- 24.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №19 (19 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Язманың исеме кайберәүләргә гаҗәп булып тоелыр. Ни дисәң дә, Ч.Дарвин тәгълиматы буенча кеше маймылдан барлыкка килгән бит. Октябрь аенда Русия күләмендә халык санын алу үткәреләчәк. Бу гамәл күп мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк. Милләтне ачыклау мәҗбүри булмаса да, халык санын алучылар милләтне барлаячак дигән сүзләр йөри.
Татар халкы тарихын өйрәнү һәм бигрәк тә язу проблемасы гаять дәрәҗәдә катлаулы, җитди булуын искә алып, бу мәсьәлә буенча фикер уртаклашасым килә. Үзебезнең тарихны, бигрәк тә тамырыбызның нәрсәдән башланганын бөтенләй белмибез икән ләбаса. Бүген дөнья күләмендә күпме татар яшәгәнен тәгаенләп әйтүче саннар юк. Татар булып та, үзен башка милләт кешесе итеп йөрүчеләр саны күп (нигездә, катнаш никахтан туганнар). Татарлыгын яшереп йөрүчеләр дә шактый. Маңкортларның исәбе-хисабы юк. Әлбәттә, хәзерге буын кешесенә, бигрәк тә татар халкына үпкәләрлек түгел: гасырлар дәвамында тарихыбызны оныттыру, юкка чыгару сәясәте үз җимешләрен бирде. Бүген татар халкының һәм дәүләтенең (Татарстанныкы түгел) төпле, фәнни чыганакларга таянып язылган тарихы дөнья күрә башлады. Үз тарихыбызны язарга һәм халыкка җиткерергә мөмкинлекләр ачылса да, тарихчы-галимнәр кызыксынып бу эшкә алына алмый. Бу аерым төбәк, район, авыл тарихларының булмавында ачык чагыла. Әлеге авырлыкны үз җилкәмдә тоярга туры килде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары, аерым галимнәрдән тыш, тарихчы-галимнәр тарафыннан аз өйрәнелгән. Туган як тарихын өйрәнү моңарчы бер өстәмә йөк кенә булып килде.
Әлегәчә мәктәпләрдә Татарстан тарихын өйрәнергә 34-36 сәгать вакыт бирелде. Җирле компонентларны сызып ташласаң, алар да юкка чыгачак дигән сүз. Бу хәлдән чыгу өчен, язманың авторы 12-15 ел эчендә туган як төбәген, шәҗәрәләрне өйрәнүгә зур көч куйды. Нәтиҗәдә, 1996 елда Азнакай районының Урсай, Мөслим, 2000 елда Тымытык районының мәгариф тарихы язылып, авырлык белән нәшер ителде. Бүген “Азнакай – Тымытык төбәге тарихы”ның 2 томлык китабы әзер. Авырлык дигәне – финанс мәсьәләсе. Хакимият тә ярдәм итәргә ашкынып тормый. Бу китап дөнья күрсә, тарих фәненә бер өлеш булачак. Китапка тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов һәм республиканың әйдәп баручы археологы, доктор Евгений Казаков зур бәя бирде. Татарның бөек галиме Садри Максудиның: “Тарихларын һәм мәдәниятен оныткан милләтләр юкка чыга”, – дигән сүзләрен түрәләргә, җитәкчеләргә исләренә төшерү урынлы булыр.
Безнең төбәк Башкортстан белән ут күршеләр, мин яши торган авыл Ык елгасының уң як ярыннан башкорт җирләре башлана. Бик еш кына Уфа дәүләт архивына барырга туры килә. Башкортлар каласына барганда, барысы да чеп-чи татар авыллары аркылы үтәргә туры килә. Күзгә ташланганы шул: авыл исемнәре башкортча, русча язылган. Бүген татар авылларында яшәүче халыкны турыдан-туры башкортлаштыру сәясәте алып барыла. Барлык матбугат чаралары бик оста алымнар кулланып, татарны башкорт итеп күрсәтә. Безнең авылда Башкортстан җирләреннән күчеп килгән татар, керәшен татары гаиләләре яши, аларның кайберсендә паспортларында милләте башкорт яисә рус дип күрсәтелгән. Бу ут күршеләребездә алып барылган сәясәткә дәлил. Лаеклы ялга чыкканчы бер укучым миңа хат тапшырды һәм аның эчтәлеген аңлатып бирүен үтенде. Анда мондый юллар бар иде:
“Хөрмәтле укучым! Бу хатны укыгач, бәлки аптырашта калырсың. Без сиңа тарихи дөреслекне ачып бирергә булдык. Сүз борынгы бабаларыбыз турында. Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче халыклар, ягъни сез безнең борынгы бабаларыбыз татар булган дип, күкрәк кагып йөрисез. Бу һич тә тарихи дөреслеккә туры килми. Безнең бабаларыбыз кебек сезнеке дә башкортлар булган. Татарларның килеп чыгышы башкортлардан башлана. Ышанмасагыз: өлкән яшьтәгеләрдән сорагыз. Революциягә кадәр сезнең авылларда җирләре булган кешеләр – башкортлар яшәгән. Типтәр дип аталганнары да булган. Алары чирмеш (мари), чуашлардан килеп чыккан нәсел кешеләре. Шулай икәнен тарих укытучыгыз да әйтеп бирер. Укып чыккач, дусларыңа да әйт”.
Әйе, чыннан да, авыллар тарихын белмәгән кешегә, беренче карашка, бу дөрес кебек тоелырга мөмкин. Өлкән буын кешеләр телендә безнең бабайлар башкорт, сезнеке типтәр яки “Казан кешесе” булган дигән сүзләр хәзер дә йөри.
Бу мәсьәлә буенча миңа байтак кына архивларда актарынырга, өлкән кешеләрдән сораштырырга туры килде. 2000 елда “Татар кешесе беренче маймыл булганмы?” дигән китап та бастырдым.
Башкортстанның төньяк-көнбатыш, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында (элекке Уфа губернасы) яшәүче кешеләрнең, чыннан да, татарлар икәненә безнең яктан бер шик тә юк. Үземнең тикшеренүләргә һәм башка галим-тарихчылар хезмәтләренә таянып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Чынлыкта ничек соң?
XVII-XVIII гасырда патша хөкүмәте Нугай Урдасы җирләрен яулап алгач, нугай татарларына каршы төркиләшкән угырларны (башкортларны) яклау сәясәте чәчәк ата. Башкортлар өстен катлау итеп танытыла. Мондый сәясәт элегрәк Казанны алгач, аның халкында сыналган алым була. Казан ханлыгы халкын, нигездә, казанлы – ясаклы, татар – чуаш, лашман – тархан, мөселман – керәшен һәм башка каршылыклар диңгезенә ташлап, бер-берсенә дошман фиркаләргә бүлү барган.
Мондый типтагы сәясәт нәтиҗәсендә 1740 елларда 35 меңлек этник башкортлар саны тиз арада 100 меңгә җитүе документ белән беркетелгән. (М.Әхмәтҗанов, “Мирас”, 1998 ел).
Бу өстен катлауга эләккән татарлар этник башкортлардан күп өлеш артыграк булып чыга. Югарыда әйтелгәнчә, Башкортстанда бүген шушы тозак корбаны булган татарларны “татарлаштырылган башкортлар” дип, аларны (дөресрәге, безне дә) этник башкортка әверелдерү сәясәте киң колач җәеп килә. Бу гамәлне хәтта Татарстан территориясендәге элекке Минзәлә, Бөгелмә өязе татарларына карата кулланудан да читенсенмиләр. Теге хаттан да авторның шул позициядә торуы аңлашыла. Тагын бер мисал. Үземнең шәҗәрәне өйрәнеп: “Безнең тамырлар” дигән китап нәшер итеп, туганнарга – бер нәселдән булган кешеләргә өләштем. Әни ягыннан дәү бабам чыгышы буенча хәзерге Актаныш районы Мәчти авылыннан. Бабам социаль хәле ягыннан морза, Уфа Диния нәзарәтенең бишенче мөфтие була. Уфада Җәмигъ мәчете янына күмелгән. Китапка фотосын да, эшчәнлеген дә урнаштырдым. 1893 елда беренчеләрдән булып хаҗга барган, хәлиф һәм госманлылар солтаны Абдул Хәмид 2 тарафыннан кабул ителә. Бәйрутта ислам кануннары буенча курслар үтә.
Ут күршеләр минем дәү бабайны да башкорт иткән. “Башкортстанның кыска энциклопедия”сендә түбәндәгечә язылган. “Султанов Мухамедьяр Мухаметшарипович (1837-1915), религиозный деятель, муфтий, пред. ОМДС в 1886-1915. Из башкирских дворян. Учился в Казанском университете… Награжден орд. Станислава 1-й и Св. Анны 1-й степ. Похоронен на терр. Соборной мечети в Уфе”.
Күрәсез, әнием ягыннан мин “башкорт малае” булып чыгам. Казанда яшәүче туганнарым Солтановлар (Мөхәммәдьяр оныклары) бу явыз гамәлгә шаккатты. Узган ел бөтен туганнар җыелып, туган авылында һәм Уфада, мәчеттә, Диния нәзарәтендә булдык.
Бабабызның шәҗәрәсе 19 буыннан тора, Мөхәммәдьяр үз шәҗәрәсен Шиһабетдин Мәрҗанигә биргән, мин аны тулыландырдым.
Татар халкының килеп чыгышын, аның тамырларын ачыклау озак еллар тулысынча Мәскәү кулында иде. Татар тарихын башка милләт кешеләре язды. Без дә, нигездә, болгарчылык белән генә чикләндек. Татар милләтен төзегән бүтән компонентларны, әйтик, шул ук нугайларны исәпкә алып бетермәдек. Шуның белән күршеләребезгә ялганларга җирлек бирдек. Әнә башкорт галимнәре Шулгәнташ исемле тау куышлыгында табылган кеше сөякләрен “борынгы башкорт” дип билгеләгәннәр хәтта. Бу табылдык Башкортстан җирендә югары палеолит чорына карый һәм “борынгы башкорт”ка 40 мең яшь булып чыга! Димәк, без дә, Татарстанның көньяк-көнчыгыш халкы, “борынгы башкорт” булып чыгабыз. Рәхмәт яусын башкорт галимнәренә! Безнең бабайлар да маймыллардан ук башкорт булып туган икән. Күрәсең, 40 мең ел элек яшәгән кеше сөягеннән милләтне аера белүче прибор уйлап тапкан ут күрше башкортларыбыз.
Укыткан еллар искә төшеп китте. Менә тарих дәресе бара. Минем алда 18 укучы. Аларга бабаларыбыз турында сөйлим. Данлы, фаҗигале язмышларын искәртәм. “Татар булуыбыз белән горурланыйк”, – дип сүземне тәмамлыйм. Дәрес азагында бер укучым: “Абый, татар кешесе башта маймыл булганмы?”- дип сорап куймасынмы! Җавапны укучыларның үзләреннән эзләтәм һәм киләсе дәрескә өй эше итеп бирәм. Җаваплар төрлечә, бик кызыклы фикерләр, сәер булганнары да бар. Нәтиҗә ясыйм: “Менә, укучылар, бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Татар кешесе иң әүвәл маймыл булганмы, юкмы – бу хакта баш ватарга кирәк түгел, чөнки без аны беркайчан да белә алмаячакбыз. Бу гамәл дөм караңгы бүлмәдә булмаган кара мәчене эзләүгә тиң. Һәр кешенең канында меңнәрчә буын кешесе каны уйный. Маңкорт булмаска, үз авылының, республиканың, туган-тумачаларыңның тарихын, язмышларын яхшырак белергә, үзеңнең татар икәнеңне онытмаска кирәк”, – дип сүземне түгәрәклим.
Әйе, безнең бабалар маймылданмы, әллә чит планетаданмы – моның әһәмияте юк. Туган җиребездә яшибез, татар исеме белән горурланабыз, киләчәктә аның чәчәк атарына ышанабыз!
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Комментарии