Уйку йокыга талабызмы?

Уйку йокыга талабызмы?

Тел мәсьәләсен чәйнибез дә чәйнибез! Тик шулай да әлеге проблеманы йотып булмый шул. Йә чәйнәүчеләр аз, йә начар чәйнибез, димәк.

Кечкенәдән ана сөте, бишек җыры белән кергән бала бераз үсә төшкәч үк онытыла башлый. Хәер, телендә бишек җыры көйләүчеләр дә бармак белән генә санарлыктыр инде. Белгәне дә, белмәгәне дә, “солидныйрак” булып күренү өчендер, «ыкы-мыкы» килеп, русча сөйләшә бит. Танышларым арасында да рус телен өстен күрүчеләр шактый. Араларында телендә сөйләшергә оялучылары да бар хәтта! Ә алар өчен миңа оят. кешесе белән ни өчен туган телеңдә аралашмаска?! Кызганыч, мондый битарафлар бик күп. Әгәр дә кешене дуслары арасында гына да телендә аралашу борчымый икән, дәүләт күләмендәге тел мәсьәләсе турында сөйләп тә торасы юк.

Татар теле бүген уйку йокыга талган. Ә татарлар тырыш, сабыр, үҗәт халык дип санала бит. Кайда соң безнең бу сыйфатларыбыз? Нигә телебезне якламыйбыз, үстермибез?

Шәхсән үзем сайлаган һөнәрне генә алып карасам да, әллә ничә төрле кимчелек таба алам. Безнең газета-журналларыбыз рус басмаларыннан күпкә калыша кебек. Телевидение да алда түгел, кызганыч. Дәү әниемнең татар телендә булган тапшырулар сәгате язылган кәгазен карап көлеп куям. Кызыктан түгел, кызганычтан. Ярты, бер сәгать дәвамында барган тапшыруны әбием әллә күпме сәгать көтә. 2-3 тапкыр (!) кабатланган концерт булса да, көтеп ала бит ул аны.

Г.Тукай туган көне хөрмәтеннән уздырыла торган «» акциясе зур игътибарга лаек. Ул елдан-ел татарларны берләштереп, туган телебезгә игътибарны арттыра. Ләкин аны 3-4 көн генә түгел, ә ел дәвамында республикабызның төрле район һәм авылларында үткәрү кирәк. Казандагы 4-5 кешене «татарча сөйләштереп», зур нәтиҗәгә ирешеп булмастыр…

Әйе, татар теленә кагылышлы төрле чаралар, бәйге, утырышлар уздырыла. Боларны истә тотып, мактанып, үсәбез дип тә була, әлбәттә. Тик дөреслеккә туры карасак, үсәбез микән соң?!

Әкрен адымнар белән генә үсү үҗәт, тырыш татар халкы өчен килешеп бетмидер. Һәм телебезне «йокыдан уяту» өчен безгә мондый адымнар гына аз.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Уйку йокыга талабызмы?, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии