- 25.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №29 (25 июль)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Агымдагы елда Татарстанда этнография бүлегенең мөстәкыйль булып оешуына 25 ел тулды. Шул хакта һәм бүген фән өлкәсендә нинди проблемалар булуы, дәүләтнең фәнгә, аерым алганда, гуманитар өлкәгә мөнәсәбәте турында сүз барыр. Фән белән шөгыльләнүчеләргә күпме акча түләнә, ни өчен татар милләтенең үсеш программасы ахыргача эшләнмәде? Тарихчы этнограф Дамир ИСХАКОВ белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– 1987 елда этнография бүлеге мөстәкыйль булып оешты. Башыннан алып 6 ел дәвамында сез бу бүлекне җитәкләдегез. Нәрсәләр эшләнде?
– Тел, әдәбият һәм тарих институтында 60 еллар башында ук бер төркем этнографлар бар иде. Алар башта археологлар белән бер бүлектә булдылар. Археология һәм этнография секторы дип атала иде ул. 1980 еллар уртасында этнографлар көчәя башлады, чөнки 70 елларда план буенча зур эш – татарларның этнографик атласларын төзү эшен оештырып җибәрделәр. 1987 елның февраль аеннан этнографларны аерым бер бүлеккә аерып чыгардылар. Иң элек этнография лабораториясе дип аталды ул, аннан этнография, соңыннан этнология бүлеге дип йөртелде.
Безнең төп эш – экспедициягә йөреп, бөтен Идел-Урал төбәген, хәтта Себерне дә өйрәнү иде. Рязаньнан алып Көнчыгыш Себергә кадәр чыгып, 500 татар авылында йөрдек. Традицион мәдәният буенча систематик материал тупладык. Ул татарларның 6 томлык тарихи этнографик атласы булып чыкты. Аның әһәмияте нәрсәдә иде? Бүген ул авылларда йөреп, традицион мәдәният буенча материаллар табып булмый, чөнки ул буын үлеп бетте. Хәзер иң карт кешеләр – XX йөздә, колхозлар оешкан чорда гына туучылар калды. Хәтта 90 елларда, Әстерханда экспедициядә йөргәндә, традицион татар хатын-кызы киемен белүчене таба алмадык. Андый атласны Советлар Союзында фәкать Балтыйк буе халыклары, урыслар һәм украиннар чыгара алды. Башкалар үзләрен милләт дип йөрсә дә, андый атласны эшләп чыгара алмады. Бу татарларның зур казанышы булды. Тупланган материаллар башка китаплар чыгарырга да мөмкинлек бирде. 2001 елда без «Татары» дигән китап чыгардык. Әгәр традицион мәдәният буенча мәгълүмат тупламаган булсак, бу хакта яза алмас идек. Шуның нигезендә татарның этногенына, тарихына яңача караш булдырдык. Аның ише китап 1967 елда «Татары в Среднем Поволжье и Приуралье» дип чыкты. Шул ук базада тарих институты оешкач, «Татарика» китабы дөнья күрде. Күптән түгел тагын этнографик бер китап басылды. Бу китаплар татарның этнографиясен аңлата. Монда бер буынның гына түгел, тулы өч буын этнографларының өлеше бар. Традицион мәдәният буенча мәгълүматлар җыю – беренче зур эш булды.
Икенче зур эш – татарларның төрле җирлеүзенчәлекләрен өйрәндек. Керәшеннәр, мишәрләр, Урал буе, Пермь, Әстерхан, Себер татарлары буенча китаплар чыгардык. Элекке Русия империясендә яшәгән татарлар өйрәнелде. Себердә проблема калды. Литва һәм Кырым татарларын бик аз өйрәндек. Атласка кырым татарлары кермәде, без аларны башка милләт дип, читтә калдырдык. Хәлбуки, аларны да өйрәнергә була иде. Әмма аларның күчеп йөрүләре аркасында, традицион мәдәният югалган. Без анда баргаладык, кырым татарлары, нигездә, татар, әмма мәдәниятләре төрек йогынтысы белән берникадәр үзгәргән.
Татарстан Фәннәракадемиясе Русия Фәннәр академиясенә кермәсә дә, без Мәскәү галимнәре белән эшләдек. Күп кенә академик хезмәтләрдә Мәскәү галимнәре дә катнашты. Татар галимнәре чит ил социологлары белән бергә эшләде, Америка, Франция, Германия галимнәре актив хезмәттәшлек итте.
– Сез социолог та бит. 1990 еллар башында татар социологлары шактый эшләгән. Хәзер ул юк дәрәҗәсендә кебек.
– 1988 елда без татарларны социологик яктан тикшерә башладык. Һәм этнографлар эчендә этносоциологлар төркеме барлыкка килде. Шуннан соң без бүлекне этнография диюдән бигрәк киңрәк мәгънәгә – этнологиягә күчердек. 89-90 елда шул социологлар Татарстанда иң зур тикшеренү үткәрде. Анда 4 меңләп кеше катнашты. Бу бик җитди хезмәтләр һәм бүген дә алар кулланылышта. Татар социологиясе төрле яклап өйрәнелде. Күптән түгел этнология бүлеген җитәкләүче Гөлнара Габдрахманова Ислам икътисады буенча социологик хезмәт язды. Тагын татарлар белән урыслар арасында чагыштырмача «Туган якка карашлар» дигән социологик тикшерү үткәрелде. Бу тикшерүләр күрсәткәнчә, Татарстан эчендә татарларда да, урысларда да җирле үзаң бар. Әйтик, урысларның дүрттән бер өлеше татарларның суверенитетына каршы чыкса, икенче бер өлеше разый булды. Чөнки моның белән яшәү шартлары яхшырачагын аңладылар.
– Шул ук вакытта татарлар арасында да үзен «россиян» дип санаучылар бар.
– Бу «россиян» аңы татарларда татарлык, Татарстан аша үсеп чыга. Әгәр җирле ситуацияне инкарь иткән, өстән куелган ясалма «россиян» милләтен төзибез дип эшлиләр икән – бу империячелекнең бер күренеше булачак. Татар социологлары әнә шуны дәлилләде. Аннан мәктәпләр мәсьәләсендә кызык мәгълүматлар бар. Татар мәктәпләрендә урыс телен яхшы беләләр. Аннан урыс мәктәпләренә караганда, татар мәктәпләрендә патриотизм гомумрусия исәбендә көчлерәк. Болар – социологик тикшерүләр нәтиҗәсе һәм моның алга таба бик мөһим булуы бар. Бүген татар мәктәпләрен бетерү өчен көрәшүчеләр чынлыкта исә Русия патриотларына каршы көрәш алып бара.
– Акча мәсьәләсендә, бүгенге фән кешесенә яшәү ничек?
– 1990 елда авыр чакларда, әле Русия Фәннәр академиясенә караган вакытта ук безгә экспедиция өчен акча бүленми башлады. Һәм Себер тулысынча өйрәнелми калды. Үзем акча табып, экспедициягә бардым. Бер тапкыр акчаны Шашуриннан алдым, икенче юлы төрле урыннардан, эшмәкәрләрдән таптым.
– Ә бер экспедиция өчен күпме акча каралган?
– Быелга безнең бүлектә бер галимгә командировка акчасы – 5 мең сум.
– Нәрсә өйрәнелми калды?
– Без Себернең яртысын гына өйрәндек. Себер татарлары таралып яши. Без Төмән һәм Омскөлкәсендә булдык, бараба татарлары өйрәнелмичә калды, Томскиның бер өлеше генә өйрәнелде. Шуңа да бүген этнографларның себер татарларына бер гомум карашы юк. Эш шунда ки, себер этнографлары себер татарларын аерым, безнең материал белән чагыштырмыйча өйрәнде. Себер татарлары – татар этносының аерылгысыз бер өлеше, диалекты. Без шушыны эшләп бетергән очракта гына, авыз тутырып себер татарларын яклый алабыз, шул фикерне ачык әйтә алабыз. Татарстан Фәннәракадемиясе аякка баскач та, акча табылмады.
– Сез күп яздыгыз, Татарстанда (тулаем Русиядә) фәнгә, бигрәк тә, гуманитар өлкәгә игътибар юк. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Алга барыр өчен гомум карашлар булырга тиеш. Бу гуманитарөлкәдә генә түгел, икътисадта да кирәк. Үзебездә карашлар булмаса, безгә башкаларга иярергә туры киләчәк. Әгәр милләтне оештырып, алга китәргә кирәк икән, безгә Русия һәм дөньяда барган чын вәзгыятьне белү тиеш. Андый караш бүген бездә юк. Вакытында без моны оештырып карадык, тарих институтында этномониторинг үзәген дә ачкан идек. Ул 2002 елда татар конгрессы белән Татарстан Фәннәр академиясенең уртак структурасы булып оешып китте. Аерым программасын эшләп, без аны Татарстан Фәннәр академиясенең эш планына да керткән идек. Ләкин 2010 елда программа төгәлләнмичә, үзәк ябылды. Шуңа да без татар милләтен үстерү буенча ачык кына берни әйтә алмыйбыз. Берни эшләмибез. Ә эшләнмәгән эшләр бик күп әле. Мәсәлән, күрше Башкортстанда Фәннәр академиясе каршында социаль-политик тикшеренүләр институты бар. Ул кечкенә институт, анда 20ләп кенә кеше эшли, әмма алар бүгенге сәяси процессларны өйрәнә. Бездә сәясәтне өйрәнүче институтлар шулай ук юк. Мисал өчен, бүген Русиядә күппартиялелек кертелеп барыла, без, татарлар, бу очракта нишләргә тиеш икәнлегебезне әйтә алмыйбыз. Татарның партиясе булырга тиешме, без кайсы партияне якларга тиеш, татарлар төрле партиядә булсынмы? Без белмибез. Бүген безнең ТР Фәннәр академиясендә политология юнәлеше юк. Университетта политология бар, әмма ул Русиядә гомум процессларны өйрәнә һәм Татарстан җирлегендә, татар милләтендәге торышны өйрәнми. Шулай ук Русиядә дини аң көчәя башлады, бу мөселманнар арасында да бар. Безгә Ислам яңарышында татар милләтен нинди үзгәрешләр көтәчәген белергә кирәк. Минем бер аспирант бу эшкә тотынды, әмма, әлбәттә, бу гына җитми.
– Татарстан ничек хәрәкәт итә булып чыга?
– Күзне йомып, алга барабыз. Башкортстаннан без башта өстен идек, хәзер без үз потенциалларыбызны югалтып барабыз, башкортлар бездән алдарак. Безгә Мәскәү нинди сәясәтне әвәләп бирә, шуңа күзне йомып керәбез.
Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии