә килеп эләгүең, ихтыяр көче һәм башкалар…
Саф татар мәктәбендә белем алган дөньякүләм бөек шәхесләрне санап бетергесез. Моңа мисал итеп Илбашыбызны – Минтимер Шәрип улы Шәймиевне һәрвакыт телгә алам. Аннан соң мәктәптә укыткан татар теленнән тыш фән укытучыларын мисалга китерер идем, чөнки алар вузда рус телендә белем алып, ике телдә дә укучыларга аң-белем бирә ала бит. Бүгенге көндә милли мәктәпләргә көчле басым булганда, татар кешесеннән шундый фикер яңгыравы коточкыч, упкынга тәгәрәү генә диясе кала.
Август ае минем өчен бик тә авыр көннәрдән санала, чөнки бу вакытта татар сыйныфларының булу-булмавы хәл ителә. Ата-аналар җан талашып, үз балаларын, уку сәләтен дә белмичә, “элиталы рус” сыйныфына бирергә тырыша. Соңыннан үз ялгышын аңласалар да, үз адымының ялгыш булуын бер дә танырга теләмиләр.
Соңгы елларда рус теленнән үткәрелгән БДИ нәтиҗәләре шуны күрсәтә: татар мәктәбендә укучылар рус теле буенча имтиханны яхшырак башкарып чыккан. Басым ясап, шуны әйтәсе килә: белем алу нинди телдә булса да ярый.
И.ХӘЙРУЛЛИН.
Кайбыч районы, Кайбыч авылы.
Комментарии