Үзебез гаепле бит

Ятлар астында яшәвебез бүгеннән башланмады, ул инде дүрт ярым гасыр дәвам итә. Шул вакыт эчендә без төрле хәлләрдә булдык, күтәрелеш чоры да булды, әмма үлем хәленә безне ХХ гасыр гына китерде. Исебезгә төшерик, патша заманында безнең бабайларны чукындырып та караганнар, телсез итәргә дә маташканнар, ләкин патша хөкүмәте бу юнәлешләрдә үз максатына да ирешә алмады, чөнки бабайларыбызның басымнарга каршы торырлык, көч бирүче зур бер таянычы – Ислам дине бар иде.

Урыслар, безне көч белән бетерә алмагач, мәкер юлына бастылар, безне Ислам диненнән чукындырып түгел, татарның үз кулы белән аера башладылар. Хәзер хәл шуңа барып җитте ки, мәчетләребездә теле өстенлек итә. Янәсе, Исламда милләт юк. Имамнарыбыз әллә белми микән бу фикернең ят халыкларны Исламга җәлеп итү өчен әйтелгәнен, «милләт» һәм «тел» төшенчәләренең икесе ике төрле нәрсә икәнлеген һәм, иң мөһиме, бу фикернең Ислам өммәте эчендәге кавемара низагларны булдырмау максатында туганын.

Җәмәгать, иҗтимагый үзәге туганнан бирле, Идел-Урал халыклары, -башкорт халыклары берлеге турында гел тукып киләбез, ләкин ул берлекләренең билгеләре генә күренми. Сәбәбе шунда ки, мондый берлек булсын өчен, аны берләштерүче халыкның берләшүчеләрдән өстен булуы зарур. Хәзерге чирмеш, чуаш, ар, мукшы, башкортлардан бер ягы белән дә өстен түгел, бездә көч юк. Көчле булырга иманыбыз зәгыйфьлеге комачаулый.

Мәскәүнең җирле органнары милли җанлы һәрбер татарны басып-изеп тора, бер гаепсез мөселманнарны төрмәгә тыгу җитмәгән, судсыз-нисез ата башладылар. Урысның азуы Тукайны эт белән тиңләвенә җитте, ләкин прокуратуралар бу хакта берни дәшми.

Татар иҗтимагый үзәгендә дә һаман пикет ясау белән генә чикләнәбез. Халык аларга йөрмәгәч, ул пикет-митингларның кирәге бар микән? Кайда ТИҮнең үз сайты, мәгълүмат, кеше хокукларын яклый белә торган элемтә бүлекләре, әгәр алар булса, кайда аларның эшчәнлеге? ТИҮнең аз чыгымнар таләп итә торган, шул ук вакытта заманча эшли белә торган структуралары һәм кешеләре булырга тиеш. Күз алдыбызда газеталарда Тукаебызны эт-мәче белән тиңләп яталар, нишләп ул вәхшиләрне җаваплылыкка тартучыларыбыз юк? ТИҮнең җебегәнлеге моңа гаепле түгелме?

Фәрит ЗАҺИУЛЛА.

 

Комментарии